Әдәбият
15 март 2022, 12:35

Кеше көлгәндә миңа да төрт!

Ике ахирәт сөйләшә. –Сания, сиңа күптән кияүгә чыгарга кирәк. –Кирәк тә бит. Ә мин һаман синең Гамилеңне уйлыйм... –Минем Гамилемне???

Кеше көлгәндә миңа да төрт!Кеше көлгәндә миңа да төрт!
Кеше көлгәндә миңа да төрт!

–Әни, чынлап та балаларны ләкләк алып киләмени?

–Әйе, улым.

–Ә Яңа елда бүләкләрне Кыш бабай бирәме?

–Әйе, улым.

–Аңламыйм, ә әтине без нигә тотабыз алайса?

**

–Сөеклем, табиб миңа сәяхәт итәргә кушты. Кая барабыз?

–Икенче табибка.

**

Мин эшкә барырга яратам, эштән кайтырга да яратам. Тик менә шул бару белән бару арасындагы 8 сәгать кенә ачуга тия!

**

Ике ахирәт сөйләшә.

–Сания, сиңа күптән кияүгә чыгарга кирәк.

–Кирәк тә бит. Ә мин һаман синең Гамилеңне уйлыйм...

–Минем Гамилемне???

–Әйе, Алла сакласын, шундый ир эләгер!

**

Бүген Галинең өч баласы туган. Балаларының әниләре барысы да үзләрен яхшы хис итә.

**

Ире:

–Тозын артык салгансың бит!

Хатыны:

–Яратамдыр инде сине...

Ире:

–Ни дәрәҗәдә яратырга кирәк инде мине тортны тозлар өчен?..

**

Безнең эштә катгый дресс-код. Бер генә очракта эшкә джинсыда килергә була – әгәр син отпуск алган булсаң.

**

Хатын-кыз ир-атлар өчен генә табышмак бит ул. Ә бер-берсен алар үтәли күрәләр!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас