Әдәбият
8 сентябрь 2022, 10:07

«Кимсетелгәннәр» Төркиядә басылып чыккан

Билгеле башкорт язучысы Зәйнәп Биишеваның «Яктыга» трилогиясенең беренче романы Төркиядә басылып чыккан һәм Евразия язучылар берләшмәсе (Avrasya Yazarlar Birliği) тарафыннан укучыларга тәкъдим ителгән.

«Кимсетелгәннәр» Төркиядә басылып чыккан«Кимсетелгәннәр» Төркиядә басылып чыккан
«Кимсетелгәннәр» Төркиядә басылып чыккан

Билгеле башкорт язучысы Зәйнәп Биишеваның «Яктыга» трилогиясенең беренче романы Төркиядә басылып чыккан һәм Евразия язучылар берләшмәсе (Avrasya Yazarlar Birliği) тарафыннан укучыларга тәкъдим ителгән.

Романның тәрҗемәчесе – филология фәннәре докторы Фатма Эртюрк бу романны яшьрәк чакта укыганнарга мотлак кабат укып чыгарга тәкъдим итә, чөнки тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң әсәр бөтенләй башкача кабул ителә.

 «Зәйнәп Биишева – башкорт хатын-кызлары әдәбиятында аерым урын биләгән шәхес. Көчле текст,  гади тел аның әсәрләрен аңлаешлы итә. Төрек телендә нәшер ителгән «Кимсетелгәннәр» романы – хезмәттәшләребез белән«Яктыга» трилогиясен тәрҗемә итүнең беренче этабы. Зәйнәп Биишева ХХ гасыр башындагы вакыйгалар хронологиясендә башкорт авылының тормышын, төп герой Җимешне сурәтләп, җәмгыятнең, кешеләрнең ничек үзгәрүен, үсешен чагылдыра алган», — ди Фатма ханым.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас