Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 апрель 2022, 14:17

"Йөрәк сүзе" яңгырады

Җиңү яулаган Артур Кәбиров 500 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булды.

"Йөрәк сүзе" яңгырады
"Йөрәк сүзе" яңгырады

 «Йөрәк сүзе. Рәми» шигърият конкурсына йомгак ясалды. Быел ул Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланды. Финалда видеоязмалар буенча сайлап алынган 12 конкурсант катнашты. Тантаналы чара Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узды.

Конкурста Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Артур Кәбиров җиңү яулады. Ул 500 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булды. Артист Рәми Гариповның 1964 елда язылган, ләкин 1987 елда гына дөнья күргән «1937» поэмасын укып ишеттерде. 

Тантанада катнашучыларны һәм тамшачыларны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов сәламләде. Ул «Йөрәк сүзе» проектын Башкортстан өчен бик мөһим булуын әйтте һәм проектны тормышка ашыруда катнашканнарның барысына да Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Алар – автор һәм җитәкче Наилә Сәфәргулова, жюри рәисе Олег Ханов, алып баручылар Фирзәт Галиев һәм Александр Кузьменко, режиссер Сулпан Аскарова, оператор Илгиз Насыйпов. 

«Ел авторы» призы Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның балаларына – улы Азамат белән кызы Гөлнарага тапшырылды.

Икенче урынны һәм 200 мең сум акчалата бүләкне – Зөбәрҗәт Утарбаева, өченче урынны һәм 100 мең сумны Нияз Замалетдинов алды. Тамашачылар сөюе призына Урал Таһиров лаек булды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: