Әдәбият
18 ноябрь 2022, 06:22

Заһит Мурсиев

  Табылган җыр.

Заһит МурсиевЗаһит Мурсиев
Заһит Мурсиев

  Табылган җыр.

 

Кеше кыланганны кыланырга булды  инде Көнсылу. Көтмәгәндә санаторийгә путевка алды да куйды.

– Бар әйдә, бар, бәлки, берәрсен очратып куярсың, – дип озатып калды үзен ахирәте Сәфинә.

Ял дигәннән, Көнсылуның алай ук ял итәрлек арыганы юк ләса, ире авариягә эләгеп үлгәннән соң, берүзе, баласы юк, димәк, кер юасы, ашарга пешерәсе, өй җыештырасы да юк белән бар арасында. Ләкин, таныш-белешләрнең күзләреннән очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә сөйләүләренә караганда, ял ул бик шәп нәрсә булырга тиеш, хәтта акча да җәл түгел.

Санаторий бик матур күл буенда урнашкан. Биналар артында ук нарат урманы башланып китә, кызгылт-сары төстәге наратлар, күктә йөзгән зәңгәр болытларга яшел ботаклары белән кул изәргә теләгәндәй, бер-берсен узышып тауга, биеккәрәк үрмәли. Ылыслы урман һавасы! Шәһәр тынчуына, төтененә күнегелгән бәндәнең тәү мәлдәрәк башлары әйләнеп китә, күкрәкләр киңәя, хәтта күңелдә ят, ләкин рәхәт хисләр барлыкка килә. Менә гаҗәп.

Көнсылу санаторий шартларына тиз ияләште. Моның авырлыгы юк: ике-өч хатын белән дуслашып аласың да, сөйләшеп вакыт уздырасың. Дәвалану, ашау, гимнастика, су коену көннең яртысын ала. Гомумән, түзәрлек. Менә бүген дә кояш тәпиләрен офыкка тидерергә якынлашты. Беседкада өч-дүрт ир ял итә. Алар кичке һава суларга чыккан ханымга елмаеп кул болгадылар.

- Килегез монда, Көнсылу ханым, бергәләп күңел ачыйк әйдә.

Бәрәкалла, ахирәтенең чыкканын көтеп йөргән Көнсылу тиктомалдан ирләр янына атлады.

– Менә сезгә беседка, менә сезгә селедка, – дип урын күрсәтте шаталак Хәмит.

Көнсылу уңайсызланып китте, әллә болар мине сыра компаниясенө чакырамы, дигән алама уй үтте башыннан.

- Борчылмагыз, ханым, без эчкечеләр түгел, вакыт уздыру өчен генә селедка чеметеп, сыра капкалап утырган булабыз инде. Ә чынында без Акъегетнең җырлавын тыңларга җыелдык, - дип аңлатуны кирәк тапты Хәмит.

- Әйе, дөрес, сез Акъегетне тыңлап карасагыз икән, гитарасын алса артистларың бер якта торсын, - дип өстәде икенче ир.

Уртада утырган гитаралы кеше  шушы мактау сүзләренә исе китмичә, хупмәйле дигәндәй, җилкәсен генә сикертеп куйды.

- Ышанам сүзегезгә, -  дип итәгатьле әңгәмәгә  кушылып китте Көнсылу, - тик артистларны җырлату өчен башта акча түләп билет алалар, аннары кул чабалар, азактан чәчкә бирәләр. Ә минем, күрәсез, кулымнан башка бернәрсәм дә юк.

Ханымның болай сөйләшүе ирләрнең күңеленә хуш килде.

- Булды, булды, Акъегеткә акча кирәкми, ул үзе алтын, ә чәчкә урнына рәхмәт әйтербез, - дип ирләр кул чаба башлады. – Әйдә, дускай, Көнсылу ханымга бер җырыңны әйттер, зинһар.

Гитарачы инструментын җайлаштырып тотты да, берничә аккорд чиртеп алды. Аның йөзенә ниндидер кырыс моңсулык бәреп чыкты, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкан кебекме... Һәм менә беренче сүзләр, беренче куплет...

Көнсылуга әллә ни булды, йөрәге кузгалды кебек, башы әйләнде, йөзе агарды.  Егылмас өчен өстәл читенә чатырдап ябышты. Аның бу хәлен күргән ирләр беләгеннән тотып алды, ә Акъегетнең җыры өзелде.

- Нәрсә булды сезгә, врач чакырыйкмы әллә? - диделәр.

- Юк,  кирәкми, бу болай гына, - диде Көнсылу, бик тиз арулана барганын тоеп. Ләкин аның зиһене гасабилы уйда иде, бер мизгел эчендә бар гомере күз алдыннан үтте, акылын бер төергә туплап дигәндәй бу җырның арытаба сүзләрен исенә төшерергә тырышты. Һәм, менә могҗиза, хәтерләде бит, әйтерсең дә ниндидер томан ачылып китте дә ялт итеп бер яктылык аңа үз тормышындагы бер мизгелне күрсәтеп алды.

- Ә мин сез җырлаган җырның сүзләрен беләм! – диде ул, шаяртырлык хәлгә кайтып.

- Чынмы, кызык, ягез, алайса, әйтеп карагыз! – дип гаҗәпләнде ирләр.

- Солдат саклар илне, ул ант иткән,

Үлгәндә дә корал ташламас.

Ант итмәгән килеш тугры сөяр,

Аның мәхәббәте какшамас!

- Чыннан да шулай бит, - дип исе китте Акъегетнең. Ә сез аны кайдан беләсез?

«Сез аны кайдан беләсез?»  Бу сорауны Акъегет түгел, ә Көнсылу үзе аңа бирергә тиеш иде. Ничек инде белмәскә... Белә иде ул. Белә, тик еллар пәрдәсе генә хәтерен каплап киткән булган. Яшь чакта кем генә шигырь язып карамаган инде. Көнсылу да бу гадәттән читтә торып калмады, аның бик матур тышлы куен дәфтәре бар иде, шунда вак кына хәрефләр белән үзенең шигырьләрен язып барды, мәхәббәт, дуслык, бәхет турындагы акыллы сүзләрне дә теркәп куя торган иде шунда. Аннары кияүгә чыкты. Иренең сеңлесе Көнсылу аның бу эшен яратмады. Җиңгәсе күрмәгәндә кәгазьләрен ертып ташлый иде, каләмнәрен чыгарып атты. Ә беркөнне әлеге дәфтәр дә юкка чыкты. Елардай булып сорады Көнсылу, ләкин зәһәр кыз: «Миңа синең гашыйк-машыйк җырларың ни пычагыма! Оялыр идең әзрәк...»- дип кырт кисте. Шуннан соң Көнсылу инде яшь-җилкенчәк чагым узган, ир хатынына чыннан да килешмидер, дип шигырь язудан тукталды. Ә теге солдат турындагы шигырен ул армиядәге абыйсына язып җибәргән иде. Хат белән. Менә шуларны сөйләп бирде ирләргә Көнсылу.

- Чыннан да, армиядә минем Айрат исемле дустым бар иде һәм мин бу җырны аның альбомыннан күчереп алдым. Димәк, Айрат сезнең абыегыз, ә шигырь сезнеке була?! – дип тәмам гаҗәпләнде Акъегет.

- Әйе, шулай килеп чыга шул.

-  Гафу итегез, мин бит Айратның адресын югалттым, солдат дуслыгын оныткан кебек булды инде бу. Димәк, Айрат дусның адресын сез миңа бирә аласыз, үзе ни хәлдә, исәнме?

- Исән, авылда яшәп ята, ике баласы бар.

-О-о, нинди шатлык. Мин сезгә шундый рәхмәтлемен.

Менә шулай башланды да китте инде аларның танышлыгы. Башта Көнсылу абыйсының адресын язып бирде, аннары тагы да әллә нинди сәбәп табып очраштылар, солдат җырын җырлап хушланып, истәлекләр сөйләшеп тә утырдылар... Кызык нәрсә икән ул – ял. Кешелекнең гениаль акылы уйлап тапкан нәрсә. Уйлап караганда, кеше ял итәргә тиешме әле, хезмәттә үткәрергә тиеш ләса ул гомерен. Чөнки ял дигәнгә карап дөнья үзгәрми, адәм баласы барыбер ашый, йоклый, күңел ача, ягъни китап укый, музыка тыңлый, сәяхәт итә. Һәм бу уңайлыкларны аңа кемдер эшләп бирә, барлыкка китерә бит. Димәк,  ял ул башка кешеләрне эксплуатацияләу була түгелме? Син әзергә-бәзер яшә, ә кемдер синең өчен эшләсенме? Шулайрак уйлый иде Көнсылу элек, бактисәң, бер дә алай түгел икән. Ял иткәндә син ерак җирләр күрәсең, күпме тәэсоратлар, яңа дуслар, маҗаралар... Менә Көнсылу да маҗарага тарымадымыни. Акъегет белән очраша торгач, алар бер көнне дәртләнеп киттеләр һәм Наратлы тауның иң биек башына менәргә булдылар. Һәм менделәр дә.  Йөзьяшәр наратларның җилдә чайкалганын күрде алар. Шунда, тау башында үбештеләр алар. Үбешеп төштеләр.

Ял вакыты беткәч бик моңсу хушлашты Акъегет Көнсылу белән. Тик, күпкә түгел. Тиздән яңадан очрашырга, мәңгелеккә кушылырга вәгъдәләр биреп саубуллашты алар. Менә шулай, Сәфинәнең, бәлки, берәрсен очратып куярсың, дигәне юш килде. Онытылган солдат җыры табыштырды бәхетлеләрне.

                                                             12 ноябрь, 2016.

Фото: wallhere.com

Заһит Мурсиев
Заһит Мурсиев
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас