Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 август 2022, 19:49

Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)

Еллар үтә торды. Камил дә, Лилия дә тормыш кордылар. Авылга кайткан вакытта йә кибеткә барганда, йә урамнан узганда очраша иделәр. 

Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)
Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Камил белән Лилия кечкенәдән бергә булдылар. Бергә уйнадылар, укыдылар, кич чыктылар. Егет Лилиягә көннән-көн ныграк гашыйк була барды. Көннәрнең берендә Камил Лилиягә мәхәббәтен аңлатты. Егет кызның кара кашларына, шомырт күзләренә күптәннән гашыйк иде инде. Лилия дә ризалыгын белдерде. Бер авылдан булганга, алар укудан гел бергә кайталар, кич җиткәч, саф һава сулап, урамнарны әйләнеп узалар, һәр көннең ямен белеп яшиләр иде.

Еллар үтте. Алар 11нче сыйныфка җиттеләр. Урамга кич чыгулар сирәгәйде. Имтиханнарга әзерләнү күп вакытны ала иде. Вакыт уза торды. Имтиханнар да артта калды. Камил Лилиягә дүрт ел бергә яратышып йөрүләре хөрмәтенә чәчәк бәйләме бүләк итәргә булды. Авыл тын. Күктә йолдызлар, ай калыккан. Менә Камил Лилияләрнең капка төбенә килеп җитте, ә анда кыз башка егет белән басып тора иде. Камил чәчәк бәйләмен биреп, бер сүз дә әйтмичә кайтып китте. Кыз кычкырды, елады. Ләкин Камил борылып та карамады. Икенче көнне егет Казанга китеп барды. Алар бергә китәселәр иде дә бит, ләкин язмыш сукмакларын аерды. Камил Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга керде. Лилия дә шунда керәсе иде, ләкин ул нишләптер күренмәде.

Көннәр, атналар, айлар бер-бер артлы үтә торды. Лилия Камилнең хәтереннән бер дә чыкмый иде. Менә ул ялга авылга кайтты. Һәм... Лилиянең әнисе авырып киткән һәм ул биредә эшкә урнашкан икән бит. Әнисендә начар чир тапканнар. Лилиянең сеңлесе дә бар, аларның яшь аермалары нибары ике генә яшь иде. Камилнең йөрәгендә борчылу хисе уянды. Аның Лилиягә булышасы да килә, ләкин хыянәтен дә онытмаган иде шул. Беркөнне егет, кыюлыгын җыеп, Лилия янына барырга булды. Ул киләсен алдан хәбәр итте. Кыз капка төбенә чыгып, аны каршы алды. Озак күрешмәгәнгәме, алар берничә минут тын гына бер-берсенең күзләренә карап тордылар. Камил эченнән генә: «Бу күзләр шундый алдакчылар микәнни?» – дип уйлады. Кыз исә барсын да сөйләп бирергә булды. Теге кичне, әнисенең хәле авырая һәм Лилия күрше авылдан сеңлесенең егетен чакырта. Әнисен хастаханәгә илтергә машина кирәк була. Егет кыздан гафу үтенсә дә, араларында ниндидер аңлаешсыз салкынлык хөкем сөрде. Сүзләр дә ялганмады. Кызның инде егеткә карата бәгыре каткан иде.

Еллар үтә торды. Камил дә, Лилия дә тормыш кордылар. Һәрберсе үз тормышы белән яшәде. Авылга кайткан вакытта йә кибеткә барганда, йә урамнан узганда очраша иделәр. Көннәрдән бер көнне Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште. Хатыны бу исемне белә иде һәм Лилиягә хәбәр салырга булды. Лилия килгәч, Камил аңарга озак кына карап торды. Ул, соңгы көчен җыеп: «Лилия, мин сине яраттым һәм яратачакмын», – дип әйтә алды һәм мәңгелеккә күзен йомды. Хатыны да бу кайгыдан соң озак яшәмәде. Камилнең ятим калган улын Лилия үзенә уллыкка алып үстерә, кеше итә менә...

 

Зәринә Яруллина.

Читайте нас: