Барлык яңалыклар
Әдәбият
26 июль 2022, 11:58

Үткәннәдән – киләчәккә!

 Кыйгы районы Үрге Кыйгы лицей мәктәбе стенасына  якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь Хәниф Кәримгә истәлекле мемориаль тактаташ куелды. 

Үткәннәдән – киләчәккә!
Үткәннәдән – киләчәккә!

Юк, чик түгел икән,

Канат куйса үлмәс җырга шагыйрь йөрәге.

Юк, җыр ташлап китми икән җирен,

Эчкән суын, туган төяген.

                                                                   ( Хәниф Кәрим).

      Еллар үткән саен арабыздан киткән шәхесләребезгә карата каршыбыз да, мөнәсәбәтебез дә үзгәрүчән, тагын да якынрак, тагын да истәлеклерәк  була бара. Аларга булган хөрмәт тере чакта җитмәүдән түгел, гомер-яшәү фәлсәфәсе шулай корылган. Андый исемнәр арабыздан күптән инде  китүләренә карамастан, тормышыбызның, яшәешебезнең якты маягы булып,  үз артларыннан якты киләчәккә әйдәп,  яшәүләрен дәвам  итәләр  халкына, иленә тугры хезмәт итүнең олы үрнәгендә калып, тарих битләрендә халык күңелендә калалар.  Башкортстан язучылары берлегенең иң өлкән  әгъзаларының берсе, Бөек ватан сугышы ветераны,  шагыйрь Хәниф Кәрим  шундый исемнәрнең берсе.

    Июнь аенда Кыйгы районы Үрге Кыйгы лицей мәктәбе стенасына  якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь Хәниф Кәримгә истәлекле мемориаль тактаташ куелды.  Яугир шагыйрьнең   батырлык  үрнәге белән  сугарылган эчтәлекле  сугышчан поэзиясенең сынын хәтерләтеп, мәктәпнең олы сыйныф укучылары, хәрби киемдә, почетлы караулда басып тордылар.   Бәйрәмдә  шагыйрьнең Уфада яшәгән кызлары Рәйсә, Роза, Гөлнаралар да катнашты. Тантаналы чараның кулминацион минутлары, тактаны ачу, аларга тапшырылды.  Кадерле кунаклар якташларына, укучыларга, укытучыларга  шагыйрьнең яңа чыккан китапларын бүләк иттеләр. Район җитәкчеләренә, оештыручыларга, мәктәп администрациясенә олы рәхмәтләрен белдерделәр. Шигъриятта үзенең остазы булган Х.Кәримнең бу истәлекле бәйрәменңә танылган шагыйрь , Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган жырлар авторы  шагыйрь Радик Хакимҗан да кайтып җитеп, чарага үзенчә бер ямь бирде. Хәниф Кәрим Үрге Кыйгының бу мәктәбен 1929-1930нчы елларда тәмамлаган булса, Р. Хәкмиҗан  шушы ук мәктәптә 1950 елларда аттестат алып, бай эчтәлекле тормыш юлына аяк баса. Р.Хакимҗан Х.Кәрим  турындагы истәлекләре белән бүлеште, остазына арналган шигырьләрен укып ишеттерде.

 

Авылымның тәүге шагыйре син,

Сулары саф шигъри чишмәңнең.

Асыл  сүзләр, энҗе- мәрҗен эзләп,

Нинди генә юллар кичмәдең!?

Кайчак атта, кайчак җәяү үттең,

Кыйгы белән Уфа арасын.

Озын юлда җырлар көйли- көйли,

Якты үрләргә син баргансың.

“ Сакчы җыры”,” Тантаналар” белән

 Күтәрелдең иҗат түренә.

Имәннәрне, хәтта, шаулаттың син

Калдың – һәрчак яшьлек илендә...

Җырларың бит яши бүген дә!

       Митингта яшьләрнең, укучыларның күпләп катнашуын хуплап, Радик абый киләчәк буын вәкилләрен, данлыклы якташыбыз Х. Кәрим кебек туган якны  яратырга, кирәк булса, батырларча яклашырга, саклашырга , укуда да сынатмыйча, тырыш булып, туган якны, туган илебезне тик яхшы эшләр белән генә куандырып торырга чакырды.

        Мәктәп укучыларының   “ Әй моңнары” исемле иҗат түгәрәгендә  туган телләрен  яратып өйрәнгән  талантлы укучылар Х.Кәримнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерделәр.

                          Х.Кәрим “Әй туган җир”.

                         Әй туган җир, күпме сөйдем,

                         Ызаларың күпме татыдым,

                         Күз яшьләрен түгеп бозлы юлга

                         Азмы ишекләрне шакыдым. 

                          Азмы йөрәкләрне шакыдым...

 

                          Мәхәббәтем мәңге калмас, беләм,

                          Мин үзем дә түгел үлмәс зат

                          Ә тик синең өчен бер гомердә

                          Мин үләргә әзер мең кабат

                          Бу туфракта берчак мин туганмын,

                          Шул туфракка кире кайтырмын.

                          Көзен яфрак булып коелырмын,

                          Язын чәчкә булып атармын.

 

     Киләчәк буынны патриотик тәрбияләүдә зур урын тоткан Х.Кәрим исемен мәңгеләштереп, мәктәп стенасына куелган бу мемориаль тактаташ һәрчак, шагыйрьне оныттырмыйча, искә төшереп торыр дигән сүзләр дә әйтелде.            Кыйгы җиренең горурлыгы итеп ике шагыйрь әзерләгән  бу мәктәп бүген дә илебезгә, халкыбызга, милләтебезгә  танылган шәхесләр әзерләве белән дан тотып,  куандырып тора.

       Мемориаль тактаташ ачу тантанасында район һәм Кыйгы авылы хакимияте вәкилләре дә  үз чыгышларында, илләр тыныч булып, егетләребезгә мондый истәлекле такталарны бары тыныч тормыштагы уңышлары өчен генә куярга насыйп булсын дигән теләкләрен белдерделәр.

                      Нигә килгән өчен бу дөньяга,

                     Юк, үкенмәм, дускай, үкенмәм.

                     Йөрәгемнең барлык сүнмәс утын

                     Мин калдырам җиргә үземнән.

Әгәр җирдә шулай кала икән,

Һәрберәүнең йөрәк кисәге.

Иртәгәнең таңы тизрәк атар,

Һәм яктырак булыр кичәге.

Тантананың соңгы минутларында шагыйрь Х.Кәрим сүзләренә һәм  туган авыл турында матур җырлар яңгырады, истәлекле фотога төшерүләр оештырылды.

 Язманың авторы, тантаналы чараны оештырып, алып баручысы Үрге Кыйгы авылы лицей мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенрусия съезды делегаты,(27-29.06.22.Казан) РФ Мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре Хөрмәтллина Җәмилә Шәфәгать кызы.

Үрге Кыйгы авылы. 03.07. 22.

 

Үткәннәдән – киләчәккә!
Үткәннәдән – киләчәккә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: