

– Мансур корамалларның эшен алдап язган, шул сәбәпле авария чыга язган. Мансурның эшкә җиңел караганы күпләргә билгеле иде. Илһам һәлак булгач, “дустым да, дустым” дип бик озак кайгырган булды. Мин, низаглашканнарын белсәм дә, эндәшмәдем инде. Хәзер, әнә, урынына өлкән инженер булып йөри. Аңардан нинди инженер чыксын? Корамаллар ватылса, минем кадәр дә белми.
Диләнең йөрәге дөпелдәп типте. Менә ничек, ул да Мансурның корбаны була язган түгелме соң? Дилә Верадан:
– Даруханә-мазарга мөнәсә-бәте юкмы икән? – дип сорады.
– Хаяткә ниндидер дару сатып алып биргәнен беләм. Аның белән бик дуслар. Кешегә эндәшмә, бәлки, белмисеңдер, Хаятның улы наркоман бит. Бердәнбер улы, я, Ходай!
– Мансур аңа ярдәм итәме?
Вера тирә-ягына карады.
– Ярдәм итә генә буламы инде, сава, акыртып, сава. О-о-о! Шул улы аркасында, дәвалыйм, савыктырам, дип тәүдә гаражын сатты, шуннан – бакчасын. Фатирын бәләкәйләтте. Әй, Дилә, наркоманны дәвалап буламы соң инде. Теге көн дәваханәгә Мансурның хәлен белергә баргач, үзем күрдем, янында елап утырды. Син берүк кешегә эндәшмә, тегеләргә якын барма, алар белән аралашма, харап булырсың! Тикшерүчеләр чишә алмаганны, без генә кайда инде? Кем белә, бәлки, сатып алгандыр. Мансурдан котылырга кирәк! Бар нәрсәнең башы – ул!
– Эш сәгате җиткәч, Дилә иң башта цех начальнигы янына керде. Начальник Диләне күрү белән:
– Кайда гаризаң? Мә, кәгазь, утыр, яз, – дип күрсәтмә бирде.
– Мөмкин булса, мин әлегә язмас идем, – диде Дилә, начальникның күзләренә туп-туры карап.
– Ә ни булды? – дип аптырады Иван Петрович.– Кичә генә риза идең түгелме соң? Әллә берәрсе куркыттымы?
– Куркытмады, минем сезгә дөресен сөйләргә теләгем бар. Мин... Ничек башларга да белмим...
Тартынма, сөйлә, монда бер кеше дә юк, – диде начальник, мөмкин кадәр тынычрак.
– Әгәр миңа ышансагыз, мин дөресен сөйләргә телим. Мине әлегә Сабиров урынына куймый торыгыз...
– Ни өчен? Мәсьәлә хәл ителгән, генеральный фатихасын бирде...
– Мин куркам, –диде дә Дилә елап җибәрде.
– Кемнән куркасың? Эштәнме, әллә Сабировтанмы?
– Эштән курыкмыйм?
– Дөрес, аңласам, димәк, Сабировка карата шигең бар?
– Әйе.
– Я, кызым, кыюрак бул, дөресен сөйлә.
– Теге атнада без монда чәй эчкән идек, Сабиров миңа нәрсәдер эчерде, ике-өч кенә йоттым, мин үземне югалттым да куйдым. Мине Васиковның машинасына утыртып, фатирыма озатырга булды. Күптән бәйләнеп, чакырып йөри иде, үзем дә аңламыйм, ничек көчем җиткәндер, аны мин бергә укыган егетнең фатирына алып бардым. Шунда мин аның битен тырнадым...
Начальник шул урында көлеп җибәрде:
– Син, бәләкәй генә кызыкай, гыйфриттәй Сабировның кирәген бирдеңме? Чынлапмы?
– Әйе, үземне яклаганда нәрсә эшләгәнемне дә хәтерләмим.
– Да... Мин синнән моны көтмәгән идем, кызыкай! Син бит бик зур батырлык кылгансың!
– Нинди батырлык булсын инде...
– Үзеңне яклап алып калгансың. Шушы батырлык түгелме ни? Я, ярый. Аңлашылды, болай сөйләшәбез: мин сиңа дөресен әйтергә тиешмен, Мәсәгутов заводта бик әйбәт исәптә иде, аның һәлак булуы зур югалтуга әйләнде. Полиция дә, тикшерүчеләр дә байтак чокынды, тик исбатлый алмадылар. Шикле күренгәч, Сабировны да тикшерделәр.
Шул урында начальник шым булды. Аның үзе белән дә шундыйрак очрак булды. Бер киңәшмәдән соң шунда утырып алган иделәр, табынны Мансур оештырды. Цех начальнигы мәҗлестән соң истән язып егылды. Ашыгыч ярдәм чакырып, дәваханәгә озатканнар. Начальникның үзе өчен бу вакыйга ачылмаган сер булып калды. Күпне күргән һәм кичергән Иван Петрович бүген бу хакта эндәшүне кирәк дип тапмады.
– Сезгә берәр нәрсә булдымы әллә, Иван Петрович? – дип эндәште Дилә, начальникның йөзе бозылуын күреп.
– Бәлки, арыткандыр да. Син яңа вазифа турында әле берәүгә дә эндәшмәдеңме?
– Юк, әлбәттә.
– Мин син әйткәннәрне кирәкле урынга җиткерермен. Безнең үзебезнең иминлек хезмәте дә бар. Башта шулар карасын, бу – аларның эше. Азак хәл итәрбез, ничек булыр. Хәзергә мин сиңа бер нидә булмагандай тыныч кына эшләвеңне телим.
– Димәк, Сабиров монда эшкә кайтачак?
– Монысын мин хәл итмим. Сөйләшермен, әйтермен, – диде начальник. Мин уйлыйм, сине чакыртырлар, сорашырлар, син яшермичә сөйләп бир.
– Ярый, Иван Петрович. Мин барысын да эшләячәкмен.
Дилә чыккач озак кына уйланып утырды. Дөрес эшләдеме, юкмы? Әллә юкка тотындымы? Алар бит шунда гомер буе эшләгән кешеләр, бер-берсен якларлармы икән? Ә нигә куркып торырга? Дөреслек барыбер тантана итәргә тиеш. Бер атна үттеме, юкмы, Дилә эшкә килсә, лабораториядә Мансур утыра.
– Саумысыз, – дип коры гына исәнләште Дилә аның белән.
– Саубыз, саубыз– диде теге эре генә.
– Ничек дәваландыгыз? Ничек хәлләрегез? – диде Дилә, үзе дә таң калды, һич курку тойгысы юк. Җиңелгән, аяк астына салып
тапалган кешесе белән сөйләшә бит.
– Я, ярый, үпкәләмә, – диде Мансур тирә-ягына каранды. – Минем дәваханәгә синең аркада эләгүемне берәрсе беләме?
– Юк, мактанып сөйләп, батырлыгымны күрсәтеп йөрмәдем.
– Батырлыгымны сөйләмәдем, дидең инде, – диде Мансур янаулы тавыш белән. – Ярый, булган да беткән, онытыйк.
– Үзегездән тора – диде Дилә. – Минем сезгә бер дәгъвам да юк.
– Синең нинди дәгъваң булсын? – диде Мансур тавышын күтәреп. – Мин моны ничек онытырга тиеш?
– Оныта алмасаң, ярдәм итәм, гариза язам. Кирәк кешеләргә барып әйтәм, менә ул мине эчерде, исертте, көчләргә маташты, мин аның битен чак кына тырнадым, дип әйтимме?
– Юк, юк, чү! Эндәшмә! – дип тирә-ягына карады Мансур.
– Алайсамы, – диде Дилә. – Сезгә бер кыз баланы хулиганнардан яклап калган өчен почет грамотасы юллыйк! Бу хакта гәзиткә языйк.
– Кирәкми, кирәкми!
– Мансур, чынлап та, куркуга калды. Сөйләшү шуның белән бетте, цехка кешеләр җыела башлады. Барысы да Мансурны сагынган, аны мактыйлар, батырлыгына соклануларын белдерәләр, урам тулып йөргән хулиганнарны әрлиләр.
Иртәнге оперативка азагында шушы хакта цех начальнигы да әйтеп куюны кирәк дип тапты:
– Мансур Заһитовичтан моны көтмәгән идем, бик кыю кеше икән! Хулиганнарга үзен аямый ташлануын әйт әле! Мансур Заһитович мактауга лаек, мин бу хакта директорга да җиткерермен әле...
– Юк, Иван Петрович, кирәкми, – дип Мансур сикереп торды. Мин, киресенчә, хәзер андый урыннардан качачакмын. Ул кызны коткару миңа бик кыйммәткә төште. Моннан соң күрсәм дә, урап үтәчәкмен. Балаларыма шул хакта әйтәчәкмен, балаларымның балаларына. –“Әгәр урамда берәрсенә бәйләнсәләр, кысылмагыз, урап үтегез”, – дип искәртәчәкмен. Сезгә дә шундый киңәш бирәм.
– Җитте, җитте,– дип туктатты аны начальник. – Чама белергә кирәк. Берәү ярдәм иткән, имеш.
Кич Дилә эштән кайтып килгәндә кесә телефонына “смс” килгәнен ишетеп калды. Алып караса, “ит, бәрәңге, он әзер” дип язылган иде. Кыз елмаеп куйды, их, хәзер бара да, тотына инде – пешеренә, җыештыра, их, син, Азат... Күңелсезем син минем... Нинди егет син, күпме шулай йөрерсең икән? Дилә “смс” җибәрде. “Чәеңне әзерли тор”...
Маршрутка туктады, алда пробка икән. Уф, тизрәк барып җитсен иде. Азат тагы да көлемсерәп, я моңсу гына елмаеп утырырмы икән? “Кара әле, кызыкай син нинди түземле”– дип мактады эчтән генә Дилә үзен. Хәзер барып керәм дә, кочаклап алам да, үзен бер үбәм. Ни эшләр икән?
Дилә Азат яшәгән йортның янына килеп, почмактан борылуга, егетләрне күреп, туктап калды. Ишек алдында ап-ак “Тойота” тора! Азат сатып алган икән. Бүген генә номер алгандыр, дусты белән куанышып йөреп яталар. Диләнең барам да, кочаклыйм да, үбәм, дигән хыялы юкка чыкты.
– Мәчеткә алып барып, дога укыттырыра кирәк, – диде Идел белдекле төс белән.
– Анысы артык булмасмы? – дип каршы төште Азат. –Бер түгел, алты хәвефсезлек мендәре, шулар җитмәгәнме?
– Йоласы шулай – дип сөйләнде Идел. – Әнә тәүге “копейка”сын әти 80-че еллар тирәсендә алган, 2000 елларга кадәр йөреде дә куйды, сыдырылган җире дә юк.
– Ә мин сезгә ярдәм итә алам,– диде Дилә. “Аятөл Көрси” ярыймы.
– Иң шәбе шул инде – диде Идел. – Әйдә әле укып күрсәт.
Дилә машинаны әйләнеп чыкканчы бер укыды, ышанычлырак булсын, дип салонга кереп, утырып та укыды.
– Шәп,– диде Идел. –Шартына китердек! Хәзер юабыз!
– Өчәүләшеп фатирга күтәрелделәр, кыз тиз генә бәлеш пешерә башлады, ә егетләр залда сөйләшеп утыра.
– Хәзер автомобиль алгач, кәләш сайласаң да була, – диде Идел, һәр сүзенә мәгънә салырга тырышып.
Аш бүлмәсендә савыт-саба белән булышкан Дилә тынып калды. Нәрсә әйтер икән?
– Мин дә шуны уйлап тора идем, – дип сөйләнде Азат. Әтием белән әнием дә хәзер өйләнергә генә калды, диде.
– Ә кемгә өйләнергә уйлыйсың? – Идел һаман сораша.
– Белмим инде, баш каткан диде тегесе, үз алдына сөйләнгәндәй.
Өчәүләшеп утырып, күңелле генә итеп ашадылар. Азат аракы да шәрәп тә чыгарган иде, Идел чәчрәп торып юк, юк, эчмибез, дип кире какты. Берүзе булгач, Азат та шешәләрне ачып тормады.
Соңыннан Азат яңа автомобильдә икесен дә фатирларына итеп куярга теләк белдерде.
– Бердән соң машиналар да аз була, шәһәр тыныч, юл иркен –йөреп өйрәним – диде Азат.
Рәлиф КИНҖӘБАЕВ.