Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 Май 2022, 19:31

Тимерханымны кем карар? (хикәя)

...Еллар үтә торды, фронттан бәхетлеләрнең әтиләре кайтты.

Мин әтәй белән инәйнең баш баласы. Миннән соң бер-бер артлы аларның тагын ике ир баласы туган, әмма тугач та үлгәннәр. Инәй чираттагы баласын югалтмас өчен ул тугач та түбән очның бик фәкыйрь, ятим Фәрихә карчыкка "сатлык бала" итеп тәрәз аша шартлы хакка аны сатып, улын карчык кулына тоттырган. Әтәй дә язмышны адаштырыр өчен көтеп алган, өстәвенә ул бала да малай булып сөенечен тагын да арттырган, улына Тимерхан дип исем әзерләп куйган. Тимер булгач нык булыр, чир, әҗәл тиз генә алалмас дигән. Инәкәе, хатыны, мин һәм улын кайгыртып, бар көчен салып колхозда җимертеп эшләп йөргән ул. Авылда бригадир булып эшләде. Сигез яшем тулган иде инде, энемә ике яшь. Без бик бәхетле гаилә. Беркөнне авылыбыз магазиныннан биек аяклы зур гына кәнфит савыты күтәреп кайтты әтәкәем: "Мин сугышка китәм, төсем итеп тотарсыз. Кайтканда прәннек, кәнфитләр алып кайтырмын, бергәләп чәй эчәрбез", - диде. Нимес безнең илгә бәреп кергән, әтәйне шуңа солдатка алалар. Энем бернәрсә аңламый, тәтелдәп кенә йөри. Зурнәй белән инәйнең елауларына караганда әтәй кире кайтмас кебек. Туган-тумача, күрше авылдагы зурәтәй әтәйне озатырга килде. Инәйнең әнисе әллә кайчан ук үлгән инде, анасыз ятим үскән ул. Шуңа минем инәй ягыннан зурәтәй, әтәй ягыннан зурнәй генә. Кочаклашып елашулар, бәхилләшүләр... Сугыш сабантуй түгел, кайтулары икеле дип сөйләшәләр. Минем җаным актарыла, нигә безне аерасыз? Бик рәхәт яши идек бит, нигә әтәйне алып китәсез? Инәй мине үзе белән ияртеп әтәйләрне озатырга алып китте. Энем Тимерхан зурнәй белән өйдә калды. Әтәйләр иң соңгы җигүле ат арбасына утырды, аерылыша алмаган хатын-кызларны читкә этәрделәр, ә безне әтәй җаен табып арбага, үзе янына утыртты. Инәй туктап калмаган иде шул, мине җитәкләгән килеш арба артыннан ияргән иде.

Шулай да Кузбай тавына менгәч: "Барың инде, Вәсиләм кайтканда арыр, авылдан дистә чакрым ерактабыз хәзер, кайт, Вәсинәм", - диде. Соңгы тапкыр кочаклап үпте дә безне, төшкән арбасына кире сикереп менеп утырды. "Син кайтмасаң, ничек яшәрбез соң?" - дип, догаларын кабатлап калды анам. Күздән югалганчы үрелеп-үрелеп карадык әтәйләр артыннан. Кайталмас, бигрәк кызу, утның эченә керә торган, йотар аны нимес, йотар, дип тау башында сузылып ятып елады инәй. Минем күз яшьләрем чыкмый иде инде, күкрәк эчендә типкән бәләкәй йөрәгем генә йөзгә телгәләнгәндәй булды ул мәлләрне. Зираттан кайтып барган кешеләр кебек, якыныбызны, газизебезне мәңгелеккә югалтуыбызны аңлап, аякларыбызны чак сөйрәп кайтып егылдык төн караңгысында. Зурнәй Тимерханны йоклаткан, зурәтәй авылларына кайтып киткән иде. Әтәйгә ияреп, өебезнең нуры да, шатлыклы вакытлары да китте. Безнең көнебезне, булмышыбызны сугыш дигән кара пәрдә каплап алды. Сигез яшемдә минем әтәйсез көннәрем башланды. Әтәә-әй сүзен хәзер мин көн дә кабатлыйм, үзем генә эчтән генә... Өйдә кеше булмаган вакытта да әйтеп йөрим, кычкырып кабатлап. Җир җиләкләре пешкән вакытта сугышка киткән әтәйнең хәбәрсез югалган дигән кара хәбәре шул ук 1941 елның декабрендә килде. "Кулсыз, аяксыз гына булса да кайтсын иде, киңәш кенә булса да биреп утырсын иде, эшләр эшләрлек булмаса да кайтсын гына иде", - дип елады инәй. Мин ышанмадым, кайтыр ул, безнең әтәй ич ул, дип энемне кочаклый идем. Зурнәйнең ике улын йотты сугыш, ул кайгысыннан ашау үтми торган чиргә сабышты һәм ул да безне ташлап китте. Инәй колхоз атлары карый, Яңавылга ат җигеп кәрәчингә бара, Казансаудан кәрәчин ташый. "Инәң кайтадыр инде, бар, каршына бара тор", - дип авыру зурнәй минем куеныма пич бәрәңгесе кыстыра да киендереп инәйгә каршы чыгарып җибәрә. Әкрен генә атлыйм, әтәйне сагынам, инәйнең аты олы юлдан күренмиме үрелеп-үрелеп шуны карап барам. Мәктәпкә йөрибез, корымнан кара эшләп, китап читләренә язабыз. Инәй безнең җимертеп эшли, әллә нимесләргә булган ачуыннан, әллә үзенең зур тырышлыгы белән 30 сутый җирне иртә яздан казып чыга. Бәрәңгегә интекмәдек. Язын безнең бакчадан кәлҗемә эзләргә ачлыктан бик интеккәннәр килә. Күренмәскә тырышалар инде безгә. Инәйләр үлгән атны чыгарып куялар икән, иртәнгә бу хәбәрне ишетеп калганнар, түшкәне бүлгәләп бетерәләр. "Мин сезгә үләксә ашатмадым, балалар, ачлыкка интеккәннәр ашарга мәҗбүр булды инде, ни хәл итмәк!" - инәй ирләргә биргесез тырышты. "Ир бала бер бирешсә, аны юнәйтү авыр була", - дип, энемә бәрәңгене аерып, ашка да бүлмичә салып пешерә иде. Әтәйнең төсе, гаиләбездә бердәнбер ир заты дип бик кадерләдек аны. Кәҗәбез бар иде. Кышын бүреләр Палкан исемле этебезне үзебезнең күтәрмә-болдырыбызда тотып ашап китте. Еллар үтә торды, фронттан бәхетлеләрнең әтиләре кайтты. Безнеке - юк. Паспорт алыр мәлгә җиткәч, фамилиямне әтиемнең исеме белән яздырдым. Энем әтәй фамилиясен йөртте, мин әтәйнең исеме фамилиямдә кабатлансын дидем. Гомерлек парымны тапканчы, кияүгә чыкканчы әтиемнең исеме фамилиям булып йөрде. Атама булган яратуымны, аны олылауымны шулай белдердем. Җаныма берникадәр җиңел иде шулай. Җидене беткәч Свердлау ягына турфыга җибәрделәр. Инәйгә ярдәмем тияр, энемне дә карашырмын дидем. Карьер суы эчеп, тозлы кильки ашап, шешенеп кайтып кердек авылга. Безне симереп кайтканнар дип сөйләделәр. Эш хакы өчен биргән акчага таз, чүмеч, кәнфит савыты, тимер савытлар, кием-салым алып "баеп" кайттык иллә мәгәр. Күп тә үтмәде Караидел ягына урман кисәргә җибәрделәр. Кызлар белән машина башында барабыз, авыллар үтәбез. Яхшырак салынган йорт күрсәк, мин менә монда килен булып төшәчәкмен дип, шаярышабыз. Яшь чак бит. Тырышлыгымны күреп, бер авылда квартирга кергән әбиебез: "Сине үземнең улыма килен итеп алып калам, бигрәк уңгансың", - ди иде. Малае урман кисүчеләрнең бригадиры булып эшли. Кайтам, әбекәем, еракларда каласым юк, дип әйтә идем. Урман кисү эшләреннән кайткач, тагын җыеп турфы чыгарырга җибәрделәр. Еллар үтте, ятимлек белән көрәшеп яшәдек. Тырыштык, сынатмадык. Әтәй кайтмады, өметләр коры калды. 78 яшенә җитеп инәем үлде. Аның да өмете акланмады. Кияүгә сорап килүчеләр булса да, теге дөньяда әтәгезнең күзенә ничек карармын, аңа нәрсә дип җавап бирермен ди иде. Кияүгә чыгып дистәгә якын бала табып, язмыш белән борышып, дөнья көттек. Энем дә тырыш булды. 69 яшендә ул авырып дөньядан китеп барды. Безнең өметләр акланмады, әтәйсез үстек, яшәдек. Ирем үлүгә дә 19 ел хәзер. 87 яшемдә үзем үлем түшәгендә яткан чагымда сугыш җаныма салган яраның тирәнлеген күрсәтеп, балаларымны сөйләп, башка кадерле кешеләрем белән саташмыйча, "Тимерханым кала, энемне мин үлсәм кем карар" дип, өзгәләнүемне ишетеп, кызым сугыш яралары һаман да миндә уңалмаганын, үлем түшәгендә дә башка мәшәкатьләр алдында сугыш ярасы мәңгелек икәнен аңлап сызланыр. Аның ачысы бакыйлыкка күчкәндә дә ачы, аңга язылганмы, әллә йөрәкнең телгәләнгән ярчыкларына кечкенә чакта кичерергә туры килгән михнәтләр уелгангамы, әтәемнең төсе булган энем, инде кайчан бу дөньяны, миннән алда калдырып киткән булса да, аны кем кулына калыр дип үрсәләнәчәкмен, мин киткәч Тимерханымны кем карар?..   Автор: Миләүшә Усманова.   

Читайте нас: