Ике хатын сөйләшә.
–Күз алдыңа китерәсеңме, мин кичә дүрт мең килокалорий яндырдым!
–Шәп булган! Ничек?
–Духовкада пирогымны онытканмын.
**
Бер ир табибка килә.
–Доктор, минем туйдан соң күзләрем белән проблемалар башланды.
–Ә нәрсә булды?
–Акчаларны күрми башладылар.
**
Бер ир балалар бакчасына улын алырга килә.
–Кайсы сезнеке? – ди сорый тәрбияче.
–Кайсы да ярый. Барыбер иртәгә кире китерәсе бит.
**
–Кадерлем, мин үзеңнең гаиләң белән таныштырырга вакыт түгелме?
–Нишләргә дә белмим инде... Балалар әле авылда, ә хатын командировкада...
**
Ресторанда:
–Официант, миңа кәһвә мөмкинме?
–Мин кайдан белим? Табибыгыздан сорагыз!
**
Теш табибы пациентка:
–Тешегезне дәваладым. Ике сәгать ашамагыз.
–Сезнең хаклар белән мин хәзер бер ай ашый алмаячакмын!
**
–Доктор, миңа моны ничек дәваларга?
–Хәзер Гуглдан карыйм.
–Бәлки мин үзем карармын?
–Әйдәгез менә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмик!