

Иртән тукталышка барышым, каршыма чегән хатыны килеп чыкты. "Вакыт купме?"- дип сорый бу, имеш, сүз башлый. "Әллә заводта эшлисеңме, соңга калам дип куркасыңдыр",- дим. Инде акча сорый башлады: "Сөт эчәсем килә, заодно погадаю да", дип янымда бөтерелә башлады. "Хәзер, капчыгыңны тот!" – дип телләшә башладым. "Әгәр син барысында беләсең икән, иптәш Путин абый сине замы итеп алыр иде, йөрмәс идең урам буйлап",- дип тә өстәдем. Борчагы пешмәде, үз юлы белән китеп барды.
...Бервакыт шушы ук тукталышта чегән хатынының бер татар кызын талаганын күреп алдым һәм күзәтә башладым.
"Чиреңне белер өчен алтын әйбер кирәк",-дигәч, кыз алтын айлы муенсасын салып бирде.Чегән хатыны аның берничә авыруын тапкач, кызның яшел кашлы алкаларын да алды. "Алтын әйберләреңнең барысы да кирәк булыр",- диде. Теге балакайның бөтен байлыгын учына кысты да, кызга өрергә кушты. Кызның өрүе булды, алкалар да, муенса, йөзекләре дә минут эчендә юкка чыкты, "дәваланырга" очтылар, ахрысы. Бу хәлне күргәч, түзмәдем, тизрәк яннарына бардым.
Шунысы кызык, теге кыз миңа: "Иди, не мешай, сама знаю!"- димәсенме?! Мин дә аптырап тормадым, тотып якасыннан селкедем. Орыша торгач, уянды бит бу, ниһаять, аңына килде. “Сыер дуласа, аттан уздыра”, диләр. Чегән хатынының чәчләренә барып ябышты. Мин дә булыштым, чегән хатынын тотып тордым. Баксаң, алтыннар ерак очмаганнар, чегән хатынының катлы-катлы итәгенең берсенә генә кунганнар икән. Кычкырта- кычкырта таладык үзен. Кыз соңыннан миңа рәхмәтләрен укый-укый: "Чегәннәр янына башка якын да килмәм",- дип сүз бирде.
Шәфкать Ганиев