Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 Май , 14:46

Килен (хикәя)

– Кайда, чәеңне яңарт әле анда, – дип, хатыны Әсмага фәрман биреп куйды да үз-үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөрергә тотынды...

Килен (хикәя)
Килен (хикәя)

Шәриф абыйның иртәнге чәйдән соң кибет тирәсеннән әйләнеп кайта торган гадәте бар. Ул тирә үзенә күрә авылның үзәге булып тора. Юл аша гына фермер хуҗалыгының кантуры урнашкан, янәшәдә почта. Бер Шәриф абый гына түгел, күп кенә ирләр иртәне шунда башлыйлар. Үзара хәл-әхвәл сорашалар, яңалыкларны уртаклашалар, хуҗалык эшләре хакында киңәшләшәләр. Сәгатькә якын вакытын үткәреп кайта торган иде шунда өй хуҗасы. Бүген нишләптер иртәрәк кайтып керде.
– Кайда, чәеңне яңарт әле анда, – дип, хатыны Әсмага фәрман биреп куйды да үз-үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөрергә тотынды: бер урамга чыкты, бер лапаска керде, бар ихатаны эре-эре адымнар белән үлчәде.
– Чәем чак кайнап чыккан, хәзер өстәл хәстәрлим, – дип, җитез генә савыт-сабаларына тотынды хуҗабикә. – Кереп утыр өстәл артына. Нәрсә атлы казак шикелле уңга-сулга чабасың, бер-бер хәл булдымы әллә?
Шәриф абый куян каны төсле куе чәен бер тында чөмереп куйды да шап иттереп учын учка сугып алды.
– Эх-ма, бераз гына запас булса!..
– Йә, зарыктырма инде, әйтсәң әйт тә эчеңдәгесен, – дип ашыктырды хатыны.
– Почта янына чуашлар килеп туктаган...
– Шуннан?
– Утырган да шуган! Ярты авыл халкы шул тирәдә урала.
– Берәр нәрсә саталармы әллә? Чебеш, үрдәк китерә торган иде алар.
– Юк шул, белмәдең, – дип авыр көрсенде Шәриф абый. – Бозаулар алып килгәннәр. Карап кына торырлыклар, мин сиңа әйтим, чистый токымлылар. Берәрне алып бәйлисе иде дип кызыгып кайттым. Халык анда егылышып ала, су буе чират. Берәрне сатып алганда, көзгә кадәр симертсәк, хәттин акча каерырга булыр иде. Әнә мунчаны ремонтларга кирәк. Кыш көне ишелеп төшәр өстебезгә...
– Алыйк соң берәрне, – дип, иренең сүзләрен куәтләде Әсма апа.
– Алыйк, алыйк!.. Акча бир – алырбыз, – диде ачынып Шәриф абый.
– Берәрсеннән сорап торырга була. Әллә... – Хуҗабикә, икеләнеп, беразга тын калды. – Әллә күршеләрдән сорап торабызмы?
Шәриф абый гаҗәпләнеп хатынына карап алды: нәрсә сөйлисең син, янәсе? Аннан соң иреннәрен кыйшайтып:
– Бар, кереп сора, өстәп-өстәп биреп чыгарырлар. Күтәрергә көчең җитмәс... – диде.
Артык сөйләшер сүзләре калмады, икесе ике тарафка карап, әкрен генә чәй чөмерделәр.
Күршеләре шулай начар кешеләр микәнни дигән сорау туар кемдәдер. Һич юк, Шәриф абыйның өенә терәлеп торган кызыл кирпечтән салынган хан сарае төсле йортта бердәнбер уллары Айрат белән киленнәре Зөлфия яшәп ята. 
Әсма апа белән Шәриф абыйның уллары Айрат армиядән кайткач та озак кына башлы-күзле булмый йөрде. Кайдадыр бәхет эзләп, читкә чыгып китәргә уйламады, фермер хуҗалыгына шофер булып урнашты. Эштә сер бирмәде, ул яктан сүз тидерерлек түгел, әмма клуб тирәсенә ике аягының берсен атламады, тиңдәшләре белән аралашмады, төн ката урам буйламады. Ниндидер сәеррәк булды. Йә кич буена телевизорга кадалып утыра, йә китап кочаклап вакыт үткәрә, интернет дигәннәренә кереп бата. Тора-бара Әсма апа тәмам кайгыга калды. «Бу бала буйдак картая, ахрысы, бер онык сөя алмый кабергә кереп ятарга язгандыр миңа...» – дип бәргәләнде.
– Берәр әмәлен тап, аяк-кулын бәйләп өйләндерик, – дип, Шәриф абыйның җелеген суырды. Үзләренчә хәйләгә барып, малайга пар эзләп карадылар, кем беләндер таныштырырга булаштылар. Булмаса булмый икән ул. Кулын селтәп көлеп кенә куя иде Айрат боларның кыланышына.
Аллаһ әмере җитми торган икән. Көзге эшләрдә күрше авылга эшкә барган җиреннән орчык зурлык кына бер кыз утыртып кайтты уллары.
– Менә бу кыз Зөлфия, сезнең киленегез була, – дип таныштырды. Ул Әсма апа белән Шәриф абыйның шатланганнарын күрсәгез икән. «Үзем өйләнгәндәй булдым», – дип сөйләп йөрде өй башлыгы. Зөлфия күрше авыл кызы икән, әнисе белән генә яшәгән, башка туганнары юк. Андамыни хикмәт, үзе яхшы килен булсын, килгән җиренә таш булып ятсын!
Буйга кечкенә булса да, Зөлфия бик тә үҗәт, үз сүзен сүз итә торган кыз булып чыкты. Атна яшәделәрме-юкмы, гаиләнең көн тәртибенә аерым бүленеп чыгу турында сорауны күтәрде. Бу фикергә олылар каршы төшмәде, әлбәттә, яшьләр аерым, үз тормышлары белән яшәсәләр бигрәк яхшы! 
Әнисе Айратның эшләгәннәренең тиененә дә кагылмый җыеп килгән иде. Бу акчалар зур эшне башлап җибәрергә файда итте. Яшьләр зурдан купкан иде. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, Шәриф абый ничә еллар туплап килгән маяларын бу эшкә кушты. Үзе, әлбәттә, көн-төн төзелештә кайнашты. Әсма апа осталарга ашарга әзерләп торды. 
Ике ел дигәндә, ниһаять, өйне яшәрлек хәлгә китерделәр. Өй туе үткәреп, картлар чакырып, Коръән укытып, яшь гаиләне үз куышларына чыгардылар.
Шуннан соң терлек тотарга абзар кирәклеге ачыкланды. Айратның эш хакы кәгазьдә бик әз күрсәтелә иде. Шуңа күрә аңа банклар кредит бирүдән баш тарттылар. Мондый каршылыклар гына туктата аламы Шәриф абыйны! Йөгереп барып үз исеменә шактый гына кредит алып бирде балаларга. Алар өчен яшибез бит бу дөньяда, алар шат булса, без дә шат! 
Эшләсәң эш карышмый, акча булса бигрәк тә. Бер дигән иркен абзар калкып чыкты йортта. Әсма апа белән Шәриф абый, яңа абзар буш тормасын дип, үз сыерларын кертеп бәйләделәр. 
Хуш, инде дөньялары түгәрәкләнде балаларның, дип иркен тын алырга өлгермәделәр, кыбырсык килен тагын яңалык уйлап тапты. Бу вакытта инде танымаслык булып үзгәргән иде ул. Әллә авыл һавасы килеште, әллә башка нәрсә сәбәп булды, иңгә-буйга тазарып китте килен кеше, мимылдап кына йөри башлады. Ә яңалыгы мондый икән киленнең. Имеш тә Айрат тиеннәр өчен кешегә бил бөгә, аңа үзенә КамАЗ машинасы кирәк! Ул чакта бар эшләгәне гаиләсенә кайтыр. Бу юлы Әсма апа документлар юнәтеп, зур суммага кредит алды. «Сезгә авырлыгы төшмәс, барысын да үзебез түләрбез!» – дип ышандырды килен кеше. Шулай итеп Айрат үз машинасында йөри башлады. Әлбәттә, сөенеч ата-анага. Кешеләр арасында ким-хур түгел аларныкы, бер дигән итеп тормыш көтәләр!
Авыр вакытлар артта калды шикелле дип өметләнде ата-ана. Моңа кадәр төрлесен баштан үткәрделәр бит. Шәриф абый авыр хезмәттән тәмам бетереште. Әсма апа килененең бер-бер артлы туган ике баласын тәрбияләп аякка бастырды. Һәр кабымны балалар белән бүлеште. Күрше генә торгач җайлы икән ул. Килен йөгереп кенә чәй дә, шикәр дә, май да, сөт тә кереп алуны гадәт иткән иде. Шуңа да Әсма апа кибеттән алган ризыгын һәрчак ике гаиләгә исәп тотып алды. Мунча якса кызуына аларны җибәрде, коймак койса кайнарларын анда илтте. Шулай булырга тиеш тә.
Мунча дигәннән, мунчаны Айрат иркен-затлы итеп салды. Газ белән ягарга көйләде, осталар идәненә плитә түшәделәр, стеналарын такта белән тышладылар. Торганы бер кәртинкә булды инде. Шәриф абый үзе дә гел шунда кайнашты. Җыелган чүпне чыгарып түксә дә файда бит.
– Бүген мунчаны яктылар, – дип тантаналы хәбәр итте ул хатынына. – Кием-салымны хәстәрләбрәк куй. Беренчесенә безне эндәшерләр, пожалуй...
Ни гаҗәп, сәгать үтте, ике сәгать, боларны эндәшүче кеше булмады.
– Балаларны юындыралардыр башта, – дип фараз кылды Әсма апа. Ярты авыл халкы юынырлык вакыт үтсә дә, тынлык иде. Шулай керфек какмый төнне җиткерделәр.
Анысы онытылды, үз балаңа үпкәләп йөреп булмый, шатланасы гына. Тормышлары гөрли, Айрат та акчаны шактый суга, урап чыккысыз каралты-куралары. Тик килен никтер өнәми башлады картларны. Керә калсаң, артын борып тора, сөйләшергә дә иренә болар белән. Шуңа да сирәкләделәр аларга йөрүне әти белән әни. 
Ә беркөнне бөтенләй рәнҗеп чыкты Әсма апа. Таба ашы пешерергә алынган иде ул. Кибеткә барып йөргәнче дип, килененнән генә алып торырга булды көнбагыш маен. Ике сүз әйтеп өлгермәде килене күтәрелеп бәрелде: 
– Бетмәде инде сорануларыгыз. Монда Әндри казнасы бар дип беләсезме әллә? – дип күкле-яшелле тавышлар белән кычкырып җибәрде. Башын иеп тизрәк чыгып китәргә ашыкты Әсма апа. 
Шул көннән соң ике аягының берсен атламас булды килененә. Шәриф абый да тәмам ачуланды тегеләргә. Аш белән атканга менә ничек җавап кайтаралар болар.
– Ярар, кылган яхшылыкларыбыз саваптан үтсен. Бер сүзем дә юк, үзләренең күңелендә булмагач. Ну бит кредитларын үзләре түләсен, ичмасам. Бар пенсиябез шуңа китеп бара, ашарлык та акча калмый. Кереп әйтәм әле киленнең йөзенә бәреп, – дип шәпләнеп кереп киткән булган иде. Ул да бик тиз борылып чыкты.
– Безнең кредит алганыбыз юк, дип әйтә мактаулы киленебез, – дип сөйләде ул хатынына кара янып. 
Моннан соң берничә тапкыр Шәриф абый улын капка төбендә ялгызын туры китереп, кредитлар турында сүз кузгатып карады. 
– Пока түләп торыгыз инде, әти. Бераз аякка баскач үзебез түли башларбыз. Менә җиңел машина алырга җыенабыз, – дип җаваплады улы күз дә йоммыйча.
Хәзер менә улларының капкасын ачып кергәннәре юк. Оныкларын да бакчада чакларын туры китереп кенә сөеп чыгалар. Киленнәренә башка кешеләр йөри. Үзләре кебек хәлле гаиләләрдән. Киленне дә аңларга була, картаеп бөкреләре чыккан, бар булганын тартып-сузып кына яшәгән Шәриф абый белән Әсма апа тиңмени аңа? 

Автор: Кәрим Кара. 

Чыганак: "Сөембикә"

Фото: YouTube

Читайте нас в