Әдәбият
21 сентябрь 2022, 09:45

Әдәби турне

Ни чыкса, шул Мар.Сәлимнән чыга бит инде.

Әдәби турнеӘдәби турне
Әдәби турне

Ни чыкса, шул Мар.Сәлимнән чыга бит инде. Бу юлы Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов Туймазы районына әдәби турнеда йөреп кайткан. Үзенең геройлары эзләре буйлап сәяхәт кылган.

Чара Кандракүл буенда утырган Кандра-Төмәкәй авылы авылында башланып киткән. Башкорт ыруларының нәсел ташы шунда икән. Хезмәт ветераны, җирле активист, ярты гасыр элек автовзводта өлкән лейтенант Марсель Сәлимовның командир урынбасары булган Раян Баһаутдинов авылдашлары белән бергә әлеге уникаль һәйкәлне тергезгән. Былтыр башкорт ыруларының I съездында делегат булган Марсель Шайнур улы әлеге истәлекле тактаташны ачуда катнашкан икән.

Әдәби турне барышында Кандра модельле авыл балалар китапханәсендә “Халык сатиригының сәламәтләндерүче көлкесе” дип аталган иҗади кичә үткән. Бу күңелле чараны ачып, Туймазы районы үзәк китапханә директоры Әлфия Шайдуллина Мар.Сәлимнең еш килүче көтеп алынган кунак булуын билгеләгән. Бу заман өчен тере аралашу болай да тансык, оптимистик рухтагы көлкеле чара турында исә әйтеп торасы да юк.

–Марсель Шайнур улы безгә ярты гасыр элек беренче тапкыр килгән иде, – дип сүз башлаган Кандра модельле авыл балалар китапханәсе җитәкчесе Галия Сакаева.– БДУның филфак студенты буларак, ул диалектологик экспедиция составында тел үзенчәлекләрен өйрәнде. Аннан инде редакциядә эшләгәндә еш килде. Фельетоннар гына түгел, уңай язмалар да яза иде. Без аның почетлы нефтьче, Дан ордены тулы кавалеры, Социалистик хезмәт герое Хатмулла Солтанов турындагы язмаларын да яхшы беләбез. Үзенең хәрби урынбасары сержант Баһаутдинов батырлыгы турында да язды ул. Соңрак Раян аның повесть герое булып китте.

Иркенләп утырып сөйләшү барышында Туймазы җиреннән чыккан Тимер Арслан, Әсхәт Мирзаһитов, Муса Сираҗи, Наил Котдысов, Суфиян Сафуанов турында да искә алганнар. Шигырьләр укыганнар, җырлар җырлаганнар.

Хушлашыр алдыннан язучы-сатирик китапханәгә үзенең китапларын һәм “Көлә-көлә сезгә киләм” дип аталган видеофильм бүләк иткән.

Аркадий Гайдар исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерендә Марсель Сәлимов патриотик юмор дәресе үткәргән. Заман балаларының игътибарын сүз сөйләп кенә тотып торып булмаганын яхшы белгән сатирик, үзенең чыгышында шәхси архивыннан фото һәм видеоматериалларны бай кулланган. Үзенең иҗади кичәләрендә Мостай Кәрим, Равил Бикбайның чыгыш ясаган мизгелләрен күрсәткән.

Кандракүл тирәли әдәби турненың йомгаклау өлеше “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесы эшчеләре белән очрашу булган. Алар быел элекке Александр Матросов исемендәге колхоз басуларыннан моңарчы булмаган мул уңыш җыеп алган.  Кандра-Котый авылындагы зернотокны күрсәтеп, авыл хуҗалыгы предприятиесенең хуҗалык бүлеге начальнигы, “Һәнәк” журналының тугры укучысы Әдгам Камалов горурлык белән: “Сез элек килгән чакта без гектарыннан 70 центнер алырбыз дип күз алдына да китерми идек!”– дигән. Моңа каршы Марсель Сәлимов: “Мондый уңыш хәтта сатирикны да сөендерә”,– дип җаваплаган.

Әлеге әдәби турнены оештыручыларның берсе– Туймазы районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Дилә Арсланова халык белән тыгыз аралашып, очрашуларга чыккан язучыга рәхмәтен җиткергән.

–Сатирик Мар.Сәлим гадел тәнкыйтьли дә, лаеклы мактый да, яңа уңышларга дәртләндерә дә белә. Ул халык белән нәкь халык язучысы кебке аралаша. Шуңа күрә халык та аны ярата, – ди.

Әйе, шагыйрь һәм язучылар да хәзер халык белән социаль челтәрләр аша гына аралашырга остарып китте. Бер карасаң, көн саен аларны күрәсең, ә икенче яктан... Ә менә мондый тере аралашулар шәбрәк инде. шуңа күрә ешрак булсын иде алар, ешрак.

Әдәби турне
Әдәби турне
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас