Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 июнь 2022, 12:49

“Үлемсез әдәби полк”

“Үлемсез әдәби полк” акциясе кысаларында Татарстанда иҗат иткән рус телле фронтовик язучыларның сирәк китаплары күргәзмәсе оештырылган.

“Үлемсез әдәби полк”
“Үлемсез әдәби полк”

“Үлемсез әдәби полк” акциясе кысаларында Татарстанда иҗат иткән рус телле фронтовик язучыларның сирәк китаплары күргәзмәсе оештырылган.

“Татарстан фронтовик язучыларының әсәрләре югары сәнгать дәрәҗәсендә язылган. Кызганыч, алар актив укылыштан төшеп калган, алар турында онытканнар. Без Татарстан Язучылар берлеге китапханәсе фондларын игътибар белән өйрәнеп чыктык. 1920-1950 елларда чыккан бик күп сирәк басмалар таптык”, – дигән «Татар-информ»да матбугат очрашуында “Үлемсез әдәби полк” акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлегенең әдәби консультанты Галина Зәйнуллина.

“Үлемсез әдәби полк” акциясе координаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова әйтүенчә, алар районнарда укучыларны сирәк китаплар белән таныштырачак. Оештыручылар алга таба татар телендә иҗат иткән татар фронтовик язучыларының сирәк китапларын цифрлаштырырга ниятләүләрен дә әйткән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: