Барлык яңалыклар
Әдәбият
30 апрель 2022, 16:18

Ата каз

Йөгереп килсәм, казларның берсе җирдә ята. Бер-ике тапкыр тәгәрәп әйләнде дә үлде ул.

Ата каз
Ата каз

Март. Менә тагын яз җитте. Кояшның җылы нурлары астында кар эри. Гөрләвекләр ага. Туган якларына кошлар кайта. Яз якынлашканын алар алданрак сизә. Кышкы салкыннардан соң каз асраган кешләрнең казлары ишек алдына чыгып каңгылдашып канатларын кага-кага яз җитүгә сөенә бешлый. 
Шул казларга карап, минем дә хәтеремә бер вакыйга төште. Аккошларга тиңләшерлек безнең дә тату казларыбыз бар иде. Ел саен тырышып берсен дә югалтмыйча дистәдән артык бәпкәләр карап үстерәләр иде.

Ул елны да казлар бәпкә чыгарырга җыенды. Ата каз белән инә каз әзерләп куйган ояны озак “тикшерделәр”. Ике каз кыйгак-кыйгак килешеп байтак “серләштеләр”. Чыбыктан хәзерлгән ояны инә каз үзенчә төзәтте, бизәде. Ата каз көч биреп тирәләй әйләнде, мактады. Чыгачак бәпкәләренә уңайлы булсын диеп, инә каз йоны белән ояны җылытты, йомшартты. Көн аралаш салган йомыркалар уникегә җитте. Ата каз иптәшенең булдыклылыгына горурланды, сөенде. Ул әйтерсең җәй җиткәч, иптәше, балалары белән яшел үлән дә тукланып, җылы суда коенуларын күз алдына китерде. 
Инде күп еллар ата казны бәпкәләре белән канатландырган инә каз оясына утырды. Ата каз бик еш ояны тикшереп, инә казның хәлен белеп кенә торды. Ул оя янына килә дә каңгылдап иптәшен ашарга чакыра. Бераз “серләшкәннән” соң, инә каз ашап, канатларын тазартып алганчы ата каз үзе ояга менеп утыра, йомыркаларны әйләндерә. Ул инә каз килгәч кенә төшеп китә.

Кызганычка каршы, бәпкәләре чыгарга бер атна калгач, инә каз кинәт кенә оясында утырган килеш үлеп китте. Ана казны оядан алган чакта, ата каз канатлары белән сугып, аны алырга бирмәде. Сорыкаеп төрткәләде, канатыннан тартты, нәрсәдер каңгылдап сөйләде. Әмма инә каз кузгалмады, ояда аның җылы йомыркалары гына калды. Бу хәлне күреп күңел тулды. Байтак кына оя янында утырдык. Ата каз башын төрле якка боргалаганнан соң ояга менде дә утырды. Йомыркалары белән әкрен генә сөйләште. Борынлый башлаган йомыркаларны әкрен генә әйләндерде, томшыгы белән бәпкәләренә чыгарга ярдәмләште, оясыннан ашарга да төшмәде. Бу күренешне тыныч кына карап булмады. Тугыз бәпкәне яшел үләнгә төшергәннән соң ата казыбыз сары түгәрәкләрен берәмләп “үбеп” алды, канатларын кага-кага, тыпыр-тыпыр биеде. Ул шулай үзенең бәпкә чыгаруына сөенде, шатланды. Бәпкәләр яшел үләнне өзгәннән соң артка утыруларын, үлән чүпләргә өйрәнгәннәрен каз да, мин дә сөенеп күзәттек. Атналар үтү белән бәпкәләрне елгага төшердем. Ата каз канатларын кагып суга ташланды. Бәпкәләре читтә генә карап тордылар. Үзе юынып чыккач, томшыгы белән бәпкәләрне суга төрткәләде. Бәләкәчләр чума-чума суда коендылар. Ә аннан соң ата каз бәпкәләрен канаты астында җылытты. 
Ул аларны эттән, тау башындагы агачларда күп еллар кышлаган каргалардан саклады. Үткән кешеләр белән дә “иснләшеп” кала иде. Бәпкәләрнең тәпиләре ныгый төшкәч, ата каз балаларын тауга, буага менәргә өйрәтте. Адымлап-адымлап, ял иттереп... Бәпкәләр үсте, аталарын да куып җитә башладылар.

Шулай казларның матурлыгына, ата казга сокланып җәй дә үтте, яңгырлы көзләр башланды. Бер вакыт бакча артында казымның җәл ялыну тавышы ишетелде. Ике малай казларга таш бәреп уйный иде. Йөгереп килсәм, казларның берсе җирдә ята, бер-ике тапкыр тәгәрәп әйләнгәннән соң үлде. Ата казның башына да зур таш тигән, башы тишелгән. Шуннан соң ата каз биреште, мантымады, рәтләп ашамады, ябыкты. Йортта калдырсаң, кызганыч итеп, балаларын эзләп кычкыра иде. Елгадан кайтыр юлны онытты. Казларны эзләп алып кайта башладык. Ә бер китүдә ата казыбыз кайтмады... Эзләдек, таба алмадык. Кар яуды, елгада боз туңды, казлар бакчада гына йөри башлады. Бер чыгуга  казларыбыз юк, эзләре дә күренми. Елгага очкан дүртесен генә таптым. Шул чак күршеләрдә каз тавышлары ишетелде. “Күктән очып төштеләр, Ходай бирде”, – диде күршем көлеп. Көлешеп алдык та, казларны алып кайтып киттем. Әй, казлар, казлар... Шул чак алар миңа ата-анасын югалткан адәм баласы кебек тоелды...

Лилия Хәлилова, 
Борай авылы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: