Әдәбият
10 ноябрь 2022, 04:42

Иртәне яхшы кәефтән башлыйк!

Көлү - иң яхшы дару, әлбәттә. Әмма эч киткәндә аны кулланмау хәерлерәк.

Иртәне яхшы кәефтән башлыйк!Иртәне яхшы кәефтән башлыйк!
Иртәне яхшы кәефтән башлыйк!

-Отпускыңда нишлисең?

-Отпускта да эшләргә кирәкмени???

**

-Имтихан тапшырырга бардыңмы?

-Бардым.

-Нинди билет тартып чыгардың?

-Хәрби.

**

Русиядә туганнар, дуслар, танышлардан тыш, “бергә эчкән идек” дигәннәр дә бар.

**

Маяковскийдан сорыйлар икән.

-Менә Сез “грузиннар арасында – грузин, урыслар арасында урыс” дигәнсез. Ә сантыйлар арасында?

-Ә сантыйлар арасында мин әле беренче тапкыр.

**

-Әти, мин кияүгә чыкмаячакмын. Мин сезнең белән яшәячәкмен!

-Янама атаңа!

**

Банкта Сезгә бик теләп акча биреп торачаклар. Әгәр Сез үзегезнең аларга мохтаҗ булыр өчен җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы алуыгызны исбатласагыз...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас