Барлык яңалыклар
Әдәбият
22 июнь 2022, 15:02

Чебен (хикәя)

Былтыр коры, эссе җәй булды. Җәй буе әбисен көтте чебен.

formyangel.ru
Фото:formyangel.ru

Кышкы йокысыннан уянган чебенгә рәхәтләнеп очарга быел кояшлы, җылы көннәр булмады да төсле. Кара салкыннар, үзәккә үтәрлек яңгырлар кереп поскан келәт бурасының ярыгында янә ярым йокыда ятарга мәҗбүр итте аны. Кышкы салкыннарны үткәрергә көздән үк, суыкка чыдый алмый йокыга талган, бу яз янә уянган, әллә инде үлеп терелгән чебенгә бүген шундый рәхәт иде. Җылы аның бар күзәнәгенә таралды. Таныш ихатаны кат-кат очып урады да ул, ишегендә йозак торган өйнең әле тәрәзәсенә, әле шул тимер йозагына кунып озак кына уйланып торды. Юк, әбекәе, юк... Бу язда да кайтмаган. Ишек ачылмый һаман...
Былтыр коры, эссе җәй булды. Җәй буе әбисен көтте чебен. Болай озак торганы юк иде. Кайта иде әбекәе. Шушы тимер йозакка, искереп беткән кулъяулыгына тагылган ачкычын тыгып ачып, җайлап керә иде дә, бисмилласын әйтеп эчкә атлый иде. ,,Өйкәем, исән тордыңмыыу," - дип өйгә эндәшеп күтәрмә-болдырын, верандасын үтеп, төпке өенә үтә иде. Чебен дә җаен табып, аңа ияреп килеп керер иде әбекәйнең рәхәт, җиләс өенә. ,,Исәнсеңме ни, әй дус," - дип, әби чебенгә дә эндәшеп алырга онытмый иде... Ул гынамы, кышкылыкка әбекәенең артык җылы булмаса да, өенең бүрәнә ярыгына кереп ятып, рәхәтләнеп кыш та чыга иде. Әллә йоклый иде, әллә үлә иде шунда. Йокысы аралаш әбекәйнең мичендә шарт-шорт янган учак тавышын ишетә иде... Әмма терелеп килеп чыгарлык җылы төшми иде шул өенә. Язгы кояш, мич җылысы чебенне терелткәч, әбекәе: "Әәә чыктыңмы... Сезнең халык үлә дә терелә. Көзен үлә, язга терелә. Менә кешеләр дә шулай булсын идеүү... Кәримем китте дә башка кайтмый әнә. Кайтып китте. Төп йортка, мәңгелеккәүү..." - дип сөйләнеп, киез катасын аягыннан салмый, арлы-бирле йөренгәли иде.
Әбинең чебенгә зыяны тимәде. Әллә иптәш итеп, әби аның белән сөйләшә дә иде. Башка әбиләр стеналарына элеп куелган радиоларыннан җыр тыңлап кинәнсәләр, әби тынлык ярата иде. Кызы алып кайтып биргән телевизорын да сирәк кабызды. Кыйблам, дип, мич янында торган утыргычына барып, мөрҗәсенә аркасын терәп утырып, озак итеп догаларын укый, аларны берә-берәм исемләп, бу дөньядан үткәннәргә багышлый иде... Яулыгын алыштырып ябыныр иде дә ихатасына чыгыр иде. Чебен дусы әкрен генә аның белән чыгар иде...
Ике кыш әбинең өендә түгел, келәт ярыгында кышлаган чебен, әле дә шул хатирәләрен барлап, ишек йозагына, тәрәзә пыяласына барып-барып бәрелде. Юк, быел да кайтмаган. Бөтенләй кайтмыйлар микән ни аннан... Авылдашлары елаша-елаша, әбине ихатасыннан күтәреп алып чыгып киткәннән башлап, өйгә керә алмый йончый бит. Ичмаса, эчтә генә калып та булмады бит. Алай дисәң, монда, һавага чыгалмый йөрер идем инде... Кәримем оста булды, Кәримкәем бер ярык та калдырмый салды шул өйкәемне дип сөйләшеп йөргән, әйдә, мин чыгам, син чыгасыңмы, дип чебененә эндәшкән әбекәенең тавышын өзелеп сагынып куйды чебен тагын.
Монда ул хуҗа булды. Бирегә башка чебеннәргә керергә аңардан рөхсәт булмады. Шуңа да әбекәй дус чебенен башкалардан аермалы таный да күк иде...
Ияреп кергән, ияреп чыгып йөргән чебен әбекәенең исен әллә каян сизә иде. Ярангөл исе иде бу ис. Тәрәзә төбе яраннар белән тулы иде. Шуңа бу исне чебен заты яратып бетермәсә дә, дус чебен әбисенең исе итеп үз итте. Әбекәй шулкадәр чиста иде. Әле керен юар иде, әле тәрәзәләрен сөртер, әле идәннәрен юар иде...
Бердәнбер бер кызы бик еш хәлен белергә килеп йөрде. Үзенең дә бердәнбер генә кызчыгы булды. Анысы үскәч Төркиягә үк яшәргә китеп барды. Әби аларны бик ярата иде. Соңгы елларны гына янына килгән кызына әби үзе дә аңламастан, әле бер әйбер, әле икенче әйберен югалтып, ябар булды. Акчасын да япты. Идәнендәге келәмен дә. Әллә санын онытты, әллә куйган җирен. Кызы аптырап, сөекле әнисенең тәмам картаюын аңына сыйдыра алмыйча, әнисенә аңлатырга тырышып эй елый иде... Башкача әйбәт әби, тик куйган җирен онытып, таягына кадәр кызына япты. Келәм сөйләгәч, кызы чәчәкле келәмен дә бүләк итеп китереп җәйде. Алмадым дисә дә, әни, инде миңа да шулай дипгәч инде син, дисә дә, ышанмады шул әбекәй.Тәрәзә башындагы медальләрен дә тапмый интеккән әби, син генә алгансың, башка минем янга кергән кеше юк. Керсә дә ишек төбеннән узмый дип, үзенчә каты бәрелде кызына. Чебен боларны да ишетеп торды. Әбинең картлык чире бераз борчуын кызына гына аңлатып бирәлмәде.
Бер ун көнгә кызым янына барып кайтыйм дип киткән әбинең кызы, әллә нинди куркыныч чир башлангач, тиз генә кире борылып кайтып та җитә алмады.
Урамга, әбиләрнең капка төбенә машина белән китереп саткан кирәк-яракны әбекәй алып, шулай әби әкрен генә яши бирде. Тик аяктан екты шул, бу чир, нишләптер әбигә дә эләкте. Озак чирләп ятмады, атна дигәндә җан бирде. Туганнары, фельдшер хәлен белеп торды торуын. Пандемия дип коточыргыч ораннарның тынып торган мәлендә, җәйге матур көнне алып чыгып киттеләр әбине авыл зиратына таба карап....
Көтте дә соң, юк бит... Кайтмый. Былтыргы корылык җәендә дә кайтмады. Быелгы яңгырлы, суык җәйне дә күренми. Кешеләр, чынлап та, чебеннәр кебек түгел икән...
Төнгелеккә ятимсерәгән чебен үзенең келәт ярыгындагы урынына янә кереп посты.
Икенче көн тагын җылы иде. Рәхәт. Әбинең каралты-ихатасын урап, очып чыкканнан соң, кемнеңдер бәрәңге бакчасында йөргәнен шәйләп калды ул. Әллә... Әллә әбисе кайтканмы? "Соңга калып булса да бакчаны сөрдерергә кирәк. Чүп баскан бакчаны инәкәем күрсә йөрәге өзелер иде. Кайтып җитәлмәдем шул, инәй. Кайтып җитәлмәдем. Тиз генә, барып кына килермен дигән идем бит," - дип, күз яшьләрен сөртеп алган бу кешедән әбекәй исе килә иде. Әйе, әбекәй исе бит бу... Чебеннең шатлыгы эченә сыймады. Ул. Кайткан. Кешеләр дә терелә икән бит. Безнең кебек икән бит алар да, дип бәхетле уйлар кичерде безелдек. Тик ул бу кешедә әбекәйнең кызын таныды.
Ярангөл исе сеңгән әбинең яулыгын башына чөеп бәйләп куйган әби кызы бикле торган ишекне мин йокымсыраганда, таңда ук ачып кергәндер инде дип, таныш ис артыннан ияреп, чебен өйгә карап, күтәрмә-болдырга үтте...

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас: