Әдәбият
15 октябрь 2022, 11:11

Лаеклы бүләк, күптән кирәк!

Нечкә хисле язучы, моңлы күңелле шагыйрә, күпсанлы популяр җырлар авторы Дилә Булгаковага “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 

Лаеклы бүләк, күптән кирәк!Лаеклы бүләк, күптән кирәк!
Лаеклы бүләк, күптән кирәк!

Ниһаять! Нечкә хисле язучы, моңлы күңелле шагыйрә, күпсанлы популяр җырлар авторы Дилә Булгаковага “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 

Дилә Хәмзә кызы 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туган.

Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәрендә - урта мәктәпне, аннан Уфада медицина училищесын тамамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частендә шәфкать туташы булып башлый. Соңрак Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениесенә күчерелә. Саулык саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.

Иҗатка булган сөюе аны әдәбият дөньясына алып килә.

Дилә Булгакова - ике дистәдән артык китап авторы. Аның ике йөздән артык шигыренә көй язылган. Ул җырларны татар һәм башкорт эстрадасының иң популяр җырчылары башкара. Тирән эчтәлекле, мәгънәле җыралары да, кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтүче хикәяләре, повестьләре, поэмалары да күптән халык мәхәббәтен яулады. Әлеге мактаулы исемгә дә ул аз дигәндә ике дистә ел элек лаек булгандыр инде. Әмма мактаулы исемнәр, дәрәҗәле бүләкләр өчен түгел, ә күңел кушуы буенча, укучылар өчен иҗат итә Дилә Хәмзә кызы. 85 яшьлек юбилеен каршылаганда да аның үз исәбенә балалар өчен “Яланаяклы керпе” дип аталган җыелма әсәрләр китабын бастырып чыгаруы –моның  ачык мисалы.

Котлыйбыз, Дилә Хәмзә кызы! Лаеклы бүләгегезнең игелеген күреп, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итеп, укучыларыгызны сөендереп яшәргә язсын!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас