Әдәбият
9 ноябрь 2022, 05:36

Иртәнге көлке терапиясе

-Доктор, мондый гәүдә авырлыгым белән минем буем күпме булырга тиеш? -Дүрт метрдан да ким түгел.

Иртәнге көлке терапиясеИртәнге көлке терапиясе
Иртәнге көлке терапиясе

-Доктор, мондый гәүдә авырлыгым белән минем буем күпме булырга тиеш?

-Дүрт метрдан да ким түгел.

**

Студент математикадан имтиханга әзер түгеллеген сиздермәскә тырыша торгач философиядән имтихан тапшырган.

**

Кайчандыр кешеләрдәге дорфалык аптыраткан, хәзер исә итәгатьлелек аптырата...

**

-Песи алдым әле.

-Нигә кирәк ул?

-Хатын тычканнардан курка.

-Сездә тычканнар бармыни?

-Кичә үзем алып кайтып тараттым.

-Нигә???

-Күптән песи аласы килгән иде.

**

-Өйләнмәгән ирләрнең барысы да акыллы, кайгыртучан, оста хатын турында хыяллана.

-Өйләнгәннәрнең дә күбесе шул хакта хыяллана шул.

**

Табибларның ике генә теләге бар: “хәерчеләр беркайчан да чирләмәсен” һәм “байлар беркайчан да терелмәсен”.

**

Бер фирма директоры үзе саткан кебек үк товарның күпкә  очсыз хакка сатылуы турында игълан күреп калган. Күрсәтелгән телефонга шалтыраткач үзенең склад сакчысының тавышын таныган, имеш.

**

Интернетның парадоксы: ул ерактагы кешеләрне якынайта, әмма якындагы кешеләрне ерагайта.

**

-Әни, тагын бер кәнфит ашыйм әле.

-Күтең ябышмасмы соң?

-Мин аны авызга кабам бит.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас