Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 июнь 2022, 13:01

Китаплар аларга үзләре килде

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияте республика районнары буйлап автоузыш оештырды.

Китаплар аларга үзләре килде
Китаплар аларга үзләре килде

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшрияте республика районнары буйлап автоузыш оештырды. Автоузышның маршруты: Уфа — Иске Субхангул — Белорет — Баймак — Сибай — Аскар.

Бөрҗән районы Иске Субхангул авылының базар мәйданында «Китап» нәшрияте китапларының күргәзмә-ярминкәсе булды. Башкортстан тарихына, мәдәниятенә, тәбигатенә, республиканың күренекле эшмәкәрләренә багышланган яңа китаплар, балалар өчен чагу җыентыклар, Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре, бүләк басмалары, мөселман һәм уку-методик әдәбият тәкъдим ителде.

Икенче көнне автоузыш Белорет, Баймак һәм Сибай шәһәрләре аша үтте. Белоретта да Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияте вәкилләре китап укучылар белән очрашты. Анда район гәзитләре журналистлары, китапханә һәм клуб системасы хезмәткәрләре катнашты.

25 июньдә Әбҗәлил районы Аскар авылында китап продукциясын сату оештырылды. Аннан соң инде нәшрият вәкилләре район сабантуенда катнашты.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: