Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 март 2022, 16:11

Галимҗан Ибраһимовның тууына - 135 ел

Иртәгә әдип туган көн.

Галимҗан Ибраһимовның тууына - 135 ел
Галимҗан Ибраһимовның тууына - 135 ел

Иртәгә әдип туган көн.

Әлеге минутларда М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында бөек татар әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан язучының академик 15 томлыгының исем туе бара. XX гасыр башындагы яңарыш хәрәкәтенә язучы, тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе буларак гаять зур өлеш керткән Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (БР Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа.

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларның бүгенгесендә якташыбызның академик басмасының тулы томлыгын тәкъдим иттеләр.

Чараны ачып, тәбрикләү сәламнәрен җиткерүчеләр Галимҗан Ибраһимовның бүген дә җәмгыятьтә тоткан урыны, ничәмә буын балалар тәрбияләүдә юл күрсәтеп торган әдәби мирасы турында ассызыклап үтте. Чараны М.Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Илшат Насыйпов алып барды.

М. Акмулла исемендәге БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниара коммуникацияләр Институты директоры Халидә Халит кызы Галимова башлап тәбрикләде:

- Бүген безне якташыбыз мирасы берләштерде. Зур әдәби мираслы Башкортстан әдәбиятында Галимҗан Ибраһимов иҗаты зур урын алып тора. Без аны киңкырлы шәхес буларак искә алабыз. Аның зур хезмәтләре бүген дә актуаль. Г. Ибраһимов хезмәтләре студентлардан башлап, укытучылар, журналистлар, язучылар өчен дә бик кирәкле. Башкортстан белән Татарстан арасында иҗади күперләрне ныгытуда язучылар зур урын тота.

Чараның кунагы- Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Ихсанова: - Казан белән Уфа арасын бәйләп торучы, олуг язучының титаник хезмәтен сезгә тәкъдим итү чарасы бу. 15 томлык әсәрләрен дөньяга чыгаручылар бик сирәк. Башкортстан халкы мондый әдибе белән лаеклы горурлана ала. Мондый чаралар арытаба дәвам итәчәк. Галимҗан Ибраһимовка багышланган зур чара Казанда да узачак, - дип ассызыклады һәм чыгышын шигырь белән тәмамлады. Татарстан Республикасы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре - текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина һәм әдәбият белеме бүлеге мөдире, профессор Әлфәт Закирҗанов бөек әдипнең иҗади хезмәт елларына, фәнни һәм гыйльми, киңкырлы эшчәнлегенә тирән анализ ясап, аның бүгенге көндә тоткан роле турында мәгьнәле чыгышлар бүләк итте. Белгечләр Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасына кергән хезмәтләренә зур бәя бирде.

- Бу әле Галимҗан Ибраһимовның бөтен кулъязмалары да китапка кереп бетте дигән сүз түгел. Татарстан галимнәренә бу эштә Уфаның Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре дә галим һәм әдип турында шактый материалларны табуда ярдәм иткән. Һәрбер том 1500 данә итеп бастырылган. Бу затлы әдәби хәзинә якын араларда әдәбият сөюче һәр кеше алырлык күләмдә бастырып чыгарылыр дип ышанабыз, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Китапны туплауда тырышлык салган белгечләрнең хезмәте еллар узган саен ныграк бәяләнер. Бүген алар мәктәпләргә тизрәк барып җитсен иде.

Шунда ук без "Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы белән дә таныштык.

Галимҗан Ибраһимовның тууына - 135 ел
Галимҗан Ибраһимовның тууына - 135 ел
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: