Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 апрель 2022, 11:43

Бозавыгыз туңып үләр иде

Әни каядыр киткән, бүген әти белән генә өйдә калдык.

amundco.com
Фото:amundco.com

Һәр авылның нинди дә булса үзенчәлекле ягы белән аерылып, башкаларга охшамаган, сәер дип әйтсәң дә мөмкиндер, кешесе була. Бездә шундыйларның берсе –Тимерхан абый. Ашыгып бармас, сүзен сөйләгәндә дә сузып кына сөйли, шул сөйләменнән ниндидер ләззәт-тәм тойган кебек иде ул. Өстәвенә, кешегә кереп, соңыннан тиз генә чыгып китми торган гадәте дә булды. Яхшы күңелле кеше иде ул, кешегә бер дә начар булмады. Тик нигәдер, шул әкренлеге аркасында микән, кергән җиреннән кире чыгарга ашыкмый, иркенләп, артыгы белән иркенләп утырырга яратты.
Әни каядыр киткән, бүген әти белән генә өйдә калдык. Кичкелеккә казан астын ягып, өйләрне җылытып, малларны абзарга ябып, ишекләрне бикләп кергән идек инде. Кышкы суыктан тимер капканың әкрен генә сызылып-сызгырып ачылган тавышы ишетелде. Әти тәрәзәгә үрелеп, кем кергәнен карады һәм нигәдер: “Аһ, Тимерхан”, – дип куйды. Әтидән ни өчен алай дип әйтүен сорарга да өлгермәдем, керүче ишекне дөбердәтә дә башлады. Әти чыгып, ишекне ачып, Тимерхан абыйны ияртеп килеп керде. Кунак сүзләрен сузып-сузып, авыл хәбәрләре сөйләде, колхозда эшләгән вакыттагы хатирәләрен дә яңартты. Әти сабыр гына шуларның барсын да тыңлый бирде. Кышкы сәгать уннар, унберләр җитте. Тимерхан абый гына кайтып китү турында уйлап та карамый. Бервакыт әти: “Аһ, сыер бозауларга тора иде, төн бигерәк салкын, бозауламады микән”, – дип, тышка чыгар өчен киенә башлады. Минем бу сүзне ишетүгә колакларым үрә торды! Әтине почмакка чакырып китердем дә: “Әти, сыер әллә кайчан бозаулады ич инде, нигә шулай әйтәсең”, – дидем. Ул: “Чыгып китсен дип әйтәм бит”, – диде пышылдап кына. Ике-өч тапкыр шулай чыгып, сыерны карап, әтигә кире ияреп керә торган Тимерхан абый кайчан чыгып киткәндер, белмим, мин йоклап киткәнмен. Әтигә иртән: “Кайчан чыгып китте Тимерхан абый?” – дип сорадым. “Төнге өченче киткән иде, чак кайтып китте. Арттан ияреп чыга да, кире керә. Ярый мин булдым әле, ярый мин кергәнмен сезгә, абзый, бозавыгыз туңып үләр иде дип кабатлый, өстәвенә”, – дип, әти берчә көлеп, берчә көрсенеп әйтеп салды. “Ярый мин булдым әле, бозавыгыз туңып үләр иде”, дигән канатлы әйтем безнең гаиләгә шул вакыттан ныклап кереп калды. Бәлки, авылдашлар да куллангандыр әле аны...

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова. 

Читайте нас: