Әдәбият
25 ноябрь 2022, 15:15

Ялгыз ана хаты

Әниләр күңеле ни көтә?  

Ялгыз ана хатыЯлгыз ана хаты
Ялгыз ана хаты

Әниләр күңеле ни көтә?

 

Әниләр көне җитә. Бу бәйрәмнең асылында ни ята?  Әниләр күңеле ни көтә? Миңа калса, йөрәк парәсеннән, газиз баласыннан җылы сәламләү, чакрымнарны үтеп килеп ирешер, күңеленә сары май булып ягылырлык бер җылы сүз көтә.

Баласы хакына җанын ярып бирергә әзер әниләр өчен газизенең тавышын ишетү, аның сау-сәламәт булуын белү - җан дәвасы. Ә инде татлы җимеше булган улының, кызының кайтып кереп,  кочагына алуы - әниләр өчен иң зур бәхет.

Әниләрне ялгыз итмик! Әниләрне онытмыйк! Балалык бурычларын хәтердән чыгармыйк! Балалык рәхмәтен әйтергә соңламыйк! 

 

Күптән инде хатың килми, балам,

Беләм инде, дөнья баскандыр.

Бер мин генәмени уегызда,

Мәшәкатьләр баштан ашкандыр.

 

Язасыңдыр, ана җанлы бит син,

Адашадыр юлда хатларың.

Иске хатларыңны укыйм менә,

Мин аларны төреп сакладым.

 

Шулар белән бергә килеп чыкты

Иң беренче кигән күлмәгең.

Битләремә терәп-терәп алдым,

Иснәп куйдым, балам, түзмәдем.

 

Хәзер инде яңа күлмәкләрнең

Киясеңдер зурын, затлысын.

Ә ул чакта кытлык заман иде,

Үз өстемнән салдым аклысын...

 

Аклы-затлы сиңа булсын, диеп

Үземә тик калды карасы –

Һәрбер ана шулай тырыштыра,

Матур булсын, диеп, баласы.

 

Минем өчен бик борчылма, балам,

Теге күлмәгем дә тузмады.

Бик җылы ул, шуңа салмыймын да,

Төсе дә бик артык уңмады...

 

Сандыгымда күлмәкләрем бик күп,

Тик шушысы матур чәчкәле...

...Әй, мин һаман үземнекен язам,

Син соң, балам, шул ук эштәме?

 

Эшең бигрәк авырдыр шул, балам,

Кайтасыңдыр һәркөн эт булып.

Без колхозда гына эшләдек шул,

Ә син, әнә, нәчәлник булып!

 

Хат язарга кая инде сиңа,

Аңлыйм, балам, вакыт кысыктыр.

Яллары да тәтемидер шул бик,

Бәйрәмнәр дә сирәк, тансыктыр.

 

Нәни күлмәгеңне шулай саклыйм,

Үлемтектән аны табарсың.

Әткәң алган лепкә чәчең белән

Аны бергә алып карарсың.

 

Әткәң, мәрхүм, тәүге шул чәчеңне

Бик кадерләп, төреп саклады.

Мин үлгәчтен кайтса, бирерсең, дип,

Биргән иде, ә син кайтмадың.

 

Эш күп, дидең, ара ерак, дидең.

Акчаң гына килде соңыннан.

Әтәң, мәрхүм, бер уч туфрак көтте

Каберенә газиз улыннан...

 

...Ярар инде, балам, ачуланма,

Әйтер сүзләр киткән җыелып,

Карт әнкәңне гаепләмә берүк,

Болай да бит әйтмим тыелып...

 

...Онытып торам, оекбашлар бәйләп,

Керен алып куйдым – ап-аклар!

Киеп йөрсеннәр, дим, оныкларым,

Өшемәсен сезнең аяклар.

 

Мәтрүшкәләр җыеп, төйнәп куйдым,

Син яраткан как та бар шунда...

Посылканы шушы хатым белән

Күрше апаң салыр барсын да...

              ***

Морҗасыннан төтен күренмәгәч,

Күрше-күлән ишек кактылар.

Кулларында сабый күлмәген һәм

Менә шушы хатны таптылар...

 

                                          Фәнис ГӘРӘЕВ.

 

Әхмәт Лотфуллин картинасы.

 Фото tr.pinterest.com

Ялгыз ана хаты
Ялгыз ана хаты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас