Әдәбият
28 март 2022, 08:07

Ипи салу

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән.

Ипи салуИпи салу
Ипи салу

 

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән.

(Дәвамы).

Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана. Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада, ире кочагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада, баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана, «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың. Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын... Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап камыр ала да, әпе-төпе китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу ипи әвәләү дип атала. Безнең өйдә бу процесс башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Ни өчен бадьян дип аталган ул агач савытлар? Моңа кем җавап бирер? Бадьян – чәчәк исеме бит инде. Ләкин безнең өйдә агач станогында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Ачы камырны әни шуларга сала да, күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – күәс төбе, агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы – иң тәмлесе. Монысы – төпчек, иркә бала. «Күәс төбе» дип атала ул. Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәли. Хуҗа хатын ашыга: мәсьәләне минутлар хәл итә. “Мичкә ипи тыгу” дигән бөек бер эш башлана. Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда, кабердән торып, җиде буын бабасы кайтып төшми! Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты-җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм китмәсенгә, казанга су салынды, пар биреп казан кайный башлады. Шул вакыт хуҗа хатын, олы якка чыгып, стена сәгатенә күз ташлады: – Унбер тулып чирек, – диде ул үз-үзенә. Бу – хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы: йөзе көймәсен... Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы. Хуҗа хатын, яулыгын артка чөеп, хәл алырга урамга чыга. Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды. Чөнки кичә генә, кич Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык (түгәрәк ипинең соңгы, төп кисәге) ипи алып торган иде – авылда гел шулай, ике «ипи салу» арасында бер өзеклекне «әҗәткә кереп» ялгыйсы; бу – күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. Икенче төрлесе дә була: фәлән җиңги күәс чиләгендәге башны саклый алмаган. «Баш»ны суык тешләгән. Моны бөтен күрше белә. Бер-береңә кечкенә чүлмәк, савыт тотып «баш» алырга керү гаять тә җаваплы дипломатик аралашу алымнарының берсе иде. Чөнки һәркемнең үз күәс тәме, үз «баш»ы бар, боларны күрше-тирә исеннән, рәвешеннән сизә. Ләкин озак тормый хуҗа хатын урамда, ашыгып өенә кереп китә, мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. Шулай герле сәгать белән мич арасында йөреп тора ул, ул арада күәс чиләген алдагы атнага әзерләргә кирәк, әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, әчкелтем, тышкы яктан кетердәвекле булып чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселен» калдырырга кирәк. Аннан төш вакыты җиткәндә, самавыр куеп, кайнар ипине кыерчыкларга сындырып (беренче чәйгә ипине пычак белән кисәргә уңайсыз да, алай ямьсез дә чыга), бөтен гаиләңә бәйрәм ясап чәй эчертергә. Ләкин бу әле бәйрәмнең башы гына. Бала-чага белеп тора: почмак якта чүлмәктә ике көн инде борчак бүртә, бүген кич, һичшиксез, борчак чумары булачак, чөнки әни ачыган ипи камырын «чумар» өчен бераз алып калды. Кичен әти кеше, аш өлгерер алдыннан гына кар базына төшеп, такта әбәт чиләгеннән бер савыт катык алып менәчәк, ачкылтым чумарлы борчак ашын ашаганда, авыл кешесенең физиологик канәгатьлеге шул дәрәҗәгә җитә ки, зур-зур отельләрдә, кафе-рестораннарда виски эчеп, сигара тартып утыручы бизнесменнар «без генә рәхәт чигәбез» дип никадәр ялгышканнарын белмиләр! Ә кичке аш өлгергәнче әле вакыт бар, ипиләр бераз суына төшкәч, хуҗа хатын аның иң матурын урталай, дүрткә кисеп, кыерчык ясап, бер-ике күршесенә кичәге, бүген иртәнге әҗәтен түләр. Әҗәт түләү – дипломатик пассажларның берсе – моны үтәгәндә хатын-кыз «чисти» вәкаләтле һәм гадәттән тыш... тагын әллә кемнәргә әйләнеп бетә – янына килмә дә... Әҗәт түләргә керер алдыннан бик чиста киндер тастымал алыныр, ипи аңа зур саклык белән төрелер, моны әле хуҗа хатын зур саклык белән чиста, матур алъяпкычының уң як итәген бераз күтәреп каплар һәм... урам буйлап, матур итеп атлап, әҗәт түләргә китәр. Бүген аның ипие уңган, бүген ул –шушы урамда королева, патша хатыны, ханша, тагын әллә кем. Һәм әҗәтне түләгәндә һич тә мактанмаячак ул, үз ипиен тәнкыйть итә-итә күрсәтәчәк: – Менәтерәк, мич башым салкынрак булган. Изеп куюым булды, төнге унбер иде, күәс чиләгемне утыртуым булды, йөрәгем жу-у итеп китте. Ай, минәйтәм, мич башымда җылылык җитәрлек түгел бит. Ай, минәйтәм, камырым харап була бит. Менә шул: камырымны суык тешләгән... Күршесе: – И-и, Миңкамал, алай димә син. Синең ипи әйбәт була, аны бөтен күрше белә. Әнә бит, Хәмденисаның бер дә уңмый. Аның өчен – Хәмдениса иске чүпрәдән баш ясый. Чүпрәсенең куәте беткән. Аннан әнә Шәмсенисаны кара: ипие гел кайраклы (ягъни, ипинең өске яки аскы катысы янында ике сантиметр чамасы калынлыкта күзәнәксез камыр) була. Алай димә син... Бәхетле, рухи яктан киң, тирән мизгелләр...

Ипи салу
Ипи салу
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас