Әдәбият
30 сентябрь 2022, 10:29

Гүзәл фасыл – алтын көзне Һәркем үзенчә ярата…

Земфир Ахъяровтан көзге шигъри шәлкем

Гүзәл фасыл – алтын көзне Һәркем үзенчә ярата…Гүзәл фасыл – алтын көзне Һәркем үзенчә ярата…
Гүзәл фасыл – алтын көзне Һәркем үзенчә ярата…

 

***

Көз дә җитте... Җылы якка

кошлар оча.

Кояш нуры сүрәнрәк

Җиргә төшә.

Кыр казлары очып бара:

 кыйгак-кыйгак...

Көзге юллар, аяк асты

 тайгак-тайгак...

Яфраклар, оча-оча,

җиргә төшә.

Балыклар да, сайрак судан

тирәнгә күчә.

Җәй дә үтте, көз дә җитте.

Җиләзетте...

Көзге яңгыр, сибәләп кенә

явып үтте.

Көз артыннан килеп җитәр

буранлы кыш.

Сизелмичә генә үтә

җирдә тормыш...

 

 

 

***

Җәй дә үтте, көз дә җитте

Алтын сары яфраклы.

Урманнарга, болыннарга

Сары юрганын япты.

Алмалар да кызарып пешә,

Менә-менә жиргә төшә.

Зәңгәр күктә кошлар оча,

Гүя ерак юлга дәшә.

Ә миләшләр нинди кызыл!

Тәлгәш-тәлгәш торалар.

Чыпчыклар да, чырык-чырык,

Кышка «план коралар».

 

 

     

Көзге урман

Урман шаулый. Көзге урман

Сары яфрагын коя.

Һәркем табигать кочагында

Көзге гузәллекне тоя.

Аяк асты - сары яфрак,

Кыштырдый баскан саен.

Талгын җилдә унга-сулга

Бөгелә зифа каен.

Мин сукмактан атлап барам,

Тирә-якка күзем салам.

Урман һавасын сулыйм да

Гүзәллеккә хайран калам.

Урман шаулый, сихри бер моң,

Сирәк кенә кошлар оча...

Вак җәнлекләр, миннән куркып,

Җылы өннәренә поса.

Көзге урман үзенә тарта,

Тирә-якта сагыш арта.

Гүзәл фасыл – алтын көзне

Һәркем үзенчә ярата…

Земфир Ахъяров

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас