Әдәбият
21 Октября 2022, 09:20

Елмаеп алыйк!

Юлбарыс барлык хайваннарны бергә җыйган да: -Бүген арагыздан иң куркакны тотып ашаячакбыз, - дигән. Шул вакыт куян алга йөгереп чыккан да бар тавышына: -Кабанны рәнҗетергә юл куймам! – дип кычкырып җибәргән.

Елмаеп алыйк!Елмаеп алыйк!
Елмаеп алыйк!

-Төнге сәгать дүрттә сиңа шалтыратсалар һәм ул шалтырату ялгыш булса... Моннан да начаррак нәрсә була ала?

- Ул шалтыратуның ялгыш булмавы.

**

Юлбарыс барлык хайваннарны бергә җыйган да:

-Бүген арагыздан иң куркакны тотып ашаячакбыз, - дигән.

Шул вакыт куян алга йөгереп чыккан да бар тавышына:

-Кабанны рәнҗетергә юл куймам! – дип кычкырып җибәргән.

**

Кичә мине эштән кумакчы булдылар. Әмма: “Ура! Ниһаять!” һәм “ Бу хезмәт хакына әлеге эшне башкарачак тагын бер сантыйны миңа да күрсәтегез әле?”- дип сөенгәнемне күргәч, начальник кире уйлады...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас