Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 апрель 2022, 11:36

Авыл күчтәнәче (хикәя)

- Фира, теге өч литрлы банкаң белән вареньеңны чыгарып түктек, ашарлык булмады...

unidoski.ru
Фото:unidoski.ru

Авылда яшәгәч, кош-кортын да, мал-туарын тотарга, асрарга тырышасың. Яшелчә-җимешең дә булсын. Әле уңганраклары бакчасында урын җайлап, бәләкәй генә булса да күл-буа хәстәрләп, шунда балыгын да үрчетә һәм симертә. Авыл кешесенең күңеле киң була. Килгән туган-тумачасына, дус-ишләренә шуларның барысыннан да өлеш чыгарырга тырыша алар. Кунакны сыйлап кына калмыйча, күчтәнәчен дә биреп җибәрергә җаен таба. Фира да шулай булды. Кемгәдер күчтәнәч-бүләк бирсәң, шул бушап калган урынга Аллаһу тагын көтелмәгән ризык-мөлкәт бирә ул дип өйрәтеп үстерде бит аны әнисе. Нигә, бар икән, рәхим итеп уртаклаш. Кешенең дә күңеле була, үзең дә кемнедер сөендерүеңә сөенәсең. Район үзәгендә яшәгән җиңгәчәсе белән абыйсы килгәч, әле бүген дә Фира суыткычын ачты да, өч литрлы карлыган-карагат вареньесын күчтәнәчкә дип тоттырды. Кара карагат кайнатмасын абыйсы бәләкәй чактан ук суга бутап эчәргә ярата иде, рәхәтләнсеннәр. Икенче атнага тагын мунча керергә киләчәкләр аларга, ул вакытка да хәстәрләр биреп җибәрәсе күчтәнәчләрен. Аллаһка шөкер, сыерыбызның сөте куе, мул, эремчек-каймакларын да арттырырлык, хушлансыннар туганнары. Шулай уйлап, якты йөз, такта чәй түгел, хәзер инде яхшы һинд чәйләре, пешкән ашы, салган бәлеше белән ихлас теләкләрен теләп озатып калды ул кунакларын.
Икенче атнаны абыйлары килмәде Фираларга. Ярый, атна саен вакытлары булмагандыр дип, ягылган мунчаларын үзләре генә керде. Атна уртасында шулай, эшендәге мәшәкатьләр белән район үзәгенә баргач, кибеттән генә вак-төяк күчтәнәч алып булса да, тиз генә кереп, хәлләрен белеп чыгыйм дип, абыйлары яшәгән фатирга юнәлде Фира. Башка вакытта, машиналары белән килгәндә, тазартылганы булмаса, абый, үзең чалырсың да, эшкәртерсез дип чебешен-үрдәген кыстырып килә иде. Бүген үзе генә, ашыгыч кына шул. Җиңгәчәсе генә өйдә иде. Сәерерәк күренде ул Фирага. Бәй, нәрсә булган, әллә чирләп торамы? Кәефе юкмы?
- Нәрсә булды, Фәридә апа, сөйләшәсең дә килмәгән кебек? - диде Фира җиңгиенә. Тегесе ничек сүз башлыйм микән дигәндәй, хәтере калган тавышы белән:
- Фира, теге өч литрлы банкаң белән вареньеңны чыгарып түктек, ашарлык булмады. Кайнатманың эче тулы пыяла ватыклары, юри салмагансыңдыр инде? - диде җиңгәсе ризасызлык төсмере сеңгән тавышын калтыратып.
- Ничек алай булсын инде? Әллә шикәре кристаллашканмы? Бәләкәй чакта җир җиләге вареньесын шулай өч литрлы банкага салып, җиргә күмгән идек. Яз көне алсак, пыяла кебек песогы кристаллашкан иде. Шулай гына булгандыр, - диде Фира ни уйларга белмичә. Салкынлык бөркеп торган бу җирдән тиз генә чыгып китәсе килде. Ихласмын, гел яхшылыкта күңелем, җиңги ник болай кыйлана икән дип аптырады. Авылга, өенә кайтып җиткәндә дә кузгалган йөрәге тынычлык тапмады. Кичен барысы да җыелып беткәч, шушы хәлне сөйләде. Изгелек теләп күчтәнәчләр бирү үзенә гарьлек булып кайтуын әйтеп, барысы алдында елап җибәрде. Бишенче класста укыган улы әнисенең күз яшьләрен күрү белән:
-Әни... Без Зифа белән холодильниктан әйбер алганда вареньелы банка төшеп ватылды. Апаем елый башлады. Зур банка варенье ватылгач, син тиргәрсең дип, без аны икенче өч литрлы банкага идәннән җыеп тутырдык та, кире урынына куйдык", - диде улы башын аска иеп.
Фира нәрсә әйтергә дә белмәде, ачкан авызы, аптыраулы көрсенү авазы чыгарып, уффф дип сузды.
- Балакайларым, шулай итәләрме соң? Мин бит шул банканы ачып-нитеп тормый абыйларга күчтәнәч итеп җибәрдем. Иии Аллам, әллә ниләр уйлаганнардыр инде. Оятка калдырдыгыз, балакайларым", - диде Фира бу хәлгә ачыклык табылганга ни сөенергә, ни көенергә белмичә. 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас: