

(риваять)
Бервакыт карт утта янучы еланны күреп алган һәм аны коткарырга булган. Еланны уттан тартып чыгаргач, ул картның кулыннан чаккан. Авыртудан, коткаручысы аны кинәт атып бәргән дә елан кабат ут эченә төшкән. Тик, картлач тимер таяк сузып, еланны барыбер янып үлүдән коткарган. Бу хәлне күзәтеп торучы: “Абзый, бу елан сине тешләде. Шуңа да карамастан, син аны коткардың. Ни өчен?” – дип сораган. Карт: “Елан үзенә куркыныч вакытта тешли. Аны табигать шулай яраткан. Ә кешегә табигать акыл белән мәрхәмәтлек биргән. Шуңа күрә ни генә булса да, без бу сыйфатларны югалтырга тиеш түгел”, - дип җавап биргән.