Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 Май 2022, 10:16

Урычсасы ничек була? (хикәя)

Сәмига әби соңгы яңалыклар тапшыруын карап бетереп, телевизорын сүндереп куйды да...

Автор фотосы.
Фото:Автор фотосы.

Сәмига әби соңгы яңалыклар тапшыруын карап бетереп, телевизорын сүндереп куйды да, сырмасын эләктереп, шәлен башына ябына-ябына күршеләренә кереп китте. Өйдә өстерәп йөргән катасын да салып тормады. Кыска кунычлы киез катасын, соңгы елларда аяк табаннарына һич җылы төшерә алмагач, иртүк киеп куя да кичен түшәгенә йокларга ятканда гына салыр булды шул. Тышка чыкканда сачинкиен эләктерә инде. Әле сачинки кайгылары китте, ярсып-ярсып, ут капкан кебек, йөрәкләрне калтыраткан тавышы белән яңалык сөйләп утыручы ыспай хатын, йөрәкләрне җилкендереп, әллә нинди таныш булмаган сүзләрен әйтте. Эйй, шул тилебизерен, көнгә чыксаң ни ишетермен дип кенә ачасың да инде. Сугыш чыкканмы ни, оран салып, тавыш интәнәциясе белән үк аяктан бәреп егалар шул. Томауны тәхеткә утыртып, шуны да фаҗига итеп сөйләп торалар ләса. Имеш, ,,эшләпәле томау,,дан куркып, бар дөньяны аякка бастырганнар. Томауны ни бетерергә, аны борынгыдан әрчелмәгән вак кына тавык бәрәңгесен пешереп, төеп, мамык шәлеңә төренеп, юрган ябынып парында утырасың, урман кура җиләген җәйдән киптереп әзерләп куеп, чишмә суында кайнатып эчәсең, мәтрүшкә, карагат яфракларын исни-исни чәен чөмерәсең дә, ятып торып йоклыйсың! Иртәнгә син дә мин! Кул белән сыпырып алган кебек була. Кара, ,,куар кот,, диләрме, уйлап чыгаралар бит... Шулай үз алдына сөйләнә-сөйләнә Сәмига кортка күршеләре Сәхипнең тупсасыннан атлап керде.
- Исәннәрмесез, күршеләр. Сәламәтлектәме? Нигезгә дога кылып алыйк, - дип, мөрҗә кырында торган урындыкка утырды.
- Хәерле тереклектә. Сәхип апаем, иртәнге яңалыкларны карадыгызмы? Теге томауга тагын нинди куар кот кирәк дип уйлап чыгарганнар, ишеттегезме? Шуңа йөгереп кердем әле. Тамак тук булгач, нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Безнең балачак сугыш заманына туры килде. Өй эчендәге балаларның җыенысына бер ыштан, кырык җирдән олтан салынган, көяләрдән калган киездек, инәйнең яулыгыннан тегелгән кырык ямаулы ыштан белән шулчакларда бирешмәгән томауга... Кар астыннан инәйләр кура җиләк ботагын сындырып кереп, казанга бөгәрләп салып, казан астына салам ягып, барыбызга да эчерәләр иде дә, име-томы шул була иде. Таптылар бит прәблимә. Сәхип күрше, кемне каян, нәрсәләрне куа инде ул ,,куар кот,,? - дип, башындагы шәлен тартып алып, итәгенә салып куйды әбекәй.
Күршесе мыек астыннан гына елмаеп:
- Кумыйлар, беркемне дә, тамга ул. Прививка эшләткәнсеңме, юкмы, әнә шуны әйтеп торучы, эшләткәч бирелгән язу-билге инде. Код. - шулай дип, кыскача аңлатты күршесе Сәмига әбигә.
- Элек инәйләр кот коялар иде. Бала-чага куркып фәлән чирләсә, баш өстендә сулы савыт тотып, шул сулы савытка эрегән балавыз коялар иде. Шуны беләм. Котым, кай, кайт, дип чакыралар иде очкан котны. Кот очкан дигәнне бәләм, куар дигәнне ишеткән дә булмады. Үзең үк куасың буламы ни инде шул котны. Болар киресенчә, ул котны үзләре куалар мени инде, апай? Кот куар булгач, әйбәт нәрсә түгел инде. Чакырыр кот дип аталса, ә бу куар кот... Котны кумаска кирәк, киресенчә, чакырырга кирәк, күрше. Кара, тилебизердән ишетеп, котым да калмады. Ния ул сүзләрне гел татарчадан алалар соң ,,куар кот,, дигәнче, урысча ,,гонять кот,, дисәләр булмыймы икән ни. Йөрәкне бетерделәр ләса. Берәр юньле хәбәр ишетмәм микән дип ачсам иртәнчәк шул тилебизерләрен, юк шул, юк. Ул шайтан тартмасыннан тиле генә бизмәс, акыллысы да бизәр, йөрәкне калтырата бит. Сигезенче кәнәлне карыйм хәзер мин, Сәхип. Анда, ичмасам, башларына кыек авыз ясалган уенчыклы мут филемнәр күрсәтәләр. Авызлары кыек булса да, котымны кумыйлар хет. Имеш, кешеләр нең ,,куар коты,, булырга тиеш... Тәүбә-тәүбә, шушы инде ату ахырзаман, шушы... - дип, озак кына утырды әле сөйләнеп Сәмига әбекәй күршеләрендә.

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас: