Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 апрель 2022, 14:12

Шагыйрь сүзе мәңге яңгырар

«Башкортстан» дәүләт концерт залында Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үтәчәк.

Шагыйрь сүзе мәңге яңгырар
Шагыйрь сүзе мәңге яңгырар

25 апрельдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үтәчәк.

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов (1932-1977) башкорт әдәбияты тарихында аерым урын били. Үзенең иҗатында ул тормыш мәгънәсе, башкорт халыкының тарихи язмышы, буыннарның рухи бәйләнеше, туган теле һәм мәдәнияте хакында уйлана. Шагыйрь нәфис тәрҗемә остасы буларак та билгеле. 
2022 елда Башкортстан Башлыгы указы белән республикада шагыйрьнең 90 еллыгы билгеләнә. Русия халыкларының мәдәни мирасы елы республикада шушы әһәмиятле дата белән туры килде. 
«Сөйләшсәләр әгәр туган телдә, телгә алыр алар мине дә…» дип аталган кичәдә республиканың билгеле артистлары башкаруында Рәми Гариповның шигырьләре һәм поэмалары яңгырар. Композиторлар Рәфыйк Сәлмәнов, Роза Сәхәбетдинова, Абрар Габдрахманов, Нур Даутов, Хөсәен Әхмәтов һәм Байрас Абдуллинның шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларын җырчылар Башкортстан Милли симфоник оркестрына кушылып башкарачак. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: