Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 гыйнвар , 20:33

Сихерләнгән йөзек

Беркөнне дус кызы Ольга әбисе Марфа Петровнаның хәлен белеп килергә үгетли башлады.

Фото:livemaster.ru

Лилиана – 20 яшен тутырып килүче чая чибәр кыз. Табигать аңа матурлыкны да, акылны да жәлләмичә биргән: мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, бернинди каршылыксыз финанс институтына укырга керде. Тырыш кыз вузда да үзен бары яхшы яктан гына танытты: студентлар өчен уздырылган конкурсларда, КВНнарда катнашты. Институт егетләре озын толымлы, зифа буйлы кызга гашыйк иделәр. Әлбәттә, группадаш кызлары Лилианага көнләшеп карады. Беркөнне дус кызы Ольга әбисе Марфа Петровнаның хәлен белеп килергә үгетли башлады. «Әбинең 75 яшьлек юбилее, әни белән әти ялда. Үзем генә барасым килми, әйдә, котлап кына кайтыйк инде!» – дип ялынды ул. Ахирәтенең үтенеченә ничек каршы киләсең инде. Лилиана, әлбәттә, риза булды. Кызлар, автобуска утырып, шәhәр читендәге бистәгә юнәлделәр. Ольганың әбисе бүрәнәләре каралып беткән, шифер түбәле кечкенә генә өйдә яши икән. Бу йорт әйтерсең лә әби белән бергә картайган: агач капка нык кына авышкан, йорт тәрәзәләрендәге агач рамнар арасына җил үтмәс өчен тукыма калдыклары тутырылган. Капка эчтән бикле булып чыкты. Ольга йодрыклап капканы төя башлады. «Бабушка, выходи, это я!» – дип кычкырды ул. Аның тавышына бәйдәге эт өрергә тотынды, күршедәге этләр дә кушылды. Бераздан капка ачылды. Кызлар каршына олы гәүдәле, бөкрәйгән, башына чәчәкле шәл ураган, таякка таянган әби килеп басты. «О, доченька, совсем меня забыла! Как же я по тебе скучала!» – дип кочаклап алды ул оныгын. Марфа Петровна кытыршы бармаклары белән Ольганың чәчләреннән сыйпады: «Ой, красавица моя, ой, милая моя», – дип кабатлаудан туктамады карчык. «Бабаушка, я не одна, со мной подруга», – дип, Ольга әбисен Лилиана белән таныштыра башлады. Әби, кызыксынып, Лилиананы баштанаяк күздән кичерде. Әбинең кап-кара күзләре ике кара төймәне хәтерләтә иде, карашыннан Лилиананың тәненә каз тәннәре чыккандай булды. Ниндидер айкап чыгарырдай үткен караш иде карчыкта. Лилианага бу бер дә ошамады, аның хәтта борылып китәсе килде. Ләкин Ольга кулыннан сөйрәп диярлек өйгә өстерәде. Карчыкның ике куллап тартуы булды, авыр имән ишек шыгырдап ачылып китте. Кунаклар өйгә узды. «Әбием, бу Лилиана, безнең институтның иң матур, иң акыллы кызы, – дип такылдады Ольга. – Аның матурлыгыннан группадагы егетләр акылдан яза бугай инде. Миңа гына бер егет тә карамый», – дип көрсенде ул. Ольганың болай сөйләнүе Лилианага ошамады. Ул сүзне икенчегә борыр өчен, нәрсәдер әйтергә омтылды. Ләкин башка бернинди дә рәтле тема килмәде. Кыз көрән төстәге шакмаклы шәл ябылган диванга барып утырды. Карчык исә үз алдына сөйләнә-сөйләнә өстәл әзерли башлады. Суыткычтан тозлы кыяр, гөмбә банкалары чыгарды. «Минем яраткан оныгым килә дип, мичтә кәбестә пирогы пешердем. Авыз итегез әле», – дип, олы коштабакка салынган пирогларны өстәл уртасына китереп куйды. Борынгы күкеле сәгать суга башлады. «Бер, ике, өч...» дип эченнән генә саный башлады Лилиана. Күке тавышына иске стеналар селкенә иде кебек.  Сәгать теле көндезге 12 не күрсәтте... Әби пешергән ризыклар бик тәмле тоелды Лилианага. Кызларның тамаклары ачкан иде, бер өем пирогны ялт иттерделәр дә куйдылар! Балан вареньесы белән чәй эчкәндә Лилиана тирләп чыкты. Әби Ольгадан әти-әнисен, укуын сораштырды. Аннары Марфа Петровна сәламәтлегенә зарланырга тотынды. Биле авырта икән, бүсере кузгалган, кан басымы югары... «Сәгатьтән сәгатькә дару гына ашап торам. Озак калмагандыр инде, үлемем бугазга баса», – дип зарланды. Сөйләшеп утыра торгач, өч сәгать тә үтте. Кызлар кайтырга җыена башлады. Марфа Петровна шкаф тартмасын ачып, бизәкләп эшләнгән кызыл шкатулканы алды. Тартмачыкта рубин кашлы йөзек белән алтын балдак та бар иде. «Монда минем алтыннарым, син боларны алып кит инде. Рубин кашлысы бәхет өчен», – диде ул оныгына карап һәм тешсез авызын күрсәтеп хихылдап көлеп җибәрде. Ольга шатлыгыннан әбисен кочаклап алды. «Спасибо, бабуля!» – дип кабатлап, әбисенең җыерчык баскан битеннән чуп-чуп үбеп алды. Марфа Петровна моның белән бетмәде әле дигәндәй, көлемсерәп, шкафтан икенче тартмачыкны – кара төстәгесен тартып чыгарды. Бу шкатулкада сапфир кашлы көмеш йөзек иде. «Монысы инде оныгымның иң матур дус кызына! Миннән бүләк булсын. Кая әле, бармагыңа үзем кидерәм!» – диде дә карчык, җитез генә Лилиананың кулын эләктереп тә алды, атсыз бармагына кидереп тә куйды. Лилиана өчен көтелмәгән бүләк иде бу. Ул йөзек кидерелгән бармагын күзләренә якынрак китерде. Нечкә бармакларына үлчәп эшләнгән диярсең! Кысмый да, зур да түгел. «Спасибо, Марфа Петровна, так неожиданно, так приятно!» – дип рәхмәтен җиткерде ул. Бу вакыйгадан соң бер атна узгач, Лилиана сырхауланып киткәнен сизде. Температура да юк үзе. Берничә көннән узар дип уйлады кыз. Әнисе Резидә ханым кара карлыган, бөрлегән яфракларыннан чәй әзерләде, витаминнар алып кайтты. Ләкин хәлсезлек бетәргә уйламады да. Кызның башы бик авыртты, кан басымы күтәрелде, бил тирәсе сызларга тотынды. Лилиана дәресләрен калдыра башлады, алсуланып торган йөзе нурын югалткандай булды. Күк төсендәге зәңгәр күзләр тонып калды. Чәчләре коела башлады. Әйтерсең  80 яшьлек әбигә әверелеп бара! Үз-үзен тотышы да үзгәрде. Гел авыруыннан зарланды. Кызының бу үзгәрешләрен күреп өзгәләнгән әнисе барлык таныш табибларын аякка бастырды. Шәhәрнең иң танылган профессорларына күренделәр. Табиблар консилиумга җыелды, кызу бәхәсләр барды, ләкин авыруның сәбәбенә генә төшенә алмадылар. Әни кеше табиблар белән беррәттән, өшкерүчеләргә, экстрасенсларга да мөрәҗәгать итәргә булды. Бер танышы җен чыгаручы муллага барырга кушты, икенчесе карта салучы хатынның телефонын ватсапка җибәрде. Күрше апасы исә бер райондагы өшкерүче Һаҗәр апаның адресын хәбәр итте. Резидә ханым Һаҗәр апага барып карарга кирәк дигән карарга килде. Җомга көнне иртәнге сәгать дүрттән торып юлга җыендылар. Ябыгып хәлсезләнгән кызын әтисе, күтәреп, машинага алып чыгып утыртты. Резидә ханым өшкерер өчен әзерләгән җиде төрле ризыгын пакетка салып, 5 литрлы су күтәреп, артларыннан чыгып утырды. Һаҗәр апаның авылына Казаннан алты сәгатьлек юл булса да, дүрт сәгатьтә барып та җиттеләр. Кумыйча да булмый, им-томчы соңгы өметләре иде бит. «Әгәр дә файдасы тими икән...» Резидә ханым куркыныч уйларны башыннан куарга тырышты. Һаҗәр апа яши торган йорт янында дәва эзләп килүчеләр җыелып та өлгергән, әллә ничә машина санады Резидә ханым. Иртә таңнан килеп, чиратка ук язылып куйганнар. 15 нче кеше булып язылдылар. Озак көтәсе иде шул. Тик Резидә ханымны гаҗәпләндергән хәл булды: тимер капка келәсен ачып, ак яулык бәйләгән 60 яшьләр тирәсендәге ябык кына гәүдәле хатын чыгып басты. «Һаҗәр апа!» – дип пышылдашты җыелган кешеләр. Хатын җыелган кешеләрне күздән кичереп, кемнедер күзләре белән эзли башлады. Чиратта беренче булып язылган ир 5 литрлы су банкасын күтәреп, капкадан эчкә ыргылды. «Юк, кабул итмим сезне хәзер, көтегез», – диде Һаҗәр апа иргә каршы төшеп. «Кая монда ерак юлдан килгән сырхау кыз?» Халык, бер-берсенә карашып, тын калды. Резидә ханым, сүзнең үзләре турында барганын аңлап алып, җыелган халыкны аралап килеп тә басты. «Без ул, без ерак юлдан килүчеләр! Казаннан ук килдек, зинhар, ярдәм итегез, Аллаhы Тәгалә хакына», – дип күз яшьләре белән ялына башлады ул. Һаҗәр апа өй каршында төзелгән кечкенә генә агач йортка бармагы белән күрсәтте дә: «Керегез», – дип чакырды. Лилиананы бүлмә уртасындагы урындыкка утыртты Һаҗәр апа. Уң кулын кызның башына куеп, дога укый башлады. Биш минут чамасы үтте бугай. Шул вакытта кеше ышанмаслык хәл булды: Лилиананың күзләре акайды, теле асылынды, авызыннан селәгәй ага башлады. Үзе Һаҗәр апаның кулларына чытырдап ябышты, үзе эт кебек ырылдый, елан кебек ысылдый. Һаҗәр апаның гына бу галәмәткә исе китмәде бугай, ул бернигә дә игътибар итмичә дога укуында булды. Кызларының бу кыланмышларын күзәтеп торучы ата белән ана утырган урыннарына сеңде. – Не трогай меня, не трогай меня! Я не выйду! – дип кычкыра башлады карлыккан тавыш белән Лилиана. – Чык кыз эченнән, Аллаhы Тәгалә иңдергән изге Коръән сүрәләрен укыйм, янасың, чык, мәлгунь! Һаҗәр апа дога укуында булды. Лилиана утырган җиреннән идәнгә мәтәләп төште. – Каян кердең, кем сине кертте, кайда утырасың?! Һаҗәр апа кат-кат кабатлады бу сорауларны. Лилиана, уң кулын өскә күтәреп, шырык-шырык көлә башлады. – Йөзек аша кердем, йөзек аша. Марфа Петровнага – матурлык, яшьлек, сәламәтлек. Ә кызга – авырулар, картлык, үлем... – Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Һаҗәр апа Лилиананың учын көч белән каерып ачты да кулындагы көмеш йөзеген салдырды. Үзе генә белгән догаларны укый-укый, пакетка салып, читкә куйды. Бер мизгелдә Лилиана тынычланып калды. Яңа гына йокыдан уянган шикелле, тирә-юнен күзәтә башлады. «Акылдан яза, ахры, бала», – дип уйлап куйды кайгыга баткан ана. «Менә бу йөзек аша кызыгызга сихер салганнар, – диде Һаҗәр апа пакетка күрсәтеп. – Ярый килгәнсез, вакыты санаулы гына калган булган. Борчылмагыз, сихерен алдым, ясаган кешесенә китте. Алга таба сак булыгыз, барган җирегездә бисмилласыз ризык капмагыз, шикләнгән бүләкләрне алмагыз. Ә йөзекне юк итәргә – утта яндырырга кирәк»... 

Автор: Фагыйлә Шакирова. 

Чыганак: "Сөембикә"