

Уфада күренекле башкорт прозаигы, Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ногман Мусинга мемориаль тактаташ ачылды.
Тактаташ 1983-2021 елларда язучы яшәгән йортка (Менделеев урамындагы 7/1) куелган. Тактаташка Ногман Мусинның портреты төшерелгән һәм аның иң популяр романнарының берсенең исеме — «Мин — мәңгелек урман» дигән сүзләр язылган.
Чарага язучының туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары, журналистлар җыелды.
Хәтерегезгә төшерәбез, Ногман Мусин бер ел элек, 31 октябрьдә, авырып дөнья куйды. Моннан алдарак ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләгән иде.