

Сериаллар карый башласаң, 20 яшьлеге дә, 70 яшьлеге дә хәләл җефетенә: «Мин сине яратам!»- дип кенә тора! Көнләшеп үләрлек, валлаһи! Тик чын тормышта шулаймы соң?
25 яшьтән 75 яшькә хәтле ир-егетләр җыелгач, моны тикшереп карарга булган. Киңәшләшкәннәр дә һәркем үз хатынына ватсаптан: "Мин сине яратам!" дип язган.
25 яшьлек ирнең хатыны: "Мин дә сине яратам!" - дип җаваплаган.
35 яшьлек иргә:"Сиңа нәрсә булды? Сөяркәләреңне исләп утырасыңмы!?"- дигән җавап килгән.
45 яшьлек ир: "Син берәрсенең номеры белән ялгышмадыңмы ул?" -дигән җавап алган.
55 яшьлек иргә хатыны: "Тагын эчтеңме, карт ишәк?!" - дип язып җибәргән.
65 яшьлеккә: "Пенсияда утырасың, эшләмисең, кыегың китеп бара шикелле"- дигән җавап булган.
75 яшьтәгесенең әбие берни дә язмаган. Улын чакырып алган да: "Улым, әтиең бөтенләй начарланган, тиздән китеп баруы ихтимал. Әзер торыйк",- дигән ди.