Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 июль 2022, 19:34

Бәхетле әрлән яки әрлән бәхете

Тавыкларга дигән бөртекле тәмлекәч тутырылган зур мичкәгә менә бу матуркай нинди җаен табып төшкәндер, белмим.

Әрләннәр үз гомерендә нәрсә турында хыяллана дисез? Әлбәттә, бодай мичкәсенә төшеп, рәхәтләнеп бодай белән сыйлану турында. Аны төшләрендә дә күрәләрдер әле... Менә шушы әрләнханның хыялы тормышка ашканы хакында бәян итим әле.
Тавыкларга дигән бөртекле тәмлекәч тутырылган зур мичкәгә менә бу матуркай нинди җаен табып төшкәндер, белмим. Күрмәдем. Тимер мичкәнең яртысында гына калган тәмлекәйнең исен сизде микән, әмма җаен табып, ничектер шунда сикергән инде.
Бер тәүлек туйганчы бодай ашап сыйланды ул анда. Уңга караса да бодай, сулга караса да... Хөррият!Менә бүген инде шушындый җайланмага утыртып, урманга ук чыгардык бәхетенә исергән әрләнне.
Шунда рәхәтләнеп төзесен инде җир асты келәтен. Әллә ничә бүлмәдән торган келәтендә, аерым бүлмәдә бодай, тагын аерым бүлмәләрдә борчак, чикләвек, ап-ак итеп тазартылып тәртип белән өелгән тамырлар бар дип, әтием сөйли иде бу уңган кимерүче турында.
Бу җәнлекнең тырыш, уңган, кышка әзерләнеп запас җыюы электән үк аңа карата миндә соклану тудырган иде.
Ни кадәрле матур булса да, келәтен басуга, кырга төзесен инде әрләнкәй. Шуңа машинага утыртып, авылдан еракка илттек тә инде.
Тәпиләре биш бармаклы, кеше кулы сыман. Авызын гел ике куллап сөртеп тора. Ыспай. Амин тоткандай кушучлап битләрен сыпыра. Ике кулын күкрәк тәңгәленә куеп, арт аякларына басып үрелеп карап тора. Карашы мәгънәле, сынаулы. Кара бөртек күзләре белән җанның эчен күзәтә диярсең...
Кунак ике көнлек кенә була. Табигатькә кайтып, шунда яшәсен.

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас: