Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 июль 2022, 14:08

Хат

Аталы бала – аркалы бала дигән сүзне Дамирның ишеткәне бар иде. Бик тә аңлаешлы фикер, бала атасына сыена, аңарда яклаучы һәм киңәшче күрә. Ә төрмәгә эләккәч мәкальнең мәгънәсе шактый киң булуын аңлады.

Хат
Хат

Аталы бала – аркалы бала дигән сүзне Дамирның ишеткәне бар иде. Бик тә аңлаешлы фикер, бала атасына сыена, аңарда яклаучы һәм киңәшче күрә. Ә төрмәгә эләккәч мәкальнең мәгънәсе шактый киң булуын аңлады. Ата кеше үзенә күрә дөрес юнәлеш бирүче, контроль, начар юлдан тыючы икән. Атасы булса, сөйләшер, тиргәр иде, хәтта сугып җибәрергә дә күп сорамас иде. Юк, булмады бит Дамирның атасы, югыйсә, тәмәке тарта башлагач та сизми калмас иде,  исереп кайткан чагын күрсә бигрәк тә инде бер чарасын күрер иде. Аңлатыр иде, тыяр иде, башы буталган малаен дөрес юлга төшерергә тырышыр иде.

Әнисе бар барлыкка Дамирның,  тик аннан ни фәтүә – чәрелдәп тиргәшә дә, без-без елап утыра. Аңа карап хәл үзгәрми, киресенчә, үзен шулай хурлавыннан протест йөзеннән малай анасыннан читләшә, үҗәтләшә генә бара. Өйдәге хәл Дамирны дуслары ягына тагын да ныграк этәрде, чөнки алар малайны тыңлый, юата белә, хеленә керә.

Дуслары дигәннән, Гришка белән Рафик инде. Гришка бер класска өлкәнрәк укып мташа, әйе әгәр белеменә карап билге куя торган булсалар, Дамир белән Рафик аны күптән узып киткән булырлар иде. Ләкин ул баш, чөнки зур, көчле, йодрыгы авыр. Холыксыз кешегә андый йодрык бер дә кирәкмәс иде дә соң.

Дамирга унсигез тулган көн. Гришка мондый хәлне буш калдыра димени инде, аның өчен эчәргә сәбәп кенә булсын.

- Тут брат, большая поляна нужна, - дип башлады ул сүзен.

- Кирәген кирәк тик кайдан акча табарга.

Менә шунда бар нәрсәне күреп, ишетеп баручы Рафик акыллы тәкъдиме белән сүзгә кушылды.

- Ә мин беләм. Акча күп ул, бар да ал, иренмә генә.

- Кайда ничек, нинди акча ул? – дип сорау яудырды дуслар.

- Безнең күршедә генә бер бабай яши, татарин. Татарин булгач мәчеткә йөри инде ул форштеен? Ә бүген нәкъ җомга көн, намазга бармый калмаячак.

- Бик шәп, тик синең  бабаеңның кипкән тараканы да юк бит.

- Син үзең юк. Мин бушны сөйләмим.

- Намазга кайчан китә инде?

- Төш вакытында, бәлки, китеп тә өлгергәндер, тизрәк булыйк.

Рафикка ияреп тиз-тиз бабай йортына киттеләр. Барсалар, җилкапка, веранда ишеге бернинди биксез.

- Вәт шәп, бу карт намазга ашыгып ишекләрен дә бикләргә оныткан, - дип сөйләнде Рафик. Иптәшләренә шундый җиңел кәсеп табуы белән ул хәтта горурлана иде.

Ләкин Низам карт сырхауланып торуы аркасында мәчеткә бармаган, намазын өйдә генә укырга булган. Аны күргәч, караклар бер мәлгә аптырап калды, шуннан арада тәҗрибәле Гриша шундук йодрыклап аның башын төяргә тотынды. Бабай бик тиз тынып калды.

Акча эзләп өйнең астын өскә китерделәр, әмма Рафик әйткән миллионнар табылмады. Өйдәге һәрбер чүпрәк, кап-капчыклар җентекләп тикшерелде – акча юк. Боларның бер-берсенә ачулары килә башлады.

- Син бабайны юкка үтердең, башта акчасын әйттерергә иде, - дип куйды Дамир, Гришага салкын күзләре белән карап. Анысы ачуланып тешләрен шыгырдатты, ләкин дәшмәде, чөнки чыннан да ахмаклык эшләде бит.

Аптыраудан Дамир “Эх!” дип сервантта торган түбәтәйне бәреп очырды. Ни күрсеннәр, бүлмә буйлап акчалар сибелеп очты, картның җыйган сәрмаясы шушында, түбәтәй эчендә булган икән.

Акча булгач, боларның түбәләре күккә тиде. Моны хәзер әйбәтләп юарга кирәк, җитмәсә, Дамирның туган көне. Монысы кыенлык тудырмады, Гришка тәрәзәсен ватып  машина урларга белә иде, утырдылар да киттеләр. Юл ыңгае күп итеп аракы, кабымлык алдылар. Бер матур урынны сайлап ял итә башладылар. Кызган саен ныграк тавышландылар, боларның кыланышларын өнәмәгән туристлар белән сугышып киттеләр. Һәм кемдер полиция чакырган.

Бер айдан суд утырышы булды. Һәм менә төрмә. Дамирны төрле сораулар биреп мыскыл итә башладылар. Тукмап ташларга  нинди дә булса бер сәбәп кенә кирәк иде шул боларга. Дамир тәмам югалып, нәүмизләнеп калганда камерада тыныч тавыш яңгырады.

- Сез Чыңгыз-Хан гаскәре кебек ябырылмый торыгыз әле, братаннар. Кеше әзрәк сулыш алсын, һушына килсен. Ә без карап карыйк, кем килгән, нигә килгән. Бу адәм дешевкага ошамаган, беръюлы өч статья чәпәгәннәр моңа, җитмәсә, ментлар белән сугышкан. Әйе, кемне дә сындырып була, чмо, йомышчы малай, коллар яныңда күп булганда яшәве рәхәт ул. Ләкин, мөмкинлек бирсәң, шулар кабыргаларыңа олы  пычак батырырга да күп сорамаслар. Мәгаен, нәкъ шундый уйлар белән, шундый мизгелне көтеп яшиләрдер дә алар. Ә дөнья көтү өчен дус-иш кирәк, братва. Менә бу егетнең ике иптәше рәшәткә артында, иректә дә дуслары калгандыр. Алар безгә кирәк булмасмы?

Олы яштәге, гәүдәгә зур булмаган Динар исемле шушы кешене тыңлагач башкаларның гайрәтләре шиңә төште. Чыннан да, гомерен төрмәләрдә үткәргән адәм үзенең салкын канлы булуы, кешегә тәэсир итә алуы белән күпмедер хөрмәт казанган шул.

Дамирның үзенең дә “хезмәт казанышлары” ярыйсы иде: кеше үтерү, җинаять төркеме оештыру, ментларга каршы сугышу. Зонада болар исәпкә алына иде.

Төрмә кешене ант иттерә торган урын. Дамир шушы еллар эчендә ничә тапкыр ант итте икән. Теге гөнаһсыз бабайны алар нигә үтерде? Гришаның кулына ябыша ала идеме Дамир? Әйе, ала иде. Алайса, нигә каршы төшмәде? Чөнки куркаклык күрсәтте. Әнә шул куркаклыгы аркасынңда  утыра бит ул. Димәк, башкача ялгышмаска кирәк.

Дамирга җай килде әле. Мәктәптән соң училищеда укып ташчы һөнәре алган иде. Ә биредә, төрмә ихатасы эчендә, бер бина сала башлаганнар икән, егетне шунда бигеләделәр. Болай түзәргә була. Аннары, Динар белән килешеп, аңлашып яшәве дә җанга тынычлык өсти кебек. Тик менә һәрвакыт тимерчыбык киртәләр, этле сакчылар арасында йөрүе кешене һәрнәрсәгә ачу һәм нәфрәт белән карарга мәҗбүр итә икән.

 Ничек кенә авыр булмасын, вакыт үтә торды. Төрмәдә ул сыгылып, сыдырылып нервылар аша үтә. Чәчләрне агарта, тешләрне төшерә, бит-күзне җыерчыклары белән ямьсезли, кешене бер елда биш елга картайта. Шулай да билгеләнгән срок тәмам булды, кайтыр көн җитте. Алда Дамирны рәшәткәсез күк, киртәсез юллар көтә. Барлы-юклы әйберен аркасына йөкләп, бәхетле адәм рәшәткәле капканы үтеп, олы тимер капкага юнәлде. Шунда Динар басып тора икән.

- Нишләп торасың монда, Динар абый, биредә тоткыннар йөри торган урын түгел бит?

- Беләм. Ләкин мин бит хронически зек, шуңа начальник бераз игелек күрсәтә, - дип моңсу елмайды иркәй. – Ә мин сине көтеп торам.

- Тыңлыйм.

- Хат язган идем. Син бит Башкортстанга кайтасың, шуны адресатына илтеп тапшырырга тырыш әле. Үтенеп сорыйм, Дамир. Минем өчен бу яшәү мәсьәләсе. Бары тик үз кулына тапшыр. Минем сиңа соңгы үтенечем шул.

Дамир хатны алып тиз генә түш кесәсенә яшерде.

- Ярый Динар абый, нәкъ шулай эшләрмен, тыныч бул, - диде дә егет шыгырдап торган авыр тимер капкага табан атлады. Артына борылып, соңгы тапкыр Динарның сагыш тулы күзләренә бер карарга уйлаган иде дә, тыела калды, ярамый.

Саумы ирек, саумы хөррият! Сәер бу азат дөнья, ничектер ныклап онытылган, шуңа да сәер.  Өстә номерлы куфайка түгел, ә, Динар әйтмешли, кешелеккә кия торган куртка, костюм. Вагон буйлап ике мент үтеп китте, инстинкт буенча Дамирның нервылары кыл булып тартылса да, тегеләре әйләнеп тә карамады. Кызык. Бәхет бу, бәхет.

Рәхәт уйларга бирелеп ята Дамир. Поезд тәгәрмәчләре авыр ритм яңгырата, араларны якынайта. Монысы күңелле, ләкин эш юк. Менә шулай бер хәсрәтсез ял итеп ятарга ничә ел хыялланган кичәге тоткын поездда эшсез ята торгач ялкып китте. Шунда Дамир кесәсендәге хатны исенә төшерде һәм кулына алганын сизми дә калды. Конверт ябыштырылмаган. Егет кызыксынып адресына күз төшергән иде, гаҗәпләнүдән әллә нишләп китте, конверт тышында таныш шәһәр, урам, йорт, фатир саннары. Ә иң соңында Дамирның әнисенең исеме Сәлимәбикә тора. Башлары әйләнеп китте, Динар абый минем әнигә хат язганмыни? Нишләп? Дамир аңа адрес бирмәгән иде. Аннары, ни өчен әнисенә? Гафу итегез, монда инде кеше хатын укымыйча булмый иде һәм егет дерелдәгән куллары белән кәгазь битен җәяргә тырышты. Салмак сүзләр, талгын сөйләм аны чит кешенең эчке дөньясына алып кереп китте.

«Исәнме зиннәтле вә гыйззәтле, назлылардан назлы, ягымлылардан ягымлы сөеклем Сәлимәбикә, - диелгән иде беренче юлларда. – Минем хатымны алгач аптырап китәрсең, бәлки, оныткансыңдыр да, исләргә дә теләмәссең, шулай да язам әле.  Хөкемханәдә җинаятьчегә соңгы сүз бирәләр, син дә миңа соңгы сүземне әйтергә хокук бир, кичерешләремне игътибар белән укы иде. Еллар бит аккан су кебек ага да ага, ләкин елга кебек диңгезгә түгел, ә аерылып ике тарафка китә. Синең язмышың, шикләнмим, оҗмаһка барып кушылыр, ә мин, миллионлаган, миллиардлаган гөнаһ үрчетүчеләр кебек, һичшиксез, тәмук казанына ыргытылган булырмын. Әле җан тәндә чакта олуг бер нияткә килеп, күңелемнең бар керләрен һәм серләрен ачып, сагышларыма буылып сиңа соңгы сүземне юллыйм.

Сәлимәбикә бәгърем, беләм, барсына да мин үзем гаепле, ләкин нигә шулай булды соң, һич аңлый алмыйм. Авырлы чагында мин сине ташлап киттем. Нәрсәдән качтым соң, үз язмышымнан, яман кылыкларым өчен Аллыһыбыз казасыннан яшенеп калып булмаганын аңламадым микәнни. Син мине исеңә төшермәсәң дә, гомер буе бәддога укысаң да хаклысың. Сиңа шуны гына әйтәсем килә, җиңел тормыш эзләп киткәнмендер инде. Тормышның бик рәхәтен таптым – гомерем төрмәләрдә үтте. Инде мин тешләре төшкән бабай кыяфәтендәмен.Элеккеге көч, дәрман күптән ташлап китте. Әле, рәшәткәле булса да, күккә карап уйланып ятам, озак та үтмәс рәшәткәле күкне дә күрмәм, кара гүрдә уйлана да алмам. Әйтәсе сүзем шул, ничек кенә авыр булса да, мине гафү итсәң, бәхиллек бирсәң иде. Беләм мин үз гомеремдә сиңа яхшылык эшләмәдем, бәхиллек сорарга да хакым юк кебек. Ләкин еллар узган саен йөрәгемдәге сагыш-сагынуларым арта бара. Ул инде ут булып яна, түзгесезгә әйләнде. Их, күзләреңә карап гафү үтенсәм үлсәм дә үкенмәс идем. Ләкин мондый бәхет миңа тимәс инде. Аллаһыма ялварам, ләкин гомерен яман юлда узгарган гөнаһ мәгарәсен ул ярлыкамас димен. Ә менә син икенче, син бит - алтын. Мин иң тәүдә синең алда гаепле, шуңа да ристаннар юлында күз яшьләремне тамыза-тамыза сорыйм, Саниябикәм, гөлем, бергенәм, миңа бәхил булсаң иде.

Хатымны сезнең яктан килгән бер игелекле адәмгә тапшырып юллыйм, барып кына җитсә иде дип телим.

Хуш минем югалган хыялым, мин белгән бердәнбер якты нурым!»

Дамирның хат тоткан куллары сәленеп төште.  Шула-ай, дип куйды ул аптыраудан, кешегә сөйләсәң ышанырлык түгел. Менә сиңа могҗиза, бактисәң, югалган атасы белән Дамир ничә ел буена янәш сәкедә йоклап йөргәннәр икән. Безнең исемнәр охшаган, шуңа күрә үзеңне якын күрәм, дигән иде карт зек, сәбәбе исемдә генә булмаган шул.

Хат тәмам аптырауда калдырды, авыртмаган башка тимер таяк булды, Дамир үзе дә бит әни янына кайтып күренеп торыргамы дип уйлап ята иде. Кем соң ул әнисенә, өзелеп көткән улымы, шатлыгы-таянычымы? Ун яшеннән аны санга сукмады, әнисе үзенекен сөйли башласа малай өйдән үк чыгып кача иде, булышмады, дөнья көтәргә ярдәм итмәде. Аннары улының шул хәлгә төшүе, күрше-тирәләрнең синең малаең бандит дип әйтүләре ана күңеленә шәфәгать өстәгәнме? Хәзер, гамәлдә инде бөтенләй ят кешегә әйләнгән Дамирны улы итеп кабул итә алырмы соң ул?

Үзе турында шундый фикер булганда Дамир үзеннән дә юньсез тагын берәүдән сәлам хаты алып кайтып бара. Анысы әнигә нигә кирәк? Егерме биш елдан соң табылган кирәкле кишер яфрагы. Юк, булмады болай, яле яңабаштан уйла, Дамир. Нигә әнисе аңа шундый исем кушкан? Әтисе исеменә охшатыпмы? Әгәр шулай булса, күңелендә шул чакта ук яхшы хис тамчысы калган булган. Ә хәзер, ярты гомер үткәч, рәнҗешләре эреп, Алланың бер адашкан колын үз янына сыендырырлык хәлдә булса? Вакыт – дәва, диләр.

Дамир колак салды, тәгәрмәчләр тавышы үзгәргән кебек, поезд чуен күпер өстеннән бара икән. Тәрәзә аша  тау башындагы атлы егет сыны күренде. Ул камчылы кулын югары күтәргән. Юк, аргамагына сугарга түгел, ә яшен тавышары чыгарып бер шартлатып, ачы итеп сызгырып каядыр очарга тели, ахры.

Вокзалга ике адым калган. Аннары Дамир, юл капчыгын иңенә асып автовокзалга барыр. Аннан инде туган җиренә ике-өч сәгатьлек юл кала. Ике-өч сәгать вакыт. Ә хатны әнисенә бирергә туры  килер, мөгаен. Кешенең үтенече бит, амәнәте. Соңгы сүзе, соңгы өмете.

                                        З.Мурсиев.

                                                

                                                                  

                                                

                                         

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: