Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 апрель 2022, 16:06

“Авылда болай...”

Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыров язган китапның исем туе үтте. 

“Авылда болай...”
“Авылда болай...”

Уфада Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыровның “Авылда болай...” дип аталган китабының исем туе үтте. 
Анда җырчының балачак хәтирәләре, күңелле истәлекләре тупланган. Вахит Галибай улы сүзләренә караганда, аның әти-әнисе дә, туганнары да тормышта була торган күңелсезекләргә һәрвакыт юмор аша карый белгән позитив кешеләр булган. Шуңа күрәдер артистның авылдашлары бу әсәрләрне бик җылы кабул иткән. 

Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкәрнәев та киатпта тупланган  әсәрләрнең халыкчан һәм ихлас булуын билгеләде. 
«Алар һәркем өчен якын. Вахит ага күңелен биреп җырлый да, әсәрләр дә иҗат итә», – диди Марат Миңлегали улы Уфадагы сәүдәгәр Чижов йортында үткән чарада. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: