Әдәбият
1 декабрь 2022, 04:55

Кыш килде

Үз вакытын белеп кенә...  

Кыш килдеКыш килде
Кыш килде

Үз вакытын белеп кенә...

 

Фасыллар да алышына:

Шулай корылган тормыш.
Үз чиратын белеп кенә,
Килеп җитте тагын кыш.
Көзнең дә китәсе килми,
Сарыларга сабыша.
Яңгыр булып, яшен түгә,
Җиңелмим, дип, алышта.
Юатырга теләп көзне,
Кыш юрган белән каплый.
Аны кышкы суыкларда,
Өшеп, туңудан саклый.
Көзнең сары сагышлары,
Калсын, ди, ул күмелеп.
Шатлык, сөенечләр килсен,
Ак карларга төренеп.
Кышларны бит, беләм инде,
Күпләребез сагына.
Кыш килгәндә, күңелләрдә
Ак өметләр кабына.
...Булыр өермә-бураннар,
Чатлама салкыннары.
Ачы җилләр сүндермәсен
Йөрәкнең ялкыннарын!
Үз вакытын белеп кенә,
Җиргә яңа кыш килә.
Күңелемдә кайнар хисләр...
Кышны син салкын димә...

 Рәсимә Ильясова,

Чакмагыш районы, Рапат авылы.

Айрат Гайфуллин картинасы. 

Кыш килде
Кыш килде
Читайте нас