Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 апрель 2022, 14:04

“Сезнең танышыгыз Сергей Есенин”

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының уртак проекты.

“Сезнең танышыгыз Сергей Есенин”
“Сезнең танышыгыз Сергей Есенин”

3 майда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Сезнең танышыгыз Сергей Есенин” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының уртак проекты. Программа нигезендә Русиянең – атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов башкаруында Сергей Есенин шигырьләре, шулай ук “Анна Снегина” поэмасы яңгыраячак.
Кичәдә Петр Чайковский, Георгий Свиридов, Роман Леденёв, Евгений Попов, Василий Липатов, Григорий Пономаренко, Салават Низаметдинов һәм Урал Иделбаевның музыкаль әсәрләре яңгыраячак. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: