Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 июнь , 17:49

Телефон мәхәббәте (хикәя)

89172… Алга таба ничә? Мәлик үзалдына көлеп куйды да туган көне, ае, елы саннарын җыйды, ә аннары...

gurutest.ru
Фото:gurutest.ru

Туган көн кичәсе кызганнан-кызды, кемнәрдер биеде, кемнәрдер җырлады... Дусларын беразга үзләрен генә калдырып, Мәлик фатир ишек төбенә чыкты. Тәмәке тарткан арада телефоныннан SMS-хәбәрләр карады. Ни генә дисәң дә, рәхәт инде котлау сүзләрен уку... Тик менә Римма гына шылтыратмый да, хәбәр дә җибәрми. Бик еракта шул ул, Петербургка эш белән китүе дә берничә атналык кына дип уйлаган иде, айларга сузылды. Сөйгәне киткәнгә ике ай инде, һаман Казанга әйләнеп кайта алмый. Соңгы атналарда бөтенләй шылтыратмый да диярлек. «Эш күп», – дигән була. Бүген аның туган көне бит! Монда инде нинди эш турында уйлап тору! Егеткә ямансу булып китте. Кара әле, минем кебек үзләрен ялгыз хис итеп туган көн үткәрүчеләр бармы икән, дип уйлап куйды...

Шунда ул тагын да кәефсезләнмәс өчен башына килгән сорауны тизрәк онытырга тырышты. Бармаклары исә телефон номеры җыярга кереште 89172… Туктап калды. Кемгә шылтыратмакчы соң әле ул? Риммага, әлбәттә! «Нигә туган көнем белән котламыйсың?» –  дип сораргамы? Җүләр икән бу, дияр. Юк, кирәкми, кыз үзе шылтыратып котласын.

Кулындагы телефонны кесәсенә тыкмакчы иде, күзе җыела башлаган номерга төште. 89172… Алга таба ничә? Мәлик үзалдына көлеп куйды да туган көне, ае, елы саннарын җыйды, ә аннары үз-үзенә кабатлап, SMS-хәбәр язды: «Туган көнең белән! Син ялгыз түгел!» Шуны җибәргәч, тагын кәефе күтәрелеп киткәндәй булды да дуслары янына кереп китте...

Җавап озак көттермәде. Егет өстәл янына килеп утыруга телефоны тавыш чыгарып алды. Җавап мондый иде: «Рәхмәт. Котлыйм! Сез кем?» Мәлик башта ышанмый торды. Кыек атып, туры тидергән түгелме соң? Ул бит уйнап-шаярып кына язган иде. Чыннан да, туган көн бәйрәм итүчегә барып эләккән бит! Башкалар биегән арада SMS-хәбәр язмакчы иде. Үзен кем дип әйтергә белмичә, аптырап калды. Турыдан-туры исемен әйтергәме, әллә юкмы? Чын исемен әйтсә, кызыгы бетәр кебек. Күптән түгел дуслары белән «Ночной дозор» караганнар иде, шуннан берәр исем алыргамы? Күп уйлап тормастан, күңеленә килгән беренче сүзләрне язды:
          «Мин – Яктылык. Туган көннәрне ямьләндерүче. Ә сез кем?»

Җавап: «Яктылыктан башка яши алмаучы – Яран гөл», –  килде. Мәлик мондый кыю сүзләр көтмәгән иде. Димәк, аның белән менә шушы рәвешле гәпләшергә каршы түгел берәү...

Туган көн кичәсе төнге өчләргә кадәр дәвам итте. Шуңарчы егет Яран гөлгә кабат язмады. Инде дуслары китүгә, кабат телефонына үрелгән иде, сәгатьнең ничә икәнен күргәч, язарга кыймады. Икенче көнне исә беренче эше итеп яңа танышына хәерле иртә теләде. Шундый ук җавап үзе дә алды.

Берникадәр вакыттан соң кызга соравын юллады: «Кичә сез ничәнче туган көнегезне үткәрдегез?».

– «27 нче».

– «Бер тирә картаябыз икән».

– «Яктылык булганда, гөлләр картаймый».

Иртәнге сөйләшүләре шуның белән тәмамланды. Көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт узганы сизелмәде дә. Сәгать кичке биш тулып киткәч, егетнең телефоны тавыш чыгарып алды. «Балаларыңны бакчадан алырга, хатының эштән кайтуга, чәй куярга онытма!» – дигән язу килде. Мәлик көлеп җибәрде, кыз аның гаиләле кешеме-юкмы икәнен беләсе килгән, күрәсең... «Кеше балалары кирәкми, чәй куеп көтәргә хатын юк»,– дип язды. Ә менә кызның үзе турында сорамады. Әгәр дә гаиләле кеше булса, болай язмас иде, дип кенә юрады.

…Бер-ике минут үтмәде, телефон кабат тавыш чыгарып алды. Әмма бу юлы хәбәр башка кешедән – Мәликнең кызы Риммадан иде. «Туган көнең белән! Гафу, кичә эш белән мавыгып, онытып җибәргәнмен. Бәйрәм үткәрдеңме соң?» Соңарган котлауга егет ни сөенергә, ни сөенмәскә белмәде. Менә туган көнен Римма барыбер исенә төшергән бит! Әйдә, соң булса да уң булсын... Мәлик аңа рәхмәтен юллады, кайчан кайтырга җыенуы турында кызыксынды. Кыз төгәл генә җавап бирмәде. Тагын билгесезлек. Күпме көтәргә була? Мәликнең түземсезлеге чигенә җитеп бара бит инде.

Көн арты көн үтте. Таныш түгел кыз белән Мәлик ара-тирә хәбәрләшүдән туктамады. Төрле мәзәкләр, төртмәле сүзләр языштылар. Бу смскалар аны башта Римманы түземсезләнеп көтү халәтеннән берникадәр аерды. Тора-бара исә, ул кыздан көнгә берничә хәбәр килмәсә, үзен бөтенләе белән ялгыз калган кебек хис итә башлады. Ара-тирә үзен: «Менә, җүләр. Бер белмәгән кыз белән сөйләшергә күпме акча әрәм итәм!» – дип сүксә дә, язудан туктамады. Алар бер-берсенә исемнәрен әйтмәделәр. Һаман да берсе Яктылык, икенчесе Яран гөл булып калды. Хыялларында менә шул ясалма исемнәр астында алар икесе генә белгән уртак бер дөнья хасил иттеләр. Үз исемнәрен атасалар, әлеге ике яшь йөрәкне ялгызлыктан коткарган серле, самими дөнья томан кебек таралып юкка чыгар төсле. Менә шуны күңелләре белән сизгән Мәлик белән Алсу бер-берсенә чын исемнәрен әйтмәделәр, сорамадылар да. Ә бер көнне исә егет кызга бүләк итеп яран гөл рәсеме юллады. Әлеге бүләк яшьләр хыялларында тудырган дөньяны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Мәлик инде шактый вакыт бер кыз белән SMSлар аша хәбәрләшүе турында дус малае Фәнилгә генә әйтте. Ул: «Ну, малай, әгәр дә Римма бу хакта белсә, бетте башың!» – дип бераз куркытты куркытуын, әмма Мәлик барыбер үзенчә эшләде. Юк, ул Римманы онытмады, аңа хыянәт итәм дип тә уйламады. Бары тик Римманың битарафлыгын таныш түгел кызның игътибары җиңде.

…Алсу: «Тагын акчам беткән!» – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Янында басып торган иптәш кызы Фәния, сәбәп чыгуга сөенгәндәй, аны орышырга кереште: «Әлбәттә, синең телефонга акчаң җитми! Көн-төн әллә кемнәр белән смскалар алмашып ята да. Аннары миңа: «Үзең шалтырат әле, карта алырга акчам юк», – дип елый». Алсу аңа бераз ачуланып:

– Теләсә кемнәр белән түгел. Бары бер кеше белән генә! – диде.

– Бер кеше булса да, теләсә кем бит! Хәтта аның исемен дә белмисең! – дип үз сүзен бирмәде Фәния.

– Белмәсә соң, аның каравы, миңа ул егет белән хәбәр алышу ошый.

Бу вакытта кызлар, сүзләренә бирелеп, эш бүлмәләренә кеше үтүен сизмәделәр. Алсуның егете Илфарга, бөтенләй уйламаганда, менә шулай кызлар сөйләшүен ишетергә туры килде.

Фәния иптәш кызын урынына утыртырга теләгәндәй астыртын көлеп диярлек:

– Ә Илфарың бу турыда белсә ни әйтер соң? - дип сорады.

– Ул белмәячәк... Минем кем беләндер сөйләшүем безнең мөнәсәбәтләрне үзгәртмәс.

– Кызык, ул юкта башка берәү белән телефоннан аралашасың һәм моңа ул үпкәләмәскә дә тиеш, ә? Бу бит инде ике кеше белән берьюлы йөрү кебек…

– Алай түгел. Мин бит чынлап торып Илфар белән йөрим. Ә аның белән сөйләшәм генә…

– Кайвакыт, нәкъ менә сөйләшү күп нәрсәне аңлата да инде!
         Шул вакыт сүзгә Илфар кушылды:

– Бер сорау бирсәм буламы, кызлар? – Алсу да, Фәния дә аптырап калдылар. Егет, соравына җавап көтмәстән, сүзен дәвам итте:

– Шәп яңалык ишеттем бит әле? Миңа мөгез үсә башлаган. Бу бүрек кияргә комачаулар инде, әйеме? Ярар, ярар, җавап биреп тормагыз… Мин үзем комачаулар дип уйлыйм. Шуңа күрә, Алсу, хуш. Мин киттем.

– Илфар, тукта! Син дөрес аңламадың… Без бит…

– Алдарга ярамый, Алсу. Мин барысын да тыңлап тордым. Аннары монда ишеткәннәрдән генә чыгып китмим. Кичә сиңа килгән бер хәбәрне укыдым. Кибет ишек төбендә көткәндә, сумкаңны калдырып торган идең бит. Шунда телефоның шылтырап алды. Алган идем, хәбәр килгән. Анда: «Яран гөл, сагынырга да өлгердем. Яктымны кая куярга белми башладым», – дип язылган иде. Мин аны ачуымнан бетереп ташладым. Менә хәзер сезнең сөйләшүне ишетмәсәм, бәлки оныткан да булыр идем…
         Шулай диде дә Илфар, тиз-тиз атлап чыгып китте. Тик нигәдер аның артыннан Алсу җитешкәнче, Фәния чыгып йөгерде.
         Егет сумка турында алдады. Телефон хәбәрен чынлыкта Фәния укытты аңа. Алсу үз-үзенә: «Уеннан уймак чыкты», – дип кенә әйтә алды. Әмма Яктылык белән хәбәр алмашкан өчен күңелендә үкенү хисе кузгалмады. Шул ук вакытта үзен йөргән егетенә хыянәт иткән кыз итеп тә уйламады. Менә көнчел! Әйбәтләп тыңлап та тормыйча, аңлашмыйча да, Алсуны гаепләде дә чыгып китте. Алай җиңелрәк бит! Шунда Фәния кире әйләнеп керде. Ул Алсуга үтергеч карашын ташлады. Һәм күңелендә җыелган бар ачуын тышка чыгарды:

– Егетләр синең нинди икәнеңне белми дисеңме әллә? Чибәр булгач, барысы да синеке генә, дип уйлыйсыңмы? Юк шул менә! Бик беләсең килсә, Илфар, син монда эшкә килгәнче, минем арттан йөри иде. Ә син килдең дә аның башын әйләндердең.

– Фәния, нигә башта ук әйтмәдең соң? Мин бит сезнең арага кергәнне белмәдем…

– Белмәдем, имеш, юри шулай күрмәмешкә салыштың…

– Тукта әле, Илфар бит сезнең хакта бер сүз дә әйткәне булмады. Ә мин читтән килгән кеше, каян белим?!
         Фәния ул арада тиз генә сумкасын алды да ишеккә таба атлады. Ярты юлда артына борылып:

– Ярар алайса, менә хәзер белдең инде! Һәм безнең арага башка керәсе булма. Ишет, Илфар минеке! – дип, кычкырды да ишекне бик каты ябып чыгып китте.
         Алсу Илфарның үпкәләп китүенә әллә ни җитди карамаган иде, ә менә монысы инде күңеленә чынлап тиде… Димәк, Илфар Фәния белән йөргән җиреннән аның белән очраша башлаган. Бу турыда исә яшергән, бәлки, ташлар дип курыккандыр? Шулай эшли торып, ул аны телефоннан сөйләшкән өчен гаепләп чыгып китте түгелме соң? Аңламассың бу егетләрне, үзләренә ни эшләсә дә ярый, ә кызлары – аларча гына булырга тиеш…
          «Яран гөл! Ник язмыйсың? Үпкәләдеңме әллә?» – Алсу Мәликнең чираттагы смскасын укыды да аптырап калды. Берничә көн җаваплар җибәрмәгәч, үпкәләгән дип уйлаган инде. Шуннан кыз күктәге торнага кызыгып, кулындагы чыпчыкны югалтуын исенә төшерде дә егеткә: «Башка язма. Уен тәмам!» – дип җавап җибәрде. Мәлик моны, әлбәттә, көтмәгән иде. Беренчедән, аның әле кыз белән алга таба да сөйләшәсе килә иде. Икенчедән, сөйләшүләрен уен дип атау ошамады. Көтелмәгән танышу, шаяру, вакыт уздыру өчен корылган әңгәмә һәм башка төрле атасын, әмма уен гына түгел!

Мәлик, язмаска кушсалар да, үз сүзен әйтми калдыра алмады: «Мин уйнап утырырга бала-чага түгел. Шаяру дисәң, дөресрәк булган булыр иде. Башка язмасам да, Яктылык синең белән гел бергә». Яран гөл җавап язмады...

…Көн арты көн үтте. Илфар башка күренмәде, Фәния аны-моны сиздермәде, Алсу белән бик кирәктә генә, эш буенча гына сөйләште.

Мәлик исә баштагы мәлне телефонын еш кулына алып, SMS хәбәрләре җибәрергә ашкынса да, тукталып калды. Кемнедер үзе белән аралашырга мәҗбүр итәсе дә, бер таныш булмаган кешегә ялынасы да килмәде. Ул арада Питердан Римма кайтты. Егетенә сиздермәскә тырышуына карамастан, андагы үзгәрешләрне Мәлик күрми калмады. Кыз элеккеге кебек өзелеп тормады.

Беркөн Мәликнең телефонында акча аз гына калган иде, әмма ни өчендер тариф аның түләвен кабул итмәде. Менә шуны ачыклау нияте белән алар икәүләп юлларында очраган беренче телефон кибетенә юл тоттылар. Мәлик сатучы-оператор кызга ни булганын аңлатып бирде дә телефонын сузды. Оператор кыз Алсу, берни уйламастан, телефонны кулына алды һәм: «Сез, бәлки, номерларны җыйганда, буталгансыздыр? Әйдәгез, кабат җыеп карыйк…» – дип булышырга ашыкты. Шулвакыт телефондагы Яран гөл рәсемен күрде һәм телсез калды.

Аннары каршында кызын җитәкләп басып торган, шактый ыспай киенгән, киң җилкәле, ягымлы йөзле егеткә күтәрелеп карады. Бу бит Яктылык! Яран гөл рәсемен ул: «Үзара сөйләшергә ярата торган телефоннарда уртак әйбер булырга тиеш бит», – дип җибәргән иде Алсуга. Гөл кызның телефонында хәзер дә саклана. Егет тә үзенекен бетермәгән! Алсуны уйларыннан Мәликнең соравы бүлде:

– Җитди ватылганмы әллә?

– Юк-юк, хәзер, бер минут… Менә ялганды…

Алсу тиз-тиз генә үзенә-үзе ышанмый, «Меню»га керде, «хәбәрләр» бүлеген ачты. Ул анда «җибәрелгән», «кабул ителгән» дигән бүлекләрдән үзенә таныш берничә SMS-хәбәрне күрде. Аларны тизрәк бетереп ташлады. Шулай ук рәсемне дә «юды». Мәлик, ул-буга игътибар итеп тормастан, телефонын кесәсенә шудырды да Римманы җитәкләп чыгарга ашыкты. Алсу аларны артларыннан карап, озатып калды. Менә «күктәге торна» кем булган икән! Аны инде тотканнар! Яран гөл, үзе дә абайламастан, Яктылыкның кызыннан көнләшеп куйды. Шулвакыт сумкасында телефон шылтырады. Бу күптән күренмәгән Илфар иде… Телефон берөзлексез шактый вакыт шылтырады. Ләкин Алсуның Илфарга җавап бирәсе килмәде. Яктылык турында уйланды. Насыйп булгач, ул Яктылыкны якыннан да күрде… Кызын да. Менә шул уй Алсуга ошап җитмәде. Ул бит Фәниянең Илфар турында әйткән сүзләрен ишетеп тә, болай ук көнләшмәгән иде. Ә монда бер белмәгән кешене бер белмәгән кызга көнләп тора…
         Илфар тиз генә шылтыратудан туктамады. Җавап бирергәме, юкмы? Нигә шылтырата икән? Фәния ялкытканмы әллә? Бары тик хатын-кызларга хас кызыксыну Алсуны телефонын алырга этәрде.

– Тыңлыйм.

– Алсу, ни... Илфар иде. Хәлләрең ничек?

– Яхшы, бер көе.

Алсу… Безгә очрашып сөйләшергә иде…
         Кыз турыдан бәрде:

– Фәния нәрсә әйтер соң?

– Фәниянең монда ни катнашы бар?

– Илфар, барысын да беләм. Фәния сөйләде. Син аны кабат рәнҗетмә инде. Минем дә аңа начарлык эшлисем килми.
         Егет берничә секунд эндәшми торды. әллә югалып калды, әллә Алсуның сүзләренә аптырады… Кыз аның кабат эндәшүен көтеп тормастан:

– Илфар, безнең сөйләшер сүзебез юк. Барысы да аңлашыла, – диде. Егетнең бу сүзләргә ачуы чыкты һәм:

– Теге телефоннан сөйләшә торган кешең турында ни әйтерсең? – дип, коры гына сорады.

Бу юлы инде Алсу сүзен әйтә алмый торды. Кабат күз алдына Яктылык килеп басты. Аннары, нигә соң әле акланып торырга, дип уйлады да телефонын сүндереп куйды.
         …Икенче көнне исә таныш түгел бер номердан SMS-хәбәр килде: «Яран гөл, бу мин – Яктылык. Телефон номерым гына башка». Алсу аңар бер-ике генә сүздән торган җавап юллады. Яңа номерлы Яктылык шакшы сүзләр язарга да, тупас мәзәкләр җибәрергә дә җитеште. Алсу башта моңа аптырады. Ни дип җавап бирергә белмәде. Ике көн узганнан соң аңа чираттагы SMS-хәбәр килде:
         «Яран гөл, син белмисеңме, «гөлләр» бәясе күпме тора икән? Шундый бер «гөлгә» күзем төште. Иснәп тә, татып та карыйсым килә… Бәлки, очрашырбыз?» Кыз әлеге сүзләрне укуга, имәнеп китте. Башта үз күзләренә үзе ышанмады. Аннары язылганнарны тизрәк җуеп ташлады. Тозлап-борычлап җавап язарга уйлаган иде, тыелып калды. Юк, уйламыйча гына язарга ярамый… Акылга утыртырлык сүзләр табарга кирәк. Эшенә барып җиткәнче, ул үз-үзен телефоннан бер белмәгән кеше белән сөйләшүе өчен сүкте, тиргәде. Юләрлектә гаепләде. Үзен сүгеп туйгач, бөтен дөньядагы егетләргә чират җитте. Барыгыз да бер төсле! Акылсызлар, мәгънәсезләр! Уйлары гел бозыклыкта!

Эшенә килеп җитеп, ишеккә үрелгән генә иде, янында басып торган берәүнең: «Яран гөл!» – дип эндәшүен ишетеп, уйларыннан аерылды. Яктылык аны эзләп тапкан түгелме?! Нишләргә? Соңгы язган сүзләренә караганда, ул ниндидер бер маньякны да хәтерләтә бугай. Күңеленә секунд эчендә мең дә бер шик-сорау килде. Тиз генә җавап таба алмады. Аннары озак уйлап тормастан, борылды да егетнең яңагына берне китереп сукты. Егет яңагын тотып, тәмам аптырашта ишек төбендә калды, Алсу тизрәк эчкә узды. Бу хәл шулкадәр тиз арада булды, Мәлик, хәтта, бермәл ни булганын аңлашмый торды.

Аннары кызның Яран гөл дип эндәшүгә борылып каравын исенә төшерде дә, яңак авыртуын да онытып, «Димәк, Яран гөл шушы кыз!» – дип сөенеп куйды. Әйе, теге вакытта хезмәт күрсәткән кыз да шушы бит. Тик менә әллә ничек килеп чыкты. Нигә дип сукты соң ул аңа? Бәлки берәрсе белән бутагандыр… Егет соравына җавап табарга омтылып, телефон салоны эченә үтәргә теләде. Әмма ишек төбендә торган әзмәвердәй берәү аны үткәрмәде. Ипле генә терсәгеннән тотып, кибеттән тышка чыгарды. Бер сүз әйтеп тормастан, Мәликнең борын төбендә ишекне ябып куйды. Менә кызык! Аны, хәтта, көпә-көндез кибеткә кертмиләр! Ул озак баш катырып тормады, Яран гөлгә шылтыратты, әмма кыз алмады. Шуннан соң SMS-хәбәр җибәрде: «Яран гөл, Сез теге көнне телефонымны караган кыз бит. Мин кайткач рәсем, хәбәрләр юклыгын күрдем дә сез Яран гөл түгел микән, дип монда килдем. Сюрприз ясыйсым килгән иде. Ике көн сезне очратмадым. Бүген өченче тапкыр килүем. Сез, чыннан да, мин белгән Яран гөлме?»
Алсу Яктылыкның элеккеге номерыннан хәбәр килүгә башта гаҗәпләнде. Ул бит бу номерын югалттым, дигән иде түгелме соң? Алдаган гына булып чыга… Тукта, телефоннан сөйләшкәндә ике көн ял итүен әйткән иде түгелме? Ул исә монда килеп йөргән…

Алсу тәмам аптырашта калды, ике номер ике төрле яза, төгәлрәге уйларга этәрә бит. Аннары үзенең икеләнүен тикшереп карау максатыннан, Яктылыкның икенче телефон номерына хәбәр җибәрде: «Яктылык, әйдә, очрашабыз. «Шүрәле» паркының капкасыннан кергәч тә уң тарафтагы иң беренче эскәмиягә утырып көт. Сәгать төгәл алтыда килеп җитәм». Хәбәрне җибәргәч тә, салон тәрәзәсеннән ишек төбендә һаман китәргә уйламыйча әрле-бирле йөренгән Яктылыкны күзәтте. Аның хәбәрне алып укуын көтте, тик аның телефоныннан нидер укып торганы күренмәде. Аңа карамастан, берничә минуттан аңа: «Ярар», – дигән җавап килде. Ул дөрес уйлаган булып чыга: бу Яктылык – теге Яктылык түгел! Ә кем икән соң ул? Кемдер аннан көлеп йөрергә уйлаган. Ул очрашуга чынлап килер микән соң? Ни булса да булыр. Килә калса, кем икәнен белер. Бу Яктылык, йөргән кызы була торып, биредә чуала. Монысын да чакырырга кирәк! Утырсыннар икәүләп, бер-берсенә карашып. Кем белән бәйләнгәннәрен аңламыйлар әле алар! Шулай уйлады да, ишек төбендә басып торган Мәликкә хәбәр җибәреп, очрашу билгеләде. Ул да: «Ярар», – дигән җавап юллады һәм китеп барды…

Алсу алты тулганны түземсезләнеп көтте. 20 минут кала алдан барып, читтән күзәтер өчен үзенә уңайлы урын сайлады. Менә кулына ак роза тоткан берәү күренде. Бу Мәлик иде. Ул ике генә кеше утырышлы эскәмия янына килеп басты. Бераз як-ягына каранып торгач, утырырга уйлады. Алты тулып биш минутлар узгач, Алсу, эскәмиягә тагын берәү якынлашуын күрде. Монысы Илфар булып чыкты. Кыз аны башта бирегә очраклы гына килеп чыккандыр, дип өметләнде. Ялгышкан, ул да чакыру буенча килгән. Әнә эскәмиягә барып утырды. Тәмәкесен көйрәтеп җибәрде.

Әйе, «яктылык» артык күп булса да, яхшы түгел икән... Алсу Илфарга ачуыннан шартлар чиккә җитте. Ничек ул, берничә көн элек кенә иң шәп кыз дип күкләргә чөйгән кызына шакшы сүзләр язарга, аңа әллә ниләр тәкъдим итәргә җөрьәт иткән? Ә монысы, «Яктылык – №1» дигәне, йөргән кызы була торып, аңардан качып, башкалар белән очрашып йөри! Ай-яй, берсеннән берсе шәп егетләрне тапкан икән!

Вакыт бара, алга таба нишләргә соң? «Менә шул хакта уйларга кирәк хәзер», – дип, Алсу аларның әле берсен, әле икенчесен күзәтте.

Илфарның очрашуга килүе үзенчә «көтелмәгән бүләк» ясавы иде. Шул рәвешле, кызны акылга утыртасы килде. Янәсе, телефоннан теләсә кем шылтыратырга мөмкин, шул кеше өчен аны ташлавы юләрлек.

Мәликнең үз максаты иде. Ул бераз дулкынланды. Янына ук килеп утырган таныш түгел егеткә бераз сәерсенеп тә куйды. Парк тулы буш эскәмияләр, нәкъ шушысына килеп утырырга кирәк бит. Китәргә дә уйламый, тәмам иркенләде.

Илфар да аңа карап сәерсенде. Әле җитмәсә, чәчәк тотып утыра! Аның кулында чәчәк юклыкка ишарәләгәндәй.

Шунда ул бер читтәрәк чәчәк сатып торучыны күрде дә, йөгереп кенә барып, кызыл роза алды. Ни дисәң дә, кызларның чәчәккә исләре китә. Алсу белән кабат дуслашыр өчен файдасы тими калмас.

Кызга егетләрне күзәтү кызык иде. Башта ачуына чыдаша алмаса да, бераз вакыттан соң эчен тотып көләсе килде. Егетләрнең исә кыяфәтләре шундый җитди, кулларында чәчәк, ара-тирә сәгатьләренә карап алалар. «Свидание»га килгәннәр бит «җегетләр»…

…Икесе дә бер үк яшьләр чамасында. Икесе дә кызлар кызыкмастай түгел: эшлеклеләр, төс-биткә ямьсез дип булмый. Тышкы кыяфәтләренә карап кына, йә тегесенә, йә бусына өстенлек бирү кыен. Икесе дә кызлары була торып, Алсу белән йөрделәр: берсе җитәкләшеп, икенчесе телефон аша мөнәсәбәт корды. Димәк, икесенә дә ышанып бетәргә ярамый. Егетләр арасында бары бер аерма: берсенең кулында кызыл, икенчесендә – ак роза. Кызыл – гомер-гомергә мәхәббәт хисе төсе саналды. Ә ак? Миһербанлылык, шәфкатьлелек, сафлык, чисталык билгесе.

Туй күлмәге дә ак төстә… Хатын-кыз ир-атны күргән беренче секундларда уе белән аңа кияүгә чыгып, бала табып карарга да өлгерә диләр, дөрес икән. Алсу да әнә Мәликкә, аның кулындагы ак розага карап туй күлмәген исенә төшерде… Ярты сәгать чамасы вакыт узгач, Алсу егетләрнең икесенә дә SMS-хәбәр юллады: «Гафу ит, мин бераз соңарам». Аннары ун минут узгач, алар янына барырга чынлап торып тәвәккәлләде.

Алсу килүен күрүгә, егетләр икесе дә торып басты. Берьюлы диярлек үз-үзләренә: «Килә», – дип әйтеп куйдылар… Һәм шунда икесенең дә бер кызны көтүләрен аңладылар. Бу вакытта инде Алсу алар янында басып тора иде.

– Сәлам, егетләргә! – аларның нидер әйткәнен көтеп тормастан, сүзләрен тезде: – Илфар, таныш бул, бу – Яктылык – мин телефоннан хәбәрләр алмашкан кеше. Яктылык, мин – Алсу булам, Илфар – минем йөргән егет.

– Минем чын исемем – Мәлик...

– Сезгә, бәлки, шаяру кызык булгандыр, менә, үзем дә мәзәк ясарга булдым. Илфар, Фәния синең монда килгәнеңне беләме?

– Алсу, мин синең кебек теләсә кем белән телефоннан аралашмадым...

– Мәлик, ә синең кызың?

– Нинди кыз?

– Телефон салонына җитәкләшеп кергән кызыңны әйтүем... Ярар, буласы булган, буявы тузган, диләрме әле? Берегезгә дә үпкәм юк… Мин үзем дә гаепле. Мәлик белән хәбәрләшеп, синең дә күңелеңә тигәнмендер, Илфар, зинһар, ачуланма... Менә таныштык-сөйләштек, хәзер инде таралышсак та ярый...

Мәлик, телен йоткандай, бер сүз эндәшә алмый торды. Чын дөресен әйткәндә, ул аңлап та бетермәде. Каршында басып торган Илфар Алсуның егете булуын гына белде. Һәм ул хәзер үзен шушы парны аеручы явыз бер бәндә итеп сизде. Башка монда басып торудан мәгънә юк, дип уйлады. Китәргә кирәк. Шулай эшләде дә.

Әгәр арагызга кереп, сезне талаштырган булсам, гафу итегез. Минем бернинди явыз ниятем дә юк иде. Алсу, синең белән сөйләшә башлаганда үземне ялгыз хис итә идем. Син ялгызлык хисен тараттың, рәхмәт. Тик көтелмәгәндә башланган аралашу менә шушылай тәмамланыр, дип уйламадым. Ә теге, кибеткә бергә кергән кыз – Римма иде. Ул юлында башканы очраткан инде... Гафу итегез, әгәр дә кыенлыклар тудырган булсам... – диде дә ак розаны Алсуның кулына тоттырды. Кыз нидер әйткәнче, китеп тә барды.

Илфар исә Алсуының аның артыннан талпынып куюын күз кырые белән генә күзәтеп торды. Димәк, кыз кире аңар кайтмаячак. Килешмичә булмас, кызлар бетмәгән... Озак тоткарланмады. Эре генә кыяфәт чыгарып,  чәчәген эскәмиягә куйды һәм:

– Миңа барысы да аңлашылды, – дип, Мәлик артыннан ук диярлек атлады.

...Барысы да аңлашылды, Алсу егетләрне акылга «утыртты». Тик, нишләптер, күңелендә бернинди канәгатьләнү хисен сизмәде. Алай гына түгел, Мәликнең менә шулай үзен гаепле санап китеп баруына эче пошты.

Берникадәр вакыттан соң кулына ак роза тоткан кызның уйланып кына парктан чыгып китүе күренде. Эскәмия өстендә мәхәббәт билгесе саналган кызыл роза бу юлы ялгызы калды. Алсу, Мәликкә шылтыратырга теләп, телефонын кулына бер генә алмады. Ләкин беренче булып шылтырату ничектер горурлыгын җую төсле тоелды.

Мәлик исә аның шылтыратуына өметләнмәде дә. Үзе кабат мәзәк хәлдә калудан куркып шылтыратмады. Япа-ялгыз калгандай хис итте. Арлы-бирле сугылып йөри башлады, үзенә урын тапмады. Юк, аның Алсуны югалтасы килми! Берни дә юктан бар булмый, диләр. Алар гел уйламаганда таныштылар, матур итеп сөйләштеләр, аралаштылар. Язмыш бит аларны үзе табыштырды! Ә ул менә хәзер егет башы белән берни кылмый монда елап утыра түгелме соң? Яңа телефон алырга нәкъ менә Алсу эшләгән кибеткә барырга кирәк! Ни булса да булыр, әмма берни эшләмәүдән дә начаррак килеп чыкмас! Телефон булса да алып кайтыр.
         – Алсу күтәрелеп карамыйча гына:

– Нинди телефон алырга телисез? – дип сорады.

– Беркайчан да югалмый торганны.

– Телефон югалганга без җавап бирмибез.

– Алайса, Яран гөлгә тиң чибәр кызлар белән таныштыра торганны...
         Алсу шунда гына егеткә күтәрелеп карады. Бермәл, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Пәрдәне ачып, тәрәзә төбендә ал чәчәкләргә күмелеп үскән яран гөлне яктылыкка күмделәрмени, кызның бит алмалары алсуланып чыкты. Күзләрендә бәхет чаткысы күренеп китте. Егет аның йөрәгендә бөреләнеп кенә килгән эчкерсез мәхәббәт хисен күңеле белән тойгандай булды һәм кыюланып китеп:

– Яктылык Яран гөлен эзләп килде, – диде.

Алсу аңар:

– Яран гөл яктылык җитәрлек булганда гына чәчәккә күмелеп үсә, – дип елмайды...

Чыганак: "Идел"

Автор: Айзирәк Гәрәева-Акчура. 

Читайте нас в