

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән.
...Кара ипи ашау бәхете бары тик безнең илдә генә. Менә дөньяның мин булган шәһәрләреннән берничәсе: Каһирә, Никозия, Алжир, Истанбул, Рим, Неаполь, Искәндәрия, Фамагуста, Хомс, Дәһли, Бомбей, Мадрас, Калькутта, Коломбо, Париж, Марсель, Авиньон, Хельсинки, Тампере, Таһран, Карачи... Бу шәһәрләрнең берсендә дә кара ипи юк. Булганы – ак ипи, аны да юка итеп телеп, майда кыздырып кына бирәләр. Бу шәһәрләрнең рестораннарында син өстәмә итеп тавык, балык, әфлисун, кофе сорый аласың, китереп бирәләр, әмма инде бер кабарлык ипи сорама, аны бирмиләр. Көнбатышка баруымның берсендә мин күчтәнәч итеп Мәскәүдән ике ипи алдым. Үземне кунак итәргә җыенган ике гаиләгә мин боларны бүләк иттем. Шул гаиләләрдә ике кич бер-бер артлы кичке ашка чакырылдым, өстәлдә нинди генә затлы ризык юк иде! Әмма берсе дә теге ипине табынга чыгармады. «Үз илләрендә алар моны теләгәнчә ашый ала» дип уйлап, әрәм итмәскә булганнардыр инде... Соңгы елларда, халыкның көнкүрешен яхшырту максатында, авыл җирендә пекарнялар салынды. Хатын-кыз рәхәтләнә: сумка тотып кибеткә торып йөгерә дә, “ә!” дигәнче ике ипи алып та кайта. Пекарня ипиенә теләсә нинди яңалыкка бик тиз ияләшә торган Казан арты халкы ныклап ябышты. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. Көне буе шул турыда гына сөйләшәләр, хуҗалык-йортның рәте китә, сугыш башланганмыни? Актаныш якларында, бәхеткә каршы, хатын-кыз әле өендә ипи сала икән. Берәр кеше турында яман сүз әйтәсе булса, актанышлылар менә болай диләр: – Һи-и, әллә кем булып утырган була, әҗәткана. Хатынын белсен; кибет ипие ашап торалар бит соң алар... Бу – бик зур хөкем икән. Шулайдыр, чөнки ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хезмәт турында бара бит сүз. Ипи салу... Сугыш вакытында яки аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде: – Хәбирнекеләр ипи салып яши... Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр: – Хәбирнекеләр кече малайларына да «Волга» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде, утыз сигез меңлек... Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре, әни, әти, бал, ил, сөт, әби, май, ит, су, апа, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн, көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, ипи, аяк, җыр... Бераздан икенче дәрәҗәдәге әйберләргә сүзләр ясалган: җизни, җиңги, күмәч, ыштан, мотоцикл, мобилизация, транзистор, милитаризация. Ипи салу... Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабартма пешергәндә, юкәсе төшерелгән сөян – Казан артында «сөям» – кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Юан юкә агачының төп буен җирдән җитмеш сантиметр чамасы югарырак кисеп аласың. Карт юкәнең эче черегән була. Оста куллы ир әнә шул черекне чыгара, юкә агачының исә тышкы ягы гел таза була. Әнә шуны төплисең, астан һәм өстән тимер кыршау кидертәсең. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була! Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы камыр калдырасың. Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра. Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә: – Бүген ипи изәсе бар... Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки: – Бүген ипи изәргә кирәк. Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең, халыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан дәшмичә генә чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала. Һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле: юкә иләк ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк. Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән, саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Борынгы бабаларның хатыннары ирләргә ошар өчен битләренә шуны ягынганнардыр дип уйлыйм мин. Кыл иләк. Йа Хода! Монысы инде онның илле процентын гына аска төшерә. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. Иләк әнә шулай өчәү иде. Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай: – Җиз иләктән ипи пешергән... – Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән. Телеңне йотарсың... Әлеге «баш» бит әле... Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш. Тук-тук-тук... Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелт камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изелеп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук... Шулай төн җитә. Иртәнге якта, йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә: – Пыт... Пыт... Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп күәс чиләге янына килә. Анда!
(Дәвамы бар)