Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 июнь , 14:52

Моң

Заһит пенсиягә чыккач, әти-әнисенең авылда буш торган йортына бөтенләйгә кайтып китте. Дашасы аның белән кайтмады. 40 ел бергә яшәп, ике ул үстергән хатыны: "Авыл җиренә кайтырга мин исәр түгел", –дип кырт кисте.

Моң
Моң

Заһит пенсиягә чыккач, әти-әнисенең авылда буш торган йортына бөтенләйгә кайтып китте. Дашасы аның белән кайтмады. 40 ел бергә яшәп, ике ул үстергән хатыны: "Авыл җиренә кайтырга мин исәр түгел. Асфальтлы урамнарымны ташлыйсым юк. Кайтасың килә икән, алдыңа ак скәтер җәелгән. Малайлар башлы күзле булды. Мин сине көчләп тотып торалмыйм", –дип, кырт кисте. Дима белән Миша хатыннары белән бәхетле яшиләр. Ә нигә Заһитка җиденче каттагы таш стенаны саклап утырырга? Дашасының һәр якшәмбе чиркәүгә барасы бар, безнең татар авылларында, әлбәттә, мәчетләр, тирә-якта күрше рус авыллары да юк. Заһитларның авылы бәләкәй генә, мәчет түгел, өйләр саны да дистәгә тулмый инде хәзер. Ә Дашага чиркәү кирәк. Дамир белән Мәҗит дип йөртә иделәр әти-әнисе исән чакта Заһитнең улларын. Дашага, әлбәттә, ошамады бу исемнәр. Авылга сирәк кенә ире белән улларына ияреп кайтса да, бианасының әлеге исемнәрне кабатлап йөрүен яратмады. Кычкырып, ризасызлыгын да белдермәде, әмма шәһәргә кайту белән чиркәүгә барганда улларын үзе белән ияртеп барыр булды. Заһит әнисенең: "Улым, яратам дидең, өйләндең, бер сүз әйтмәдек. Улларыңны, зинһар, чукындырмагыз инде. Бәлки, киленне тыңлата алырсың, безнең нәселнең каны ага бит сабыйларда", –дип, әнисенең көрсенгән чакларын еш исенә төшерә.
Кайтты Заһит. Сыерчыклар яңа кайтып, ояларын тазарта башлаган мәлгә туры килде аның бетеп кайтуы. Әтисе утыртып калдырган йорттагы пар юкәдә, сыерчыклар бөгелеп-сыгылып, туган якка кайту сөенечен җырларына салган көн иде. Ихата-йорттагы кар эреп бетмәсә дә, бәпкә үләнле сукмак ачылган, урамда ерганаклар узыша-узыша йөгергән вакыт иде. Кояш нуры капка такталарын җылыткан, өйне көпләп алынган такталар да кояш җылысына изрәп утырган чакка туры килде Заһитнең кайтуы. Әтәч кычкыруы, тавыкларның йорт тутырып йөреп, канәгать кыткылдаулары гына җитми, дип уйлады ул, бикле торган капканы тутырып ачып кергәндә. Йорт-ихатада ниндидер олы сабырлык җәелеп, кайтучыны зарыгып көткәнлеген дә Заһит эчке тоемлавы белән сизеп алды. Мине көткән туган йортым! Көздән үк, пенсиягә чыккан көнне үк кайтып китәсе булган. Ул шулай уйлап, бикле өй ишеген ачты. Кайчандыр шау-гөр килеп торган әти-әни өе бай тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакалдай, тынып калган да, сабырлык тарата. Бу сабырлык, таралмый да кебек, олы сагышка әйләнеп, һавада эленеп тора сыман. Аны кул белән тотып, бармаклар белән капшап та буладыр төсле... Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары әнисенең акшарлап куйган миченә төшеп, өйгә таралган, җылылык тутырган. Гүя язгы кояш кышкы салкыннан туңган бүрәнәләрне эретә, бүлмәләрне нурландыра иде. Сумкаларын ишек төбенә генә куеп, каралты-кураларны барларга чыкты Заһит. Барысы да үз урынында. Бөтенесе дә шул килеш. Өй эчендә кыштырдап йөргән анасы гына юк. Абзар арасында сарыклары янында мәш килгән әти кеше дә күренми. Алардан калган хатирә сыман бер моң гына өйдә дә, ихата-йортта да эленеп тора. Шул сагыш моңы җанны өтеп, күңел кылларын берәм-берәм тартып чиертә. Бу кичерешләр авыр, тамакка төер булып утыра... Пар юкә башындагы сыерчыклар гына, тормыш дәвам итә, Заһит, исән генә бул, йөрәгеңне сакла, син ялгыз түгел, безнең булганны онытма, хәзер, берничә көннән бар дөнья яшеллеккә күмелер, бүрткән бөреләр шартлап ярылыр, безнең моңны сандугачларның өзелеп түгелүе алыштырыр, һәр көннең үз яме, һәр иртәнең үз сере бар, әтиең белән әниеңнән, ата-бабаларыңнан калган якты дөнья, авылың зарыгып көтеп алды сине, безнең ничек сөенгәнебезне белсәң, китмә генә кабат безне калдырып, ятим итмә нигезеңне, туган туфрагыңны, безне, дигәндәй, бөгелеп-сыгылып үз хәбәрләрен тезде.

 

Заһитларның өендә кичен ут кабынды. Ничә ел моңаеп утырган ызба шатлыгыннан, йөзе алсуланып киткән сылукайдай, тәрәзәләрен балкытып тирә-юньгә яктылык сирпеде. Төнгелеккә суытып, көндез йомшарган, епшегән кар да кап-каты булып туңып китте. Сыерчыклар салкыннан чирканган кебек, җилкәләрен җыера төшеп, ояларына посты. Тузанын кагып кереп, әнисенең түшәк-ястыгыннан кабартып урын җәйде. Әллә туган якның һавасын сулап туйды, әмма Заһитның ашыйсы килмәде, үзен көчләп дигәндәй чәй генә эчеп алды. Йокы басты аны, юрганын ябынып, башын ястыгына терәү белән эреп тә китте.
Ә төшендә ихата тулы кош-корт, ап-ак йонлы сарыклар, җилене тулган сыерлары арасында әти-әнисенең мәш килеп йөргәнен күрде ул. "Улым, рәхәтләнеп эч әле, яңа гына савып алдым", – дип, әнисе аңа мөлдерәмә тулы бидрәле сөт тоттырды. Әтисе ат арбасыннан сусыл ямь-яшел печән бушата. Таң белән болынга кайчан барырга өлгергән диң! Заһитка елмаеп карады да ат сбруйлары торган җирдән, җыйнак итеп уралып куйган дилбегә суза. Кадерлеләренең исән икәнлекләренә төшендә аптырап ышанып, Заһит нишләргә дә белми сөенеп, елмая. Шунда ук ике күзеннән дә куаныч яшьләре агып төшә. "Ела, балам, ела, күз яшьләре күңелдәге юшкынны эретә ул. Шатлыктан еласаң да ярый, үзеңдә тотып калма, оялма", – ди. Ә пар юкәләрендә җәй көне булса да, сыерчыклар талпынып-талпынып сайрап утыра. Рәхәт канәгатьлектән кисәк күзләрен ачып җибәрсә, Заһит үзенең җылы ястык-түшәктә, туган йортында берүзе ятуын аңлады. Төшеннән җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеген эләктереп өненә алып чыккандай, әйтеп, аңлатып бетерәлмәстәй бер ләззәт тойды ул. Иртәнге кояш булса да, җылы нурларын шул яктагы өч тәрәзәгә учлам-учлам итеп сибә иде.
Өч ел элек әнисеннән калган юкә яркадан чырагач телде. Сак кына тотынганлыктан, әнисе телеп йөрткән бу чырагачның әле яртысы бар. Анамның кул җылысын саклый дип, калганын мич башына алып куйды. Кичтән кертеп куйган кибеп шалтырап торган юкә утын яркаларын плитә-казан астына да, олы мичкә дә тезеп салып, алты дистәсен тутырып, ары киткән авыл малае шырпысын сызып, учакка ут токандырды. Казан астындагы һәм олы мичтәге учакның күңелле чыртлавы әти-әниле вакытны, өйдә тормыш гөрләп торган чакны хәтерләтте. Бу авазларны бәләкәй генә чактан ишетеп үскән Заһиткә әлеге мәлдә шушы мичтән дә кадерле нәрсә булмагандай тоелды. Бердәнбер җанлы хатирә булып мич калган ләбаса өй эчендә. Аның шулай учакны җырлатуы, учак тавышы балачак моңы булып яңгырады һәм үткәннәрдән рәхмәтле сәлам тапшыргандай тоелды бу мәлдә.
Мич күзгә күренеп тиз җылынды. Хуҗасын ямансырап утырган, әнә утын яркаларын ничек серләштертеп, чарт та шорт яндырта, яхшы итеп тарта әнисенең миче. Ул да булмады үзләреннән урам аша чапрыш кына өйдә яшәүче Сәлиха әби капканы ачты. Күтәрмә-болдыр баскычларыннан уһылдап-уфылдап күтәрелеп килүче әбекәйне Заһит күрешергә дип, ике учын алга сузып каршылады. "Иии күрше, рәхмәт яугыры, кайтып җиттеңме ни? Морҗагыздан чыккан төтенне күреп кердем. Кичә иртә яткан идем шул, ут та алып тормаган идем. Күрми калганмын, балакаем, кайтканыңны да. Быел иртәләгәнсең. Бәрәңге утыртыр, бакча сөрер вакытларга гына көтә идем бит сине. Менә Сәлиха әбиең дә, ризыгы бетмәгәч, быел да сине исәнлектә каршы алдыыы", - әбекәй хәле бетсә дә, тизрәк сүзләрен сөйләргә ашыкты. Өйгә керү белән, бу ызбаның кыйбласы кайсы якта икәнен гомер буе күрше торып, канына сеңдергән әбекәй, утыргычын үзе теләгән урынга шудыртып: "Иии балам, рәхмәт, кайткансыыыың! Кая, нигезгә, атаң-анаң рухына дога кылып алыйк. Догалы нигез булды балам бу йорт гомер бакый...", – ихласлыгы һәр сүзеннән саркып торган әбекәй догаларын кабатлады. Рухларга багышлап дога кылып, Аминен тотты. Заһит тә, канәгать булып, битен сыйпады. Әбекәйгә дип алып кайткан олы каплы һинд чәен, чәчәкле яулыгын тапшырып: "Алма әбекәй, яшә әле, яшә шулай безне шатландырып. Урамыбызның яме бит син. Исән генә була күр. Кышларны ничек чыктыгыз?" –диде әбекәйнең аркасыннан кагып. "Урамыбыздагы өч йортның тәрәзәсендә генә ут яна инде хәзер балам. Мин 90га җитеп киләм. Зәки малайлары шул салгалаштырып яталар инде. Ут-фәлән чыгармасалар ярар иде дип, куркып кына торам. Диләнең, балам, Яңа ел алдыннан Закиры үлеп китте. Теге яман чир диделәр. Әле бик рәхәт пар яшиләр иде. Сөтеннән-каймагыннан өзмиләр иде, балакайларым. Дилә карап йөрде инде, балам, кыш буе. Коемның суы бетте бит, кышкы челләдә. Дилә Фәрхетдин чишмәсенең суыннан өзмәде, балам. Мунчага да кереп алып йөрде. Әбекәем, ярый, син бар әле дигән була. Мин аңа мәшәкать кенә дә бит инде... Бәбекәем, тавыкларым җырлый-җырлый салган язгы йомыркалар алып кердем. Сытып та пешер, йомры килеш тә, яме. Иң файдалы вакыты авыл йомыркасының. Бабаң, рәхәтләнеп, чи килеш эчә торган иде аларны. Бер чиргә дә бирешмәде бит шуңа. Сәндерәдән егылып төшеп имгәнеп кенә җан бирде шуул бабакаең, балам. Инде аның үлүенә дә унтугыз ел була, иии дөньялар, әле генә килен булып төшкән идем бит...", – диде әбекәй, җыерчыкланып беткән кулларының аркасы белән җыерчыклы йөзе буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп.
Сәлиха-Алма әби чыгып китмәгән иде әле, кулына кабарган икмәк камырлы ике таба тоткан Дилә килеп керде. "Заһит яшьтәш, кичә машинаңның капка төбегезгә килеп туктаганын күрдем, ял итсен юлдан соң дип, кермәдем, борчымадым. Маладис, иртүк мич ягып җибәргәнсең! Кичә әпигә баш ясап, изеп яткан идем. Таң белән яхшылап басып кабарттым да, ике табасы синең пичеңдә әпи исләре чыгарып пешсен әле дидем", – илгәзәк хатын Алма әбинең иңнәреннән генә сөеп алды да, шул ыңгайга кәбәркә-почмакка кереп тә китте. "Яшьтәш, мичең узып килә ич, әйдә, кисәвен ваткалап, кузларын күмер чиләгеңә салып куям. Йөзе килергә кузлы күмерен әзрәк калдырырмын, Алма әби, башыңа ис тимәсме?" – шулай сөйләнә-сөйләнә табадагы икмәкләрне узган-булган мичкә тыгып та куйды. Әз генә сөрем исе белән өйгә тәмле икмәк исе чыгып, бөтен өйне тутырып тарала да башлады.
"Диләкәй, хәлләрегез ничек, кышны ничек чыктыгыз? Сезгә кайгы килгән икән... Мәҗит абыйның урыны оҗмахта булсын инде", – Заһит, мич артыннан әпи тыгып чыккан Диләгә шулай дип эндәште. "Әйе, үзеннән 15 яшькә кече булгач, гел синнән алда үләм инде мин дия торган иде, мәрхүмкәем. Китте инде менә... Дүрт ел шул яман белән көрәштек тә соң, җиңә алмадык инде. Яңа Зиреккә мендердек, туган авылы зиратында, ата-анасы кабере янында гына җирләдек. Шул авылдан иде бит ул. Карт кыз булып, әтәй-инәйләр үлгәч кенә кияүгә чыктым бит мин аңа, өемә килеп керсә дә, кердеш-килмешәк кебек булмады, җанын биреп көтте дөньябызны. Егерме ел егерме көн кебек тә булмады, күз ачып йомдым мени... Тәүге хатынының балалары да гел үзебезгә кайтып йөрде. Әле дә җәй кайтабыз дип, көн аралаш хәлемне белеп звонить итеп торалар...", – сүзләрен, тормыш бит ул, бер аптырарлык җире юк инде дигәндәй, Алма әби янына килеп утырды. Әбекәй сүзгә кушылмыйча, үзалдына ниләрдер уйлап-кичереп, Диләнең сүзләрен җөпләгәндәй башын селкеткәли биреп утырды. "Иртәләгәнсең быел, Заһит, аяк асты киптерүгә генә кайта идең бит әле? Әллә сагынуыңа чыдый алмадыңмы?" – эчкерсез Дилә авыл апаларыдай, уратып-нитеп тормый, турыга ярды да салды уйларын. Сабырлыгы, сүзләрен үлчәп-уйлап сөйләшүчәнлеге, ипле холкы белән электән үк күршеләренең ихтирамын яулаган Заһит: "Бетеп кайттым, бөтенләйгә. Даша шәһәрдә калды. Бөтен байлыгым ике сумкама сыйды. Мондагы байлык чакырып кайтарды мине. Капкадан килеп керүемә сыерчыкларым шатланышып каршы алды. Атам-анамның нигезе. Менә сез дә минем байлыгым-якыннарым", - дип, үзенә хас булмаганча, шәп-шәп сөйләп, тезеп алып китте. Алма әби белән Диләнең бу сүзләрне ишетеп, күзләрендә бәхет чаткылары уйнады. Сүнеп барган авылга Кеше кайткан! Бөтенләйгә! Бу бит – бәхет! Өстәвенә, күрше җанлы, барасы җиреңә алып барып килердәй машиналы, акыллы, эчеп, теге исерек малайлардай түгел инде, дөнья көтә торганы кайткан, бөтенләйгә. Авызларын ачып дигәндәй бу сүзләрне кабул иткән күршеләрнең Алма әбекәе хәбәрне эләктереп алып: "Хәерле сәгатьтә, балакаем, уйларың изге икән! Хуҗасыз торган каралты-өй чүңкәя, туза бит ул, балалар, ииии шушы көннәрне күрер көнем дә бар икәәән. Инде үлсәм дә үкенмим дисәм, юк, балалар, яшисем килә әле минем. Авылыбызның сүнгән утлы тәрәзәләрендә яңадан утлар кабыну бәхетен күреп, кичереп яшисем килә. Иии Заһит балам, рәхмәт инде яхшы хәбәреңә", – әбекәй урыныннан кузгалып, нигез хуҗасының аркасыннан үрелеп сөйде. Дилә эндәшүен әллә артык дип санады, әллә күзеннән агып төшкән яшьләрен күрсәтмәскә тырышты, өстәл янында чәшкеләр рәтләде, яңа пешәчәк әпекәй белән чәй эчәр өчен табын хәстәрләде. Күршеләргә өйрәтеп торасы юк, бу өйдә нәрсәнең кайда ятканын алар бик яхшы белә. Заһит та сумкасыннан әлегә кадәр чыгарылмаган шәһәр күчтәнәчләрен өстәлгә китереп сала торды. Электр самавыры шаулап кайнап чыкты. Мичтән чыккан пар икмәк мендәр өстеннән урын алды. Күршеләр рәхәтләнеп сөйләшеп-чөкердәшеп, кулларына эссе икмәк яркылары тотып, тәмләп-тәмләп чәй эчте.
Күршеләрне озаткач Заһит мунча ягарга хәстәрли башлады. Үткән җәйне артык зур булмаган мунча салып куйды ул. Алма әбисе Заһитнең эшләп йөргәнен карарга көненә әллә ничә тапкыр кереп чыга иде. "Курчак өе булды бу, балам, курчак өе. Элек бер урамга бер мунча дигәндәй, анысы да җир мунча, шуны алмашлап яга идек. Кара сөремгә батып беткән җир идәнле мунчада аяк астына юкәдән төшереп алынган, мунчалага дип батырып, мунчаласын куптарып алган кабыкны җәябез дә, и рәхәтләнеп керә идек инде. Ярты урам бала-чагасын чабып бирә идем, улым. Нык чаклары бар иде әбиеңнең. Агач көленнән селте әзерләп, киемнәребезне дә юабыз, үзебез дә ышкына идек шуның белән, сабыннар юк дәрәҗәсендә иде шул, балакайлар... Кытлык заманнар иде шуул, мондый мунчалар булсааа", – дип сөйләнә-сөйләнә дә әкрен генә атлап, кулын артка куеп тагын чыгып китә иде. Соңыннан я яңа бәрәңгесен йомры килеш кенә пешереп, я пешкән йомыркаларын күтәреп кереп сыйларга да үзенчә тырышты. Заһитнең каен миллегенә әрем, бөтнек, юкә чәчкәле ботаклар кушып бәйләгәнен дә хәйран калып карап тора иде. "Балам, без зәңгәр мәтрүшкә кыстырып бәйләсәк, шул зур куаныч иде", - дип, чишмә буеннан кочагына салып мәтрүшкә дә кайтарып бирде. Әбисенә дә унлап кием миллек кертеп бирде шуннан соң Заһит, рәхәтлән әбекәем, кыш буе мунча кергәндә мине искә алырсың дип.
Курчак өе дигән мунча, чынлап та балкып тора. Кичә генә кереп, бикләп чыгып киткәнме ни! Сап-сары такталы ләүкәләре, сап-сары, өр-яңа шома идәннәре, бәләкәй генә утыргычларына кадәр килешеп, мунчага төс биреп тора шул. Әтисе күркәмлеккә өйрәтте бит, эшләгән эшең көлеп торсын, кулыңда пычкы җырлап, балта биеп торсын, кемнеке дигәндә, атаң улы дисеннәр, дип өйрәтте ул бәләкәйдән үк эшкә. Миче дә яга торасың, керә торасың дигәндәй. Элек бит, кирпечтән чыгарылган мичтәге ташларның җылынуын, олы казандагы суның кайнарлануын көтеп, томалап, керә башлаганчы өч сәгатьтән дә ким үтми иде. Тимер мич авызын идән тигезлегендә урнаштыргач, идәннәре дә, Алма әби әйтмешли "май" була. Суны аягочлары үзләренең, бакча артыннан гына агучы инештән ташыды ул мунчага. Кар суы белән тулыланган инеш гөрләп ага. Тирә-як яшәреш кичерә. Бүрткән бөре исләре һаваны тутырып, кояш нуры төшеп, парланып, дым таратып ятучы чирәм исе башны әйләндерә. Биектә, бер нокта булып кына, сабан тургае моң түгә. Кар суларының ашыгып-ашыгып агуы, янә балачак, әтиле-әниле мәлнең моңын әллә кайлардан уратып ук алып килеп җиткерә дә, алга ашыгып йөгерә. Вакытны куып тотмакчымы әллә, агым су? Ашыгып-ашкынып үткәннәрне куып җитәр иде дә, кирегә, ай-ваена куймыйча, кирегә алып кайтыр иде. Рәхмәт, сезгә ярсу сулар. Безнең өчен кадерле булган газизләребезне вакыт үзенә ияртеп, кире кайтмаска алып китә шул... Табигатебез – алар турында хатирәләр җыеп, үткәннәрнең моңын туплап, саклап торучы кадерле могҗизабыз инде. Дәртләнеп-дәртләнеп ташыды Заһит шушы уйлар моңына бирелеп, пар бидрәсенә кар суларын мөлдерәмә тутырып әллә ничә мәртәбә төште инеш буена. Кар суы мең дә бер сихәткә ия, улым, ди торган иде анакае. Йомшаклыгына һушлары китеп, күмер самавырына салып чәен дә куеп эчерә иде ул кар сукайларыннан. Электр самавырын "бүрәнә чәе" ди иде, кар суы күмер самавырын ярата, балам. Сөтле мәтрүшкәле чәйне баллап торып эчсәң, кара карлыган ботагын да чәеңә салып җибәрсәң, яңа тугандай буласың да куясың инде дип, сөйләнер иде, мәрхүмәкәй. Җиде көн рәттән кар суы белән мунча ягып керсәң, җитмеш җиде яшькә кадәр бер чир дә күрмәс кеше дип тә өсти иде. Авыл тормышының ләззәте мунчадан башлана.
Казан-плитә астына ягып, әнкәсенең яраткан чуенына итле ашын салды. Ул кайнап чыгып, аш турталарын ипләп алганнан соң, салмак кына кайнап утырырлык итеп, чуенны өскәрәк алып куеп, кар сулы-сихәтле мунчасына китте шәһәрдән бетеп кайткан нигез хуҗасы. Рәхәтләнеп юынып чыгыйм да, аш пешүгә Алма әби белән Диләне дә могҗизалы мунча керергә чакырырмын. Күрше хакы – Аллаһ хакы дип, кабатлый иде анасы аның.
Заһит кызарып-пешеп сихәтле мунчасын кереп чыгуга, Алма әбисе белән Дилә кереп тә җитте.
Әбекәй ике як култык астына әтәч һәм тавык кыстырган, ә Дилә бер кулына чиләге белән бодай, икенче кулына сөтен-катыгын салган төенчек тоткан. "Улым, чык әле, көздән ике әтәч калдырган идем, кышны имин чыктылар, берсе синең бәхеткә булган, рәхмәт төшкере. Йортыңа җан кертеп рәхәтләнеп кычкырсын әле әтәч. Район үзәгенә барып, тавыкларын тагын алып кайтырсың соңыннан... Йомыркага баетырлар..." – сөйләнә-сөйләнә абзар эченә кошларны кертеп тә җибәрде әбекәй. Дилә, кулындагы чиләгеннән савытка бодай бушатып, әтәч гаиләсенең алдына куйды.
"Вакытлы йөрисез, мунчага барыгыз, күршеләр, хәзер үк!" – диде алар янына чыгып баскан Заһит. "Ииии улым, курчак өен ягып та өлгердеңме ни? Әйдә, Дилә, күрсәтим әле, чын хуҗалар нинди булганын, куллары алтын бит минем Заһитемнең", – дип, кеткелдәп, Диләне куфайкасы җиңеннән тартып дигәндәй, әбекәй үзе белән ияртте.
Заһитнең авылга кайтуына да инде атна-ун көннән артты. Ташып аккан кар сулары тынып, тау битләре яшькелтем чирәм белән каплана барды. Урамның асфальтсыз юллары саркып кипте. Сукмаклар такырланып, аннан ялан тәпи йөгерәсе килә иде. Чишмә буена төшкәндә тыкрык буенда баш төртеп, рәт-рәт тезелеп утыручы кара-яшел кечерткәннәр дә яз исенә үзләренең өлешен кертте. Алма әби биргән әтәч һәм тавык Заһитне көн дә бер йомырка белән бүләкләп килде. Кичә әбекәй белән Диләне утыртып, машинасында җилдереп кенә район үзәгенә дә барып кайттылар. Алар икесе дә берәр капчык ак он алды. Алма әби базарда тавык сатучылардан үзе сайлап, ун чуар тавык алдыртты. "Яшь тавыклар болай да күкәй сала башлаганчы ике-өч атна түл җыялар, бигрәк матурлар, алабыз гына", – диде ул. Авылда магазин булмагач, бер килгәндә дип, кирәк-яракларын сатып алып җыйгач, Заһит күршеләрен кафега алып кереп сыйлап та чыгарды. Алма әби ят ризыклардан авыз итеп: "Улым, ристаранга кергәнем юк иде, бик тәмле әзерлиләр икән бит монда. Рәхмәт инде, гомер күрмәгәнне, зурладың", – дип, рәхәт кеткелдәде. Үсмер чагыннан колхоз бозаулары карап, күрше авыл фермасының юлыннан башка "дөнья" күрмәгән әби кафены - ресторан дип, үзен патшабикәләрдәй хис итеп утырды шул. Дилә әкрен генә, артык сөйләшеп бармыйча, сүзгә сирәк кушылды. Әллә нәрсә, соңгы көннәрдә боегыбрак йөри ул. Заһит кайткан көннәрне яшьтәш дип, ачык итеп, аһ итеп сөйләшсә, соңгы вакытта нигәдер сүзгә әз кушыла. Аның урынына Алма әби: "Әллә нәрсә эшләдең әле син, Диләкәем, күңелләрең төшеп тора. Авырмыйсыңмы, берәр җирең авыртамы әллә?" – дип, аналарча хәстәрлекле итеп эндәшеп кенә тора. Дилә: "Юкчы", – диюдән артмый. Күңелен ирен юксыну, ялгызлык борчулары өтәме соң. Заһит ни дисен инде, хатын-кыз күңеленә кагылып, рәнҗетермен йә дип, Алма әбигә карап, мондый вакытларда сабыр гына елмая.

Үзе алып кайткан кишер, чөгендер орлыкларын барлап, Заһит бәләкәй бакчадагы яшелчә түтәлләрен дә йомшартып чыкты. Бәрәңгегә дип бакча сөрү эшләре башлангачы, суганын да төртте, яшелчәләрен дә чәчеп куйды. Тавыклары янында батыр булып йөргән әтәч, таңны сәламләп иртүк авыл өстенә сөенечле оран сала. Аннан күршеләренең әтәчләре белән узышып-ярышып, яңа туган көнне котлый-котлый бергәләшеп кычкырыша башлыйлар. Кояш төшкә табан күтәрелә башлагач, хуш исле печәнле ояларына ап-ак йомыркаларын салып кую бәхетеннән, бөгелә-сыгыла кыткылдый башлыйлар. Яңа гына йомырка сала башлаган яшь тавыкларга тормыш сабаклары биргәндәй, Алма әбинең ак тавыгы алар арасында горур гына йөреп тора. Әтәч тә төсләре туры килгәнгәме, әллә әбекәйдән бергә бирегә килеп кергәнгәме, чуаркайлар яшь булса да, үзенең ак тавыгын якынрак күрә, үз итә төшә. Сыерчыклар инде Заһит авылга кайткан көннәрдәгечә ялтыр-кара йонлы муеннарын суза биреп сайрамый. Аналары йомырка басып утырып, йомырка борынлатып чыгарган сабыйларын селәүләр алып кайтып сыйлый. Ата сыерчыкларның да җырлап кына йөрер вакыты кыскарды – гаиләне карарга, саескан-фәләннән ояны сакларга, күзәтергә дә кирәк. Моңадан да артык җанга тансык моң була аламы? Авыл баласының бишек җыры кебек, тәүге көннәреннән үк тыңлап үскән илаһи җир моңы, табигать моңы бит бу! Тыңлый гына, күрә генә, ишетә генә бел аны...
Алма әби кереп: "Балалар, җир җитеште, безнең авыл тау култыгы кебек утрау ясап утырганына игътибар иткәнегез бармы, улым, бакчалар җитеште, җилләде бит. Бүген туфракны йомарлап, атып бәреп караган идем, чәчелеп китте, укмашып калмады, бәрәңге-бүлбеләрне утыртыйк, җир-анакаебызның күкрәгенә салыйк. Ризыкка насыйп итеп, яңа бәрәңгеләр дә авыз итәргә язсын. Кая, Диләгә дә кереп әйтим әле менә шушыларны", – дип, аягындагы эрзинкә-галушын сөйрәтә биребрәк, титаклап атлап чыгып китте. Картайды әбекәй, картайды. Берүзе генә калды бит инде очларында игелекле әбекәй, чордашлары үлеп бетте. Безне дә кайгыртып йөри бит әле, рәхмәт яугыры, дип аның артыннан яратып карап калды Заһит.
Иртәгәсе көнне таңнан торып, үзенең мотоблогы белән олы бакчаларын йомшартып, сөреп чыкты ул. Аннан Алма әбисенең бәрәңге бакчасын сөрде. Әбекәй, эт эчәге тамырларын җыеп, кулындагы чиләгенә салып, мотоблок артыннан йөрде. "Менә хикмәт, без бәләкәй чакта инәйләр сыер җигеп җир эшкәртте. Әле үзем кияүгә килгән илленче еллар башында да үгез җигеп сөрде абзыйлар, абзаң белән Имән тау астыннан чытыр утын алып кайтырга үгез җигеп йөрдек. Менә заманнар", – дип, Заһиткә сокланып, туктаплар карап-сокланып торды. Эш бетүгә, аш өлгерде дип, Дилә күршеләрен кереп алды. Әлбәттә, чират аның бакчасына иде. Аруның нәрсә икәнен дә белмәде Заһит. Кайтмады бит Дашасы, шундый оҗмах табигатьле авылның рәхәтен, ләззәтен кичерәсе килмәде. Һәр кешенең үз фикере, теләми икән, нишләтсен инде аны Заһит. Яшәсен шул шәһәрендә! Өчәүләшеп, Диләнең табын артында тукмачлы аш ашап утырганда, хуҗабикәнең үги кызы һәм улы гаиләләре белән кайтып керде. Илле яшьлек ул һәм илле ике яшьлек кыз, үги әниләре – Диләне кочаклый-кочаклый күреште. Бәхетленең кунагы бергә дигәндәй, түгәрәк өстәл артында гөрләшеп төшке аш ашадылар. Кабак төрмәсе белән чәй эчтеләр. Зөһрәнең урыны Заһитныкы белән рәттән туры килде. Бу хатын ягыннан ниндидер рәхәт дулкын агымын тоемлады Заһитнең күңеле. Бәй, ни булыр, нинди тойгы бу дип, үзендә барлыкка килгән сәер үзгәрешкә игътибар итмәскә тырышты Диләнең яшьтәш-күршесе.
Мәрхүм Мәҗитнең кызы белән малае Диләне шулкадәр якын күрүе, олы гаилә булып табын артында бергә алар белән гөрләшеп утырулар Заһитнең күкрәк уртасын чемердәтеп, җанына янә сагышлы моң таратты. Монысы бигрәк тә сагышлысы иде, шау-гөр килеп үскән балачакның үзәк өзгеч, кабатланмас кайтавазы булып, килеп-килеп аның күкрәк уртасын чокыды. Аннан бөтен тамырлар, күзәнәкләргә таралып, күзгә яшь, тамактагы төергә әйләнеп, сулышка килеп тыгылды бу сагышлы моң. Өстәвенә, сөйкемле Зөһрәдән әллә нинди аңлашылмаган дулкын килеп кагылуы да әллә нишләтте дә куйды Заһитне. Бер дә күрмәгән бу хатын янында беренче минуттан ук җаны ниндидер тынычлык кичерде, ят рәхәтлек билгесен сиземләде ул. Мондый кичерешне әлегә кадәр тойганы да юк иде кебек аның, әйе юк иде шул.
Диләнең боеклыгы күзгә күренеп юкка чыкты, үзе табып үстергән балалары мени! Балаларыннан 10-12 яшькә генә өлкән булса да, аның тын алуы чын аналарча, килеп-килеп, тәлинкәләренә аш өстәгән чакларында да, улы белән кызының, аларның балаларының аркасыннан сөеп-сөеп китүе әниләрчә иде. Фәнис белән аның хатыны-килен кешегә аякларыгызны салкын алмасын дип, оекбашын йөгертеп китереп бирүе дә, бүген плитә якмадым, тәрәзә алдындагы шомырт кояшны ышыклабырак тора, өй салкынча, тирләгән килеш аркаңа бәрмәсен дип, Зөһрәнең аркасына мамык шәлен ябуы да нәкъ әнкәйләр кыланышы шул. Алма әби алар янында, тәмле шулпадан соң, тәнен җыеп алалмагандай, сүзгә бик кушылып бармыйча гына, һәрберсен йотлыгып тыңлап, үзенчә эченнән генә аларга бәясен дә биреп, тыңлап утырып калды. Диләсенең күңеле ачылып киткәнгә канәгать иде ул.

 

Соңгы вакытта боегуының сере мәрхүм иренең балаларын сагыну булган икән бит...
Икенче көнне каралты-курада иртәнге эшен бетерүгә Диләнекеләр Заһитка бәрәңге утыртышырга дип кереп тә җитте. Алма әби дә чиләгенә ярылган бәрәңге күзләрен салып, керә-керешкә: " Алма әбием орлыгы дип, аерым җиргә төртерсез әле, балалар. Бер елны да алдатмый, теге дошман коңгызларга да бирешми, тәме авызыңда тотып торырлык", – дип Заһитка чиләген сузды. "Әбекәй, кар базындагы бәрәңгеләремне кайткач та чыгарып, мин дә яхшылап шыттырдым. Әйдә, әле кулны син сал, җиңел кулыңнан, күршекәем", – дип, әбигә бакчага беренче бәрәңге салу хокукын тапшырды. "Ризыкларга язсын, балакайларым, җиңел кулдан, ике кеше күргәнче, икендегә җиткәнче...", – теләкләрен кабатлый-кабатлый, бәрәңге утыртучылар арасында йөрде корткакай. Зөһрә кулына нәфис бидрәсен тотып, әле көрәк тотып бәрәңге яркаларын күмүче энесе янында, әле Заһит кырында килешле спорт костюмыннан сөйкемле күбәләк кебек бөтерелде. Ул да Заһитнең үзенә икенче төрле итеп каравын тоя иде булса кирәк...
Күмәк булгач, эш ырамлы бара шул. Монда эшне бетереп, Алма әбинең бәрәңгесен дә утырттылар. Төшке ашта Диләнең сый-хөрмәтеннән сыйланып, аның бакчасында да эш бетте.
Урман авызына зәңгәр умырзая, кузгалакка барабыз дигәч, Заһит үзенең машинасына Дилә белән Зөһрәне, икенче елга умырзаякайларны әллә күрәм, әллә юк дип йөргән әбекәйне утыртты. Фәнис янына хатынын утыртты, артка бала-чаганы төяде. Олы болынга килеп җиткәч, машинадан төшүгә табигать гүзәллегенә һәммәсенең исе китте. Хәтфә үләнле болын сап-сары, зәңгәр чәчәкләр белән тулы иде. Кемдер чәчәк җыйды, кемдер каз тәпие, кузгалак чүпләде. Алма әби: "Кузгалак капканчы, зәңгә кач, Идел кич, иске корсак яңа аш, дип кычкырыгыз, ихахахай дип ат кебек кешнәп җибәрсәгез бик тә әйбәт булыр, ел буе чаптарлар кебек ару-талу белмәссез, балалар", – дип үзенең акыллы сүзләрен тезүендә булды. Килен балакай белән Зөһрә арырак үсеп утырган Торна чәчәкләрен җыярга китте. Шунда Дилә: "Зөһрә бәхетсез бала булды. Кияүдән уңмады. Малаен армиягә озатканчы тешен кысып, сабыр итеп йөрде дә, ипотекага квартир алып, аерым яши башлады. Бигрәк эт каешы, ялкау булды шул ире, эчсә бер тиенлек холкы булмады. Мәҗиткәем дә шул иреннән башын алганга кызы өчен сөенеп бетәлмәде. Гомере шул мөртәт белән үтәр микән ни, дип борчыла иде. Кул күтәрә торган гадәте дә булган иренең, Зөһрә генә сиздертмәскә тырышып йөргән булды. Котылды балакай. Башкача беркайчан да кияүгә чыкмыйм ди. Колакларым тынды әр-битәрдән, ирләрдән бер чакрым читтән урап үтәргә ризамын ди", – ул шулай, чикләвек корыларыннан учак ягып җибәргән яшьтәшенә Зөһрә турында яңалыгын җиткерде. Әбекәй каяндыр балтырган бәбәге табып алган. "Балалар, чәйнәгез яз байлыкларын, 77 сихәт ята ди язгы үләннәрнең һәрберсендә. Өч тапкыр яшь кечерткән, өч тапкыр балтырган ашын пешереп ашасаң, бер чир дә алалмас ел буена дип әйткән борынгылар", – мәгънәле итеп кенә үз сүзләрен җөпләп "эңее" дип сузды. Зөһрә кочак тутырып Торна чәчәкләре җыйган. Күзләре дә зәп-зәңгәр икән аның, буй-сыны да кызларга биргесез, Заһит чикләвек корысының тәмле куе төтене аша аңа сокланып карады. Зөһрә әллә сизде, әллә сизмәмешкә салышты күрше абыйсының карашын...
Заһитның бәрәңге бакчасындагы печән түтәлендә сусыл үләннең беренче катка чабып алыныр вакыты җитте. Иртәнге биштә бакчада иде инде ул. Июньнең уны. Иртәнге дүрттән алтыга кадәр, ике сәгать буена сандугач-былбылларның өздереп сайрый торган мәле. Таң томаны, чыкка әйләнеп, атлаган саен аяк астында юл сыза. Үләннәр үзләренә чык саруыннан рәхәт ләззәт кичерә. Әтәч тоныграк тавышы белән иренеп-иренеп кенә тавыш салып кычкырып куя. Кояш менә уянам, менә уянам дип, таң салкыны аша тәүге нурлары белән җирне бүләкли. Ап-ак майкадан гына булса да Заһит өшеми. Кулына алган әтисенең чалгысы белән чыклы үләннәрне чыжлатып ега бара... "Чаж-чож", тапалган, яхшылап каерылган чалгы куанычыннан нишләргә белми... Ул онытылып, эшсез эленеп тормый бит, янәсе. Аның

көчле куллы хуҗасы бар, янәсе... Заһитнең уйнаклап торган йомры кулбашлары, киң күкрәге эченә дәрт яшерелгән. Яшьлегендә көрәшеп, Сабантуйларда тәкә алган Заһит күкрәк тутырып, киң сулап, колач каерып кул чалгысы белән печән чабуыннан аңлатып бетерәлмәслек канәгатьлек, рәхәтлек тойгылары кичерә. Төшендә әтисе биргән йөгән – быел ук ат алачагын искәрткән, әнисенең чиләк тулы яңа сауган сөт бирүе сыер алачагын искәрткән бит. Аты, сыеры бар. Күрше мари авылыннан пар умарта туп-тулы бал кортлары алып кайтып куйды. Ата-анасыннан, ата-бабасыннан калган моңны - авыл моңын югалтырга ирек бирмәс алар. Әниләре кайтмаса да, ике улы да әти дип аның янына кайтыштырып йөри башлады. Зөһрәнең улы да кайтып керү белән бал кортлары яныннан китми дә, умарта янына утырып ала да нечкәбилләрнең тавышын тыңлый.
Таң исенә, яңа чабылган үлән исенә Заһитларның мөрҗәсеннән чыккан төтен исе килеп кушылды. Аның артыннан тирә-якка кечкенә чагындагыча тәмле итеп пешерелгән көлчә исе таралды. Кичтән үк аның Зөһрәсе ачы камыр изеп, икмәккә баш ясап яткан иде шул. Сөеп туялмаслык хатынының уңганлыгы, җаннарына тынычлык ягып сөйләшүе яшәртте Заһитне! Сөюне татып, чын мәхәббәтне аңлар өчен дуслык кына җитми, ә ике арада ниндидер күзгә күренмәс җеп, илһамлы дулкын булырга тиеш икән ләбаса! Бер ай булды аларның никахына. Алма әби укыды аны. Атна эчендә сөйләшеп-аңлаштылар да, бергә яши башладылар. Бер-берсе өчен яратылган булулары турында уйланып, тормышлары хакында бер-берсенә сөйлиләр дә соңга калып булса да очрашып-табышуларына икесе дә сөенеп бетәлмиләр. Заһит үзенең сөю моңын да авылында тапты. Инде бөтенләй, беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын дигән Зөһрә дә ир асылының тәкъдименә ризалашты да куйды. Авыл тормышын да Заһите белән бергә рәхәтләнеп көтә. Ә Заһиткә Зөһрә ачылмаган бер илаһи моң! Яшәүнең  серле бер моң булуын туган авылы әйтеп бирде аңа. Соңлап кына булса да татыган чын сөюне Аллаһу картлык көненә калдырганына да рәхмәтле ул. Бәхеткә төренеп яшәргә дә әле яшәргә безгә дип, Заһит дәртләнеп-дәртләнеп, киң итеп, колач салып чапты печәнен.
Миләүшә Әхмәтҗанова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в