Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 апрель 2022, 13:59

Әдип вә заман

Гомер тауларына артылып.

Әдип вә заман
Әдип вә заман

Гомер тауларына артылып.

 

Шигъриятне диңгез итеп күзалласаң, шунда киң колач салып, илһамланып, иркенләп йөзеп иҗат итүче шагыйрьләр бар. Әдәбиятның бу өлкәсенә саллы өлеш керткән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре шагыйрь Радик Хәкимҗан олпат 80 яшенә, зур иҗат байлыгын бергә туплап,үзенә һәм укучыларына зур бүләк ясады. Күптән түгел шагыйрьнең “Тауларга үрләгәндә” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Каты тышлыклы калын бу китапта авторның соңгы вакытта язылган һәм аның озын гомер юлында иҗат ителгән, халык сөюн яулаган аерым җырлары, шигырьләре урын алган. Автор белдерүенчә, аның шигырьләренә 800 җыр язылган. Без аларның байтагын беләбез, тыңлап хозурланабыз.

Иҗатка бирелгән һәр каләм тибрәтүче үз китабын чыгарып, кулына алу турында хыяллана, ул дөнья күрсә, чамасыз сөенә. Радик Хәкимҗан мондый зур шатлыкны 15 тапкыр кичергән. Шагыйрь өчен китап ул иң изге көч. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Китап – ул акыл, белем чыганагы да, китап – ул тормышта юл күрсәтүче дә, китап – ул укытучы да, дус, иптәш тә”.

Шул шатлыктан дулкынланган шагыйрь китабын тотып “Өмет” редакциясенә дә килде. Кайчандыр күренекле драматург Нәҗип ага Асанбаев белән дә 80 яше тулу уңаеннан әңгәмәләшкәндә: “Гомер тавының башына менеп җиттем”, дигән иде. Ә менә Радик Хәкимҗан үзенең бу гомер фасылын ничек бәяли икән, үткәннәрне ничек искә ала, шагыйрь йөрәге нинди уйлар кичерә?

“Чынлап та бик зур сөенеч кичерәм. Ул минем тормышым турында сөйли кебек. Бу иҗат җимешләремдә туган җиремә чиксез сөю, авыр сугыш елларындагы балачак хатирәләрем, гомер көзем турында фәлсәфи уйланулар чагыла. Бер бүлектә җыр текстлары урын алган. Бу китап минем иҗатка, тормышка йомгак ясау кебегрәк тә яңгырый. Кеше гомерен тауларга үрләүгә тиңләсәк, шуны да әйтәсем килә: тауга менүләре авыр, ләкин максат, тырышлык булганда үрләргә була”.

Шагыйрьнең бу иҗади байлыгы ике төп өлештән тора. Беренчесе – авторның шигъри йөзен билгеләүче публицистик һәм фәлсәфи рухтагы әсәрләр. Икенчесе – җырлар, алар, билгеле, тоташ лирикадан тора, фикер дөньясы, стилистикасы белән төрле-төрле.

Чал юбилеен каршылаган шагыйрьнең бу гомер фасылы күркәм чараларга, хөрмәт, игътибарга бай булган. “Сентябрь аенда Зәки Вәлиди  исемендәге Милли китапханәдә бик матур чара үтте. Анда китапханәчеләр, язучылар, артистлар катнашлыгында күркәм чыгышлар булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мине “Хезмәт даны ордены” белән бүләкләде, Татарстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев Уфага килгәч, татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән тәбрикләде. “Юлдаш” җыр-моң һәм мәгълүмат каналында бик күп җырларым эфирда яңгырады, шуларны исәптә тотып, радио редакциясе мине “Ел шагыйре” дип игълан итте.

Туган ягымда да бик зурладылар. Мәктәпләрдә шигырьләремне яттан уку буенча бәйге оештырдылар. Соңыннан иҗат кичәсе кысаларында җиңүче балаларны бүләкләү чарасы да узды.

 Безнең Кыйгы яклары талантларга бай. Элек-электән мәдәни яктан үсешкән ул Кыйгы. Анда беренче колхоз-совхоз театры үткән гасырның 30нчы елларында ук оешкан. Танылган актер һәм режиссер Олег Хановның әтисе Закир Ханов, әнисе Шәмсенур апа, Хәй Фәхриев безнең театрда уйнаганнар.

Гафур Латыйпов – Башкортстанда беренче “Баганай” буларак танылган актер, безнең Хәниф Кәримнең бертуган энесе. Миңа алар белән аралашу бәхете тиде.

Фәридә апа Кудашева безнең Кыйгы мәдәният йортында башлап зур сәхнәгә чыккан. Әнкәй белән Фәридә апа чордашлар буларак, аралашып йөргәннәр, район мәдәният сараенда бергәләп чыгыш ясаганнар.

Якташым, авылдашым Хәниф Кәрим иҗатташлары – Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Биккол, Салих Кулибай кебек зур шагыйрь, язучылар белән кайтыр иде. Әдипләр белән очрашулар халыкта онытылмас тәэссоратлар уятты. 5нче сыйныфларда укыганда тере шагыйрьләр белән шундый очрашуларның берсе аеруча хәтеремдә. Туган якка, әдәбиятка мәхәббәт шунда уянгандыр инде”, – ди юбиляр.

Авыр заманнарда үссәләр дә, чыныккан буын вәкилләре гел яктыга, матурлыкка омтылган. Радик Хәкимҗан да – сугыш чоры баласы, ул да әтисен күрми үскән. Бер тапкыр да “әти”дип әйтү бәхете тими аңа, ул әтисе сугышка киткәч кенә дөньяга аваз салган. Әмма ачлык та, ялангачлык та киртә булмый, тере шагыйрьләр белән очрашулардан илһамланган авыл малае каләм тибрәтә башлый. Беренче шигырьләре мәктәп һәм Кыйгы район гәзитендә басыла. “Бөтен нәрсә туган җирдән башлана, мине зур юлга чыгарган сикәлтәле тормыш сукмакларының башы туган ягымнан килә, – ди автор. – Иң беренче җырларым хезмәт темасына язылган иде. Элек хезмәт кешесе абруйлы иде бит. Беренче җырларымны Галия Солтанова, Фәнүнә Сираҗетдинова, Зәки Мәхмүтовлар җырлады. Мин иҗатымны хезмәт кешесенә дан җырлауга багышладым. Үзен зурлаган якташлары белән элемтәләрне иҗаты белән генә түгел, эшләр белән дә ныгыта тора шагыйрь. Радик Хәкимҗан фатыйхасы белән “Әй моңнары” әдәби түгәрәге төзелгән. Радик абый форсаты чыккан саен “кый”лы Кыйгысына кайтып, укучылар, китап сөючеләр белән очрашып тора. Туган ягының матур табигатен, аның уңган кешеләрен данлауга күп тырышлык салган авторны “туган як җырчысы” дип юктан гына әйтмәгәннәрдер. Сиксән яшен тутырган шагыйрь бүген дә актив иҗат итә. Еллар узса да, аның иҗатында яраткан темалары әйдәүче булып кала. Бүгенге көн проблемалары языла.

Шагыйрьнең шигьрияте безгә яхшы таныш. Радик Хәкимҗан сүзләренә язылган җырларны Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җырчылары башкара. “Җырларыгызны кем җырласа да барыберме сезгә?”- дип сорыйм автордан.

 “Шигырь язылгач, җырны башкарыр кеше бераз күз алдына килә инде ул. Яшен, тавышын чамалыйм. Җырның эчтәлегенә карап, тавышына, холкына туры килгән башкаручыны күрәм. Һәркем күңеленә якын булганны сайлап ала”, – ди Радик абый. Әмма җырчылар тарафыннан авторларга карата булган игътибарсызлык аны да урап узмаган. Аның сүзләренә язылган җырлар башка исемнәр астында да күренгәли икән.

“Кайвакытта яшьләр арасында шундый игътибарсызлыкка тап буласың. Үзебезнең шәхесләрне, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, җырны җырларга уйлагач, игътибарлы булырга кирәк. Яңа гына язган шигырьләремнең берсе “Изгелекләр кылыйк” дип атала. Изгелек җирдә ятмый, хәтердә кала, онытылмый”.

Бар гомерен иҗатка багышлаган кеше өчен иң кадерле вакытлары кайчан икән: авыр балачакмы, ачлы-туклы үсмер елларымы? Шәхеснең күңелендә кайсы мизгелләр тирән урын алган?

“Тормышның җил-давыллары шагыйрьнең йөрәгенә кагылып, сугылып, яндырып, өтеп үтә. Безнең балачак ул – яралы балачак. Иң истә калган еллары кайчан дисәгез, булды ул еллар да. Тормышта тотанаклык булса, кеше рәхәт яши. Әрнеп-сызланып яшәгән, өзгәләнгән кешегә кыен. Әгәр тормыш тыныч агышта булса, әйбәт. Беренче тетрәнүем Байконурда хезмәт иткән елларга туры киләдер. Дөньяда беренче булып җиһанга космик ракета очырырга әзерләнү ул вакыт өчен әйтеп бетергесез яшерен һәм зур эш иде. Бу хакта 25 ел дәвамында беркемгә серне сөйләмәү турында ризалык белдереп, имза куйдык. Аннары 1962 ел җитте. Кариб диңгезе конфликты туды. Ул чорда без һәрвакыт 1нче санлы әзерлектә тордык. Моннан алтмыш ел элек тә шундый киеренке вакыт булды. Бер кнопкага бассалар, сугыш башланыр хәлгә җиткән иде тышкы мөнәсәбәтләр. Менә-менә сугыш башлана, дип тордык.

Иң бәхетле елларым – Байконурда хезмәт итү чоры. Бу үзенчә зур горурлык иде. Анда хезмәткә алынган егетләр арасында булу үзе бер зур дәрәҗә иде, чөнки мең иләктән үткәреп алдылар. Биографияләре чиста булган, техник яктан белемле егетләрне алалар иде. Мин мәктәптән соң махсус техник училище тәмамлап, “закрытый почтовый ящик” дип аталган оборона заводында эшләдем.

Шагыйрь Радик Хәкимҗан сөекле хатыны Роля Фәссах кызы белән тормыш сукмакларыннан тигез атлап килә. Алар ике кыз - Роза һәм Ританы тәрбияләп үстергәннәр. Салават районының Нәсибаш авылы кызы Роля укытучылар нәселеннән. Иҗатны яхшы сиземләү белән аңлаучы хатын шагыйрь җанының уйларын тоеп, аның беренче тыңлаучысы, укучысы, тәнкыйтьчесе һәм киңәшчесе булып тора.

Бүген без ешрак Радик Хәкимҗан кебек өлкән яшьтәге һәм яшь буенча аннан аз калышкан шагыйрьләр иҗаты белән ешрак очрашабыз. Яшь шагыйрьләр бездә бик аз. Моңа кем гаепле? Шагыйрьнең җәмгыятьтә тоткан роле тиешле игътибарга алынамы бүген? Югыйсә, нигә безнең яңа чор замана әдәбияты бакчасында җырчы кошларга, челтерәп торган чишмәләргә, шаулап торган имәннәргә, яшеннәрдәй яшьнәп сискәндерер, уятырлык, уйлатырлык фикерләргә кытлык туды?

 Бу сорауга үзенең сиксән яшьлек гомер кибәне башына менеп җиткән шагыйрь Радик Хәкимҗан болай ди: “Шагыйрьнең җәмгыятьтә тоткан роле бик зур ул.Әдәбият кешелек яшәешенең төп кыйммәтләре булган гаделлек, намуслылык, мәрхәмәтлелек, изгелек, туган җиргә, Туган илгә сөю тәрбияләүче зур тәрбияви көчкә ия. Шуңа күрә каурый каләмне карага манып, ак кәгазьдә еллар, гасырлар дәвамында җуелмас фикерләр, уйлар, акыл салырга бурычлы иҗат кешеләренең үзләренең дә өлгергән булуы мотлак. Ил язмышы – әдип каләмендә. Язучының, әдипнең абруе кими төште бүген. Моның сәбәпләре интернет, кесә телефоннары һәм башка техник чараларга бәйле”.

Әдип вә заман
Әдип вә заман
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: