Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 Май 2022, 11:32

Зөфәр карт борчыла (хикәя)

"Карт, син былай нирвучат итеп, үзеңә генә зыян китерәсең бит, төкер, дөньясы шуңа киткәч..."- дип юатты кортка. 

Зөфәр карт борчыла (хикәя)
Зөфәр карт борчыла (хикәя)

Түргә ямь биреп утырган бәрхет ашъяулыклы өстәл янына басып, Зөфәр абзый башын кыек салыбрак радиодан агылган җырны тыңлый. Корткасы Хәбирәттәй: "Нәрсә исең китте, әллә җыр ишеткәнең юкмы? Үзебез яшь чакта җырлап йөргән сүзләрне танымай торасыңмы? - дип, көлемсерәп, карты янына килеп басты. "Кит, әле, кортка! Әнә, әнә, ныгытып тыңла, без халык җыры дип җырлап үскән җырларны хәзер кемнәрдер үзләштереп, җыр язалар ләсә! Сүзе генә түгел, җөмләсе белән алганнар! Әллә тиле кеше бар диләрме! Яшьләр трататайга биеп, трататай тыңлагач та! Без үлеп бетмәдек бит әле! Шул җырларны бабайлар заманыннан тыңлап үскән, халык җырларының сүзләрен канга сеңдереп яшәгән буын ич без. Гарьләнәм! Ичмасам, җөмләләре белән үзләштергәннәр бит! Көй язучыларына төкерәем, бөтенләй грамыталары юк икән! Әдәмнән ояла белмәйләр, мәтри. Әллә оятсызлар, әллә наданнар! Бу радиаңны өзеп бәрәм, кортка. Болай да беткән йөрәкне бетертмә, яшәсе килә әле якты дөньяларда! - Зөфәр карт бик ярсып, матур ашъяулыклы өстәл янында торган артлы урындыкны дөпелдәтеп идәнгә утыртты!
Ә көй агылды да агылды. Хәбирәттәй кытыршы куллары белән бәрхет ашъяулыгын сыпыра-сыпыра: "Карт, син былай нирвучат итеп, үзеңә генә зыян китерәсең бит, төкер, дөньясы шуңа киткәч, син генә бөкерене төзәйтәлмәссең. Ата улны, инә кызны белмәс заман җиткәнен әле дә аңламайсыңмы ни? Кыйлансыннар инде! Безне үзебезнең догаларыбыздан аермасын Хак Тәгалә. Оятсызлыкка авызлык кидереп булмай ул, тайны гына өйрәтеп була. Әйдә, оялмагач, барлык халык җырларына да үзләрен афтур итеп язып бетерсеннәр. Шулпам өлгерде, юу кулларыңны..." - дип, картын тынычландырды. 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова. 

Читайте нас: