Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 август , 23:10

Юл читендә (хикәя)

...Әллә кайнанасы, әллә каенсеңлесе Рәфидә котырттымы,  ару гына барган җирдән кинәт: «Малай минеке түгел!» – дип чыгымлый башлады Фидаил.

goodfon.ru
Фото:goodfon.ru

– Малаеңны яратсаң, яртысыз кайтма! Кара аны!
Күкрәгенә яман каты килеп төшкән йодрык авырлыгыннан Ләйсирә кинәт чайкалып китте дә уң як җилкәсе белән ишеккә килеп сыланды.
– Ул синең дә малаең бит! – Аның дерелдәгән иреннәре арасыннан чыккан хәлсез, зәгыйфь сүзләре һавада эленеп калды – кара дерматин белән тышланган каен ишек аның артыннан шапылдап ябылды.
Сумаладай кап-кара төн кыйналган хатынны шыксыз салкын кочагына алды.
Ул, кая барганын да белмичә, башта авыл йортлары тәрәзәләреннән ара-тирә төшкәләгән ут яктысында – урам уртасыннан, аннары юл читеннән атлады...
Авыл бетте. Караңгылык отыры каралгандай булды. Кая бара ул? Ләйсирә үзе дә белми. Колакта ире Фидаилнең сүзләре яңгырап тора: «Кара аны! Яртысыз кайтма!»
Бер-ике адым атлаган иде, ниндидер тимер торбага килеп бәрелде Ләйсирә. Ә-ә-ә, авыл исеме язылган тимер багана икән – әнә бит, авыл беткәнлекне белдереп, «Якты елга» исеменә сызылган аркылы сызык төн карасында да шәйләнә. Кызыл төсе генә күренми...

* * *
 Ишекне каты итеп ябуга, Фидаил, өй эчен күздән кичерә-кичерә, эзләнергә тотынды. Махмырдан интеккәндә кирәге чыгар дип, кечкенә шешәләргә аракы салып яшерә торган гадәте бар иде аның. Бер ул гына түгел, эчәргә хирыс бөтен бәндә шулай яшерәдер инде аны. Шунсыз булмый да ул, чөнки махмыр дигәнең галәмәт явыз нәрсә бит – андый чакта чатнап авырткан башыңны таш диварга орырдай буласың...
Матрас астын карады Фидаил, сервантның пыяласыз ишегеннән генә кулын тыгып, чите кителгән фарфор чәйнекне селкеп алды (кайвакытта аңа да аракы салып куйгалый иде), шифоньердагы кием-салымның кесәләрен актарды, хәтта чоландагы кадакларга бау бәйләп эленгән киез каталарны да барлап, тикшереп чыкты.
Шулай бөтен өйне бетереп, ду килеп, җенләнеп аракы эзләп матавыкланганда, өстенә җәелгән япмасы тишкәләнеп, кискәләнеп беткән өстәл астында, куркудан дер калтырап, әллә кайчаннан бирле бөрешеп утырган малаен шәйләп алды ул.
Дөньясына булган бар ачуын улыннан алып:
– Ух сине! Анаң кайтканчы, тыныңны чыгарасы булма! – дип бармагын янады, аягы белән тибәргә итенде. Малай, тагын да куырылып, таяныч эзләгәндәй өстәл аягына ябышып, аны каты итеп кочты да күзләрен чытырдатып йомды.
Фидаил: «Кеше малаен үстереп ят инде! – дип дулый-дулый, өй буйлап йөренә-йөренә, әле тегендә, әле монда актарынырга тотынды. Кеше әйткәч, дөрестер, читтәгеләргә яхшы күренә дип уйлады ул. Һәркемнән көләргә яраткан Шәрипҗан гел төрттерә: «Синең малаең түгел ул», – ди. Югыйсә баштагы мәлләрдә улын тач үзенә охшата иде Фидаил: малаеның башы да, борыны да, ияге дә, күзләре дә нәкъ үзенеке кебек иде...
Бераздан ул баз капкачын ачты да, идән астындагы утны яндырып, башын аскарак суза төшеп, уңга-сулга каранып алды. Моннан гына берни табып булмый инде, дип, баздагы баскычка аягын сузды. Ул да булмады, баскычның шарт итеп сынганы, нәрсәнеңдер дөбердәгәне, җимерелеп төшкәне, Фидаилнең исә үгез кебек үкергән котсыз тавышы, баз эченнән кинәт күтәрелеп, бөтен өйгә яңгырады...
Әшәке, куркыныч тавыштан кинәт тураеп, бераз артка чүңкәеп киткән малайга юеш күлмәкле аркасы диварга ябышып калгандай тоелды...

* * *
...Әллә кайнанасы, әллә каенсеңлесе Рәфидә котырттымы, әллә берәрсе «Малаең бер дә үзеңә охшамаган!» – дип шаяртып әйттеме шунда, ару гына барган җирдән кинәт: «Малай минеке түгел!» – дип чыгымлый башлады Фидаил. Баштагы мәлләрдә ара-тирә – бәйрәм-сәйрәмдә генә капкалаган ире
тора-бара көн саен эчеп кайтуны гадәткә кертте. Уллары туганчы да, икесе дә көтеп алган шатлык төенчеге Вәсим унбер ай дигәндә тәпи йөреп киткәч тә, яше тулуга аны сөннәткә утырткач та, сабый исәя төшеп, инде 3 яшенә җиткәч тә моңарчы хатынына кул күтәрүне белмәгән ир заты көннәрдән бер көнне кинәт кенә моны көндәлек бер шөгыльгә әйләндерде. Хәтта идәндә егылып яткан хатынына вакыт-вакыт типкәләп алудан да тайчанмады.
Икенче баласы вакытыннан алда төшкән Ләйсирәгә табибның: «Бүтән балагыз булмаячак!» – дигән сүзләре хөкем карары кебек яңгырады. Шул хакта ул Фидаилгә әйткән иде, исерек ирнең тамчы да исе китмәде: «Әрәмтамаклар үстереп бер-кемнең дә баеганы юк әле!» – дип кенә җибәрде...
 Юлдагы эреле-ваклы ташларга абына-сөртенә бара торгач, Ләйсирә Уфа–Казан трассасына килеп чыкты. Юл читенә чыгып баскач, әле уңга, әле сулга каранып алды. Нигә чыкты соң ул бу юлга? Үзе дә аңламый. Аяклары кая атласа, шунда карусыз барырга әзер иде ул. Бары тик кансыз иреннән ерак-карак кына китәргә кирәк иде аңа. Бөтенләйгә үк китсә дә, үкенмәячәк. Үкенмәячәк, дип... Бөтенләй кистереп әйтеп тә булмый. Ул бит Фидаилне яратты. Аңа яратып кияүгә чыкты. Юк, яраткан – беткән. Бүтән түзәрлеге калмады. Китәргә, кая да булса китәргә!
Күңелендәге ярсуы, иренә карата булган ачуы ташып түгелергә торган хатын, сөекле баласы барлыгын да онытып, дөньяның читенә үк китеп югалырга әзер иде бу минутларда...

 

* * *
Фидаилнең үкергән тавышы ничек кинәт яңгыраган булса, шулай кинәт тынды да. Ара-тирә генә аның ыңгырашканы ишетелде.
Шактый вакыт өстәл аягын кочаклап, сулыш алырга да шөлләп утырган малай, ниһаять, аркасын дивардан аерып алырга җөрьәт итте.
Менә ул, 5 яшьлек малай, өстәл астыннан мүкәләп чыкты да, баз авызына килеп, аска карады: әтисе (аның яраткан әтисе!), сакал баскан йөзен чыткан хәлдә, ыңгырашып, суыктан бөкшәйгән кеше шикелле, баз төбендә бөгәрләнеп ята иде. Өстендә дә, янында да – агач баскычның чәрдәкләнгән кисәкләре. Яшел төсе уңа төшкән күлмәгендә коймак хәтле кызыл тап барлыгы да күренә.
Кайгыруы, әтисе өчен борчылуы йөзенә үк чыккан малай, берара уйланып торганнан соң, тавык кетәклегендәге баскычны (ул шул баскычтан печәнлеккә менеп, йомырка җыя торган иде) исенә төшереп, әле базда яткан әтисенә, әле ишек тарафына карап алды да, урыныннан тора башлады...

* * *
Вәсим! Ләйсирәнең йөрәге жу итеп китте. Ул бит йөрәк пәрасен – газиз улын онытып җибәрә язды лабаса! Үз балаңны ничек онытырга мөмкин? Ана түгелдерсең син, Ләйсирә! Хатын беравык нишләргә белмичә торды. Буш кул белән кире кайтса, Фидаилдән эләгәчәк тә эләгәчәк. Бу юлы сине исән калдырамы әле ул, юкмы? Кая барырга, каян, кемнән акча табарга? Ул юкта Вәсимгә бер-бер хәл булмагае. Күзе-башы тонган, акылы томаланган ирдән барысын да көтәргә мөмкин – үз баласына кул күтәрергә дә күп сорамас. Минем балам түгел, дип, болай да Вәсимгә талпан шикелле кадалырга гына тора...
Үткән-сүткән машиналарның кайберләре сигнал биреп узды. Бәласеннән башаяк, дип, хатын юлдан тагын да читкәрәк китмәкче иде, кинәт якында гына бер машинаның тәгәрмәчләрен чыелдатып туктаганы ишетелде.
 – Утыр, әйдә, төн кызы! Кая телисең, шунда илтеп куям!
Ләйсирә, алдына-артына карамыйча, кирегә – килгән юлына таба җан-фәрман чабарга тотынды.
Ул да булмады, нәрсәгәдер абынып, җиргә мәтәлде, әйләнә-әйләнә, юл читендәге иңкүлеккә килеп төште.
Юк, озак ятарга ярамый. Тизрәк торырга кирәк! Торырга да йөгерергә кирәк! Улына бер-бер хәл булмагае! Күпме куркып яшәргә була! Кайтырга да, Фидаилгә ябышырга, баланы алып качарга кирәк!
Ул шул ният белән җирдән торды да, авырткан тез башларын бераз угалап алгач, иңкүлектән өскә таба үрмәләп менә башлады...

* * *
 Ничек кирәк алай өстерәп, малай баскычны өйгә алып керде, тырышып-азапланып, аны базга төшерде. Аннары иске диван-караватта яткан ике мендәрнең берсен эләктереп, баскыч буйлап шуып дигәндәй аска төште. Әтисенең башын сак кына күтәреп, мендәрне җайлап куйды. Шул вакыт Фидаил күзләрен ачты.
– Әти! Әтием! – диде малай, әтисенең шомырт кара күзләренә тутырып карап. – Авыртамы? Кайсы җирең авырта? Хәзер әни кайта... 
Фидаил уң ботына һәм аркасының аскы өлешенә нәрсәдер кадалганын аңлый, ләкин аны берни дә эшләтә алырлык хәлдә түгел иде.
– Су бир... – диде ул. Аннары бераздан:
– ...улым! – дип өстәде.
Малай җәлт итеп баскыч буйлап үрмәләде.

* * *
Ләйсирә ишегалдына кайтып кергәндә, өйләрендә дә, болдырда да ут балкып яна иде. Ул өй тәрәзәсе янына килеп, бераз тыңлап торды. Эчтә тавышмазар ишетелмәде. «Йоклый!» дигән нәтиҗәгә килде ул. Вәсим ни хәлдә икән?
Хәзер ничек өй эченә үтәргә соң, дип, Ләйсирә ишекне тартып карады. Хикмәти Хода! Ишек ачылып китмәсенме!
– Улым! Вәсим!
Өйгә атылып килеп керде ул. Өйдә беркем дә юк, баз авызы гына ачык иде.
– Улым!
Ләйсирә баз авызына капланды.
– Улым! Вәсим!
Баздагы күренешне күреп, ул катып калды.
Малай әтисенең күкрәгенә башын куйган килеш йоклап ята, аның ут яктысыннан тагын да яктыра төшкән йөзенә елмаю кунган иде.
 Бертуктаусыз улының башын йомшак кына сыйпап яткан Фидаил исә, Ләйсирәнең кайтканын гына көткән кебек, күзләрен ачты. Ир белән хатынның карашлары очрашты...
Фидаилнең ирексездән бәреп чыккан күз яшьләре, мәңге туктамас сыман булып, яңагы буйлап акты да акты, акты да акты...

Автор: Ләбиб Лерон. 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас в