Әдәбият
28 сентябрь 2022, 12:18

Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...

 Зәйфә Салиховадан көзге шигъри шәлкем. 

Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...
Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...

Хушлашу

Хушлашу ул һәрчак  моңсу була.

Хушлашабыз менә җәй белән.

Якты йөзле, бай күңелле җәем

Ахирәтем булды, әйгенәм.

 

Яшел ефәк хозур табигате

Иркәләде күз карашымны.

Гөл-чәчәкләр белән бизәде ул

Туган җирне, бар тарафымны.

 

Һәр көн саен йомшак җылы җиле

 Чәчләремнән сыйпап назлады.

Сыйлар өчен җиләк-җимешләре,

Алмалары тулышып алланды.

 

Ромашкалар аклык бүләк итте,

Нәфис нәзакәтлек каеннар.

Әй җәйләрдә яшәү рәхәтлеге!

Юктыр төсле җирдә кайгылар.

 

Кочагында озын өч ай буе

Тирбәтте һәм җаным  җылытты.

Гомеремнең көзгә кергән мәлен

Туктатты да җырлы җәй итте.

 

Әй җәйләрдә яшәү рәхәтлеге! –

Ахирәтем булды бик якын.

Җәйге моңы кала, сагынырга...

Ә күңелгә ни кирәк тагын?!

 

Гомер җәем генә кире кайтмас,

Яшел җәйләр кайтыр әйләнеп.

Гомер-муенсамның тәгәрәде

Тагын бер җәй дигән сәйләне.

      Хушлашу ул һәрчак  моңсу була...

 

***

 

Көз инде

Каеннар төс ташлый...

Көз инде,

           көз инде.

Сагышлы көз җыры

Үз инде,

               үз инде.

 

Өлгергән җиләк чак

Җәй иде,

           җәй иде.

Капкамны шакучы

Көз инде,

             көз инде.

 

Җәемне озатам,

Хуш инде,

           хуш инде.

Хисләрем – нечкә моң.

Көз иңде,

              көз иңде.

 

Мин сине сөйгән чак

Яз иде,

             яз иде.

Капкамда син түгел,

Көз инде, 

               көз инде...

 

Көз инде-е-е-е!..

 

Алма бәйрәме

Алма бәйрәме бакчамда,

Әй быел алма уңды!

Кызарып пешкән алмалар

Баллы сут  белән тулды.

 

Ул төсләре, ул исләре,

Карап кына торырлык.

Тәмлелеге! Билләһи, дим,

Телләреңне йотырлык!

 

Агачта, җирдә, чиләктә...

Алма, алма бар җирдә!

Тып-тып коела алмалар

Чак кына искән җилдә.

 

Килгән-киткән һәр кешене

Сыйлыймын  алма белән.

Үткәнгә дә, сүткәнгә дә,

Мә, ал, дип, алма бирәм.

 

Кайнатмасын да ясадым,

Киптердем компотка да.

Бетәрлек  тә түгел алма,

Җитте тәмле какка да...

 

Ул һавасы, ул көннәре

Алмагачка килеште.

Гомер күрмәгәнчә уңыш

Бирүгә ул иреште.

 

Алмалар алсулыгыннан

Урамнар көлеп тора.

Оныгымның ал битеннән

Үбәсе килеп тора.

 

Бакчада да, күңелдә дә

Көзге алма бәйрәме.

Алмагачлар белән бергә

Көзге вальс әйләнәм.

 

 

***

Соңгы яфраклар өзелә,

Тирбәлеп көзге җилдә,

Куеныңа ал дигәндәй,

Төшәләр аска, җиргә.

 

Соргылт яфракны иелеп,

Алам мин кулларыма,

Бер яфрак  гүя бер гомер

Сүнә күк алларымда.

 

Кайчан гына яшел иде,

Әй көзләрнең җиткәне.

Сизми дә каласың икән шул,

Әй гомернең үткәне.

 

Соңгы яфраклар өзелә...

Әкрен генә, тын гына.

Гомеремнең шушы мәле

Сагыш кына, моң гына.

 

***

Кузгалалар кошлар ерак юлга...

Кире кайтыр өчен әйләнеп.

Насыйп булсын күрү, язлар җиткәч,

Кайта алган кошлар бәйрәмен.

 

Күңелне һәм көзге сары көнне

Сагыш били кошлар киткәндә.

Кайтып була  газиз туган җиргә,

Кайтып булмый, булмый  үткәнгә.

 

Кошлар белән бергә узган гомер

Очып уза Хәтер күгендә.

Сызылып кына калган кош юлыннан

Туган җиргә  ак моң түгелә.

 

 Кушымта:

Кузгалалар кошлар ерак юлга,

Кошлар юлы гүя ак болыт.

Кош юлыдай гомер юллары да

Сызылып калса иде ак булып.

 

   ***

Кул изәп озатып калдым,

Торналар очып узды.

Торыйк, торыйк тавышлары...

Йөрәкне сызып алды.

 

Баш очымда әйләнделәр,

Нокталар гына булып.

Тавышлары тирән  сагыш...

Калдым күңелем тулып.

 

Торыйк, торыйк  дигәннәре,

Хушлашу булгандыр ул.

Җәрингә  очып кайтырбыз,

Көтегез, булгандыр ул.

 

Туган яктан китүләре...

Читендер шул, читендер.

Кем өчен дә кадерлесе

Туган-үскән җиредер.

 

Калдырып китте торналар

Аерылышу сагышын.

Колагымда чыңлый һаман

Торналарның тавышы.

 

 

Көзләрдән китеп барам

 

Яшел җәйләр артта калды...

Көзләрдән китеп барам.

Йөрәк-касәмә  шатлыгын,

Кайгысын төяп барам.

 

Табышларым-шатлыкларым,

Үз урыннарын  ала,

Югалтулар-сагышларым

Көннән-көн арта бара.

 

Истәлекләр, хатирәләр...

Әллә күпме касәмдә.

Якты булып сакланалар

Йөрәгемдә-калгәмдә.

 

Китеп барган якыннарның

Елмаюы, йөзләре,

Түгелергә генә тора

Юксынуым үзләрен.

 

Әнкәемнең васыятьләрен

Көл итеп яндырмадым.

Гөнаһларым, хаталарым –

Онытып калдырмадым.

 

Сөю җыры, сөю сере,

Ялгызлык сынаулары.

Керсезлегең аклаганда

Бәгырең канаулары...

 

Ак канатлы хыялларым,

Теләкләр дә җитәрлек.

Алар белән көзләрне дә

Алтын сары итәрлек.

 

Касәм тулы якты моң, гамь,

Яшәүне яшәү иткән.

Тула тора, эчә торам...

Гомер көзләргә җиткән.

Һәр көнемә рәхмәтемне

Касәмә тутырып барам.

Җылымны чәчеп дөньяга,

Көзләрдән китеп барам...

               Көзләрдән

                         китеп

                                 барааам...

Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...
Җылымны чәчеп дөньяга, Көзләрдән китеп барам...
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас