Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 Май , 14:01

Менә шундый ярату (хикәя)

Аягы атламаса да, барырга кирәк...

phonoteka.org
Фото:phonoteka.org

Аягы атламаса да, барырга кирәк. Ләйлә кулындагы ачкычны тәрәзәгә таба төбәп кенә, урамдагы машинасын кабызып җибәрде. Ул җылына торганчы, тиз генә бизәнеп тә аласы булыр. Аңа бүген күз явын алырдай чибәр булырга кирәк. Яңа алган помадасы алсу костюмына шулкадәр килешә иде, көзгедәге кыяфәтеннән канәгать калды яшь ханым. 
– Сынатырга ярамый. Түбәнсенмә! – Биек үкчәләре белән подъезд баскычларыннан текелдәтеп төшкәндә үз-үзенә шундый фәрман бирде ул. – Күз яшеңне күрсәтәсе булма, кара аны!
Бүген ире белән рәсми аерылыша алар. Ирнең киемнәрен җыеп чыгып киткәненә берничә ай инде. Шуңа гына риза булмаган, рәсми аерылышуны сорап, судка гариза да язган әнә. Судка чакыру кәгазен күргәч, гарьлегеннән утырып елаган иде Ләйлә. Әллә  болай гына ризалык бирмәс дип уйлады микән? Китәм дигән кешене тоткарларлык көч кемдә генә бар икән? 
Двигателе тигез бер ритмда ишетелер-ишетелмәс кенә гөрелдәп эшләп утырган җылы машинасына кереп утыргач, Ләйлә бераз тынычланып калгандай булды. Ник үрсәләнә соң әле? Үзен яратмаган ир белән яшәгәнче, ялгыз булуы яхшырактыр бәлки. Аерылышучылар бер алар гынамы? «Аллаһ язмаган эш булмас!»  Ләйләнең хәтеренә дәү әнисенең гел кабатларга яраткан шушы сүзләре килде. Алдагы көзгегә карап, кабат үзен күздән кичерде дә, җай гына газ педаленә басып, кузгалып китте. 
Бу машинасын әле яңарак кына алды. Кыйммәт инде, ничек түләрмен дип борчылган иде, әлегә Аллаһ ярдәмен биреп бара. Хезмәт хакы начар түгел аның. Ире белән икесе яшәгәндә, барлык түләүләр, ашау-эчүләр аның өстеннән булганга акчасы гел җитми торган иде. Эшләргә яратмаса да, таләпләре зурдан булды шул иренең.
Ап-ак иномаркасы белән суд каршына килеп туктаганда, ирнең дә килеп кенә ятышы иде. Ләйләнең яңа машинадан төшкәнен күреп, йөзен чытып куйды. 
– Күрәм, баеп киткәнсең икән! Бай сөяркә таптыңмы? Мин киткәнне генә көткәнсең, ә! Бар-бар, кыланып кал. Акча янчыгыңны бушатырга туры киләчәк әле... – Ирнең бу сүзләрен Ләйлә инде ишетмәде, анысын авызы эченнән генә мыгырданды ул.
Суд башланды. Ирнең аңа карата белдергән дәгъвасын ишеткәч, Ләйлә чак авып китмәде. Баксаң, рәсми аерылышып, икесе ике якка китүне генә күздә тотмый икән әле! Ләйләдән шактый гына акча да каермакчы. Имеш, бергә яшәгәндә фатир өчен дә ул гына түләгән, ашау-эчүне дә ул гына кайгырткан. Судтан шул чыгымнарның яртысын хатыннан түләтүне үтенә хәзер. Ләйлә ирен чите белән генә елмаеп куйды. Мондый да әшәкелекне көтмәгән иде. Ире судья алдына кызыл төстәге калын папканы китереп салды. 
– Бөтен түләү квитанцияләре дә шушында. 
Яхшы таныш бу папка Ләйләгә. Таныш булмыйча, үзенеке бит ул аның. Барлык документлар өчен аерым-аерым папкалар ачып, барысын да саклап бара торган гадәте бар шул. Әле Ләйләгә өйләнгәнче үк алып та, соңыннан кредитын хатыны белән түләп бетергән машинасының документларын алганда, монысын да иярткән, димәк. 
Суд озак бармады. Аларны тиз аердылар. Ирнең дәгъвасы өлешчә генә канәгатьләндерелде, Ләйләдән чыгымнарның яртысын түләттерү дигән өлеше үтәлмәде. 
– Кеше бу кадәр оятсыз булса да булыр икән, – дип уйлады Ләйлә инде бөтенләй җиде ят булып калган иргә шаккатып карап. Әлегә кадәр шушы кешене яратты бит ул!
Алар Ләйләнең курсташының туган көнендә таныштылар. Чибәр, бөтенесен үзенә каратып тота алган егетне бер күрүдә ошатты кыз. Ләкин егет кенә алай егылып китмәде. Беренче очрашуга Ләйлә аны үзе чакырды. Ике кулын кесәсенә тыгып килгән егетне кафега алып кереп үзе сыйлады. Студентка акча кайдан килсен, дип, аның илтифатсызлыгын аклады ул. Дөрес, Ләйлә үзе дә студент. Укудан бушаганда эшләргә дә җитешә, үз көнен үзе күрә иде. Егетнең кесәсендә җилләр уйнавын да аның ялкаулыгына, эш яратмавына түгел, укуының авырлыгына, эшләргә вакыты калмавына бәйләде. И, бу кызларның юләрлеге инде. Яраткан кешесен аклар өчен әллә нинди сәбәп табачаклар! Ләйлә дә шундый иде. Сиңа тиң кеше түгел, дип, бөтен дөнья кычкырып торганда да, язмышын шуның белән бәйләде бит. 
Яратмаса да, тормыш итәр өчен Ләйләне бик кулай тапты егет. Акчасын эшли, торырга фатиры бар... Беренче көннән үк санлап яшәмәде ул хатынын. Үз акчасына рәхәтләнеп күңел ачты, теләгән киемен киде, теләгән җиренә барды. Ләйләнең уртак тормышны ялгызы гына сөйрәвеннән эчтән генә тантана итте. «Эшләсен! Түләсен! Чыдасын! Юкка гына хатын итеп тотамы ул аны!»  Ир шулай уйлады. Эшләде, түләде, чыдады Ләйлә. Ләкин түзүнең дә бер чиге була.
Иренең киемнәрен юарга салганда, кесәләрен карамый калмый Ләйлә. Тикшеренү, актарыну нияте белән түгел, берәр нәрсә кала күрмәсен дип кенә каравы. Чалбар кесәсеннән табылган квитанцияне дә гадәти бер кәгазь кисәге итеп кенә уйлаган иде дә, күзе андагы язуга төшкәч, сагайды. Үз шәһәрләрендәге кунакханәнең ике кешелек номеры өчен түләү кәгазе иде ул. Ләйлә числосын карады. Бик яхшы хәтерли ул бу көнне. Бергә укыган дус егет янына авылга кайтасы бар, дип, ире шимбә кичтән җыенып чыгып киткәч, гарьләнеп елаган иде. 
Үз күңеле чиста булгач, башкалардан да начарлык эзләми иде Ләйлә. Әмма әлеге квитанция бер селтәнү белән күзендәге «ал» күзлекләрен сыпырып кына ыргытты. Бернинди дә авылга кайтмаган ул! Шушында, шәһәрдә генә булган. Сөяркәсеме, әллә бер генә төнгә яллаган кызмы – анысы хәзер инде аның кадәр мөһим дә түгел кебек. 
Судтан чыккач, өйгә кайтасы килмичә, якындагы паркка юнәлде Ләйлә. Кайчандыр бу паркка ире белән килгәли иде алар. Үткәннәрне уйлап, күзләре яшьләнде. Тагын аз гына һәм ул елап ук җибәрәчәк.
– Уйлама да! Елыйсы түгел. Бер капка ябылса, икенчесе ачыла. – Ләйлә бар ихтыярын бер йодрыкка туплап, яшьләрен эчкә йотты. Сыңар керфеге дә чыланмады. Күз алдына иренең суд залындагы кыяфәте килде. Акча тәтемәячәген белгәч, йөзе усаллыктан ничек каралып килде бит. Чынбарлыгын каплап торган битлекләрнең инде кирәге калмаган иде. 
– Син әле үкенәчәксең!  – дип ысылдады ул. Ләйлә көлде генә. Нәрсәгә үкенергә? 
– Беләсеңме, мин бер генә нәрсәгә үкенәм – синең кемлегеңне бераз иртәрәк ачыкланмаганга. – Башын горур чөеп, биек үкчәле өр-яңа туфлиләре белән тек-тек басып өр-яңа тормышына таба атлады Ләйлә. Ул белә, йөрәгендәге мәхәббәттән бер генә көндә савыга алмас ул, ләкин шулай да савыгуга таба тәүге адым инде ясалды. Ә калганы вакыт эше генә. 

Автор: Лилия Гәрәева. 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас в