+21 °С
Болытлы


Махачкалада 700 данә тираж белән кумык телендә Башкортстанның халык язучысы Мостай Кәримнең шигырьләр җыентыгы басылган. “Гёнгюм — йырда…” дип атала ул. Ягъни “Җырларда – уйлар...”
Башкорт теленнән кумык теленә Мостай Кәрим шигырьләрен дагыстан кумык шагыйрее һәм журналисты Багаветдин Самадов тәрҗемә иткән. Әлеге вакытта ул Дагыстанның Карабудахкен районы матбугат хезмәтенең бүлек начальнигы.