Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 апрель 2022, 15:31

Тукай премиясе тапшырылды

Быел аңа кемнәр лаек булды?

Тукай премиясе тапшырылды
Тукай премиясе тапшырылды

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан  дәүләт премиясе быел ике генә кешегә – язучы Ләбиб Леронга  («Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен) һәм рәссам Анатолий Егоровка  («Казан өстендә ай» («Над Казанью луна») гобеленнар циклы өчен) бирелде. 

Лауреатларга премияне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

2022 елда Тукай премиясенә барлыгы унтугыз кандидат тәкъдим ителгән. 

Тукай премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать  әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк  эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: