Әдәбият
7 гыйнвар 2022, 12:50

Алмакай

Ата белән ана бердәнбер улларының бүген ялга кайтуына әзерләнә.

Алмачуар пошкырынып алды. Алгы аяклары белән утардагы карны тырнаштырып, хуҗасы салган җиләкле печәнне иснәштерде. Күзләренә ишелеп төшкән ялларын башын чайкап, өскә чөеп җибәрде дә үткен колакларын калкытып, сак кына тирә-якны тыңлады. Көн буранлы булмакчы. Әле таң атып кына килә. Алмачуарның озын керфекле күзен урамдагы электр баганасында балкыган лампаның уты һәм капка төбендә үскән тирәккә уратып эленгән гирляндаларның җемелдәшүе чагылдырды. Зифа гәүдәле атның нәфис басып, утарның бер башыннан икенчесенә шәп-шәп атлап, барып-барып борылуы, көннең бозылырга торганына тынычсызлануы иде бугай.Хуҗа кеше бер рәт абзардагы малларны ашатып, асларына озын сабаклы сап-сары арыш саламын яңартып түшәп, иртәнге чәен эчәргә өйгә кереп китте. Хуҗабикәнең иртән үк олы мичне ягып, таба исе чыгаруы, мичкә яккан юкә утынының сөян яркалары чыгарган төтен исе малкайның ярсый төшкән йөрәгенә бераз тынычлык өстәгәндәй булды.Ата белән ана бердәнбер улларының бүген ялга кайтуына әзерләнә. Төшкә кадәр кайтып җитәчәкмен дип, кичә үк хәбәр салган иде ул. Күп тә үтмәде, хуҗа абзый ат җигәргә чыгып та җитте. "Һай алмачуар, дусыңны, Фәнис абыеңны юлдан чыгып алыйк. Көртле юлдан карга бата-бата интегеп атламасын. Юыртып кына уратып алып кайт безне, ярыймы", - дип, Алмачуарның муеныннан кочаклап алып, колак артларын сыйпаштырып алды хуҗа кеше. Әә, менә нигә йөрәге ашкынган Алмачуарның бүген. Фәнис дусы кайта икән бит. Колын чагыннан ук болыннарда бергә аунап үскән, бер-берсен йөрәк тибешеннән үк аңлашкан җан дусы кайта. Шул тиклем ярата бит аны яшь хуҗасы. Кушаматын да Алмачуар дип әйтте дә куйды. Олы хуҗа, алмачуар ул атың алмалы булганга гына әйтелә, Орлик дип атыйбыз дигәч, минем Алмакай-Алмачуарым ул, әти, башка кушамат такмыйк диде улы. Әтисе ризалашты. Алмакай-Алмачуар сизгер күңеле белән яшь хуҗаның аны бик нык яратканга күрә шулай иркәләп әйтүен аңлады һәм кушаматын ишетү белән һәрчак көлтә бөдрә койрыгын күтәреп ул дусы янына йөгерер булды. Әле дә Фәнис исемен ишетүгә, арты белән баскан килеш, тәртә арасына чигеп кереп тә басты. Зифа муенын иркә генә сузып, олы хуҗасы сузган камытка җитез генә башын да тыкты. Кытыгы килсә дә ыңгырчакны кысып ныгытканда да сабыр түзде. Кышкы салкында авызлыклатырга бик яратмаса да, бу юлы Алмачуар авызлык тимерен башын алга сузып, үзе үк капты. "Олы юлга авызлыкламый чыгып булмый, малкай, машиналар тыз да быз йөреп тора, өркеп куюың бар. Атлап кына йөри белмисең бит син, юртып, бер басасы урынга биш басасың", - дип, хуҗа атының куе ялыннан сөеп, кунган кар бөртекләрен сыйпап төшерде. Иркә куллар, назлы әйтелгән сүзләргә очынган Алмакай риза булып, өзек-өзек кенә кешнәп куйды. Шат иде ул, бик шат иде яшь хуҗаны каршы алырга барырга әзерләнгәнгә. Тимер табанлы җиңел генә чанасын очынып кына чыгар капкага таба борды. Үзе өчен генә тоткан ялтырап торган чиләккә хуҗасы коедан су алып салганны да озын керфекләре аша күзәтте Алмакай. Аның башка чиләктән эчмәвен яхшы беләләр монда. Зәвыклы, чиста Алмакай ят ис, сарык, сыер исе калган чиләккә борынын да төртми. Патшабикәдәй, киләсе язны тәүге тапкыр әни булачак нәззакәтле бия үз бәясен белгән елкы нәселеннән шул. Хуҗабикә икегә ачылган олы капкага тотынып: "Озак йөрмәгез, ашым кайный. Өстендә йокадыр, Фәнисне өшетмәгез", - дип кенә калалды, ачык капкадан Алмакай чыгып та чапты. Чанага түшәлгән җиләкле печән өстендәге сарык тунына тезләнгән хуҗа дилбегәне горур тотып, салулы юлларда үзенең гәүдәсе белән дә салулау агымына кушылып дигәндәй, идарә итеп, алар олы юлга, Алмакайның дусы каршысына ашкындылар. Иске елның соңгы көне буранлы булмакчы, кар себертеп, дүрт аяктагы маэмай кебек шуышып, юлны аркылы чыга иде инде.Машиналар юлына, олы юлга чыгып җитәрәк, каршыларына килгән кешене күреп, Алмачуар җиңел генә пошкырып куйды. Җил аның борынына яшь хуҗасының исен китереп ирештерде. Ат тагын пошкырды. Дилбегәсен нык кына тотып, уйларга бирелеп килгән олы хуҗа да бүрек колакларын тарта биреп, үрелеп, алга карады. Ерактан атлаучыны улына охшатып, елмаеп куйды. Ныклы буран башлаганчы кайтып җиткән улым, маладис дип, тез астындагы сарык тунын рәтләп, кайтып килүчегә урын әзерләде.Алмачуар күңелле кешни-кешни, чана табаннарын ат юлының тыгыз итеп түшәлгән карында сыздыртып, Фәнис янына килеп тә туктады. Очрашу куанычын өчәүләшеп кичерүләрен, себертмә буран да бер мизгелгә туктап калгандай күзәтеп торды да, әйләнгәли-әйләнгәли янә үз юлын дәвам итте.Кайтучыларны тәрәзәдән күреп калган хуҗабикә, йөгереп чыгып ачкан капкадан Алмакай уйнаклап, очып дигәндәй килеп тә керде. "Балам, Яңа елга да кайталмассың микәнни дип, кайгырган идем, шөкер, теләкләрем кабул булды", - дип, ана кеше шатлык яшьләрен шәл очы белән сөртеп алды. "Диплом аласы ел бит, әни. Эшләрнең ничек тыгыз икәнен белсәң икән. Ике көнгә генә дип кайттым. Ул зачетлар, ул практика... Әти, Алмакайны тугарма әле яме, тире катсын да, барасы җирем бар", - дип, атның аркалыгын бушатып торган әтисенә эндәште Фәнис. "И балам, аңлашылды инде болай булгач, Яңа елны тагын әтиең белән икәү генә каршылаячакбыз. Алып кил инде шул Нурияңны. Икегез ике яры йөрмәс идегез шулай", - ана кеше шулай сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп, өстендәге сырмасын салды. Бәрән тиресеннән тегелгән бияләйләренә укмашып катырга өлгергән карны юынгычка какканда ата кеше дә борчыла төшеп: "Буранлый бит әле, шулай булса да юлга чыгасыңмы. Җиде чакрым да буранда шуткы түгел. Туктарга уйламый бит әле, себерә", - диде.Алмакайның тире каткан. Барасы булгач, якты күздә юлга чык дип, ата белән ана улларын капка төбенә чыгып озатып калды. Авыл эчендә буран матур булса да, басуда куркыныч күренеш икәнен барысы да белә. Алмачуар да яшь хуҗасының күрше авылда фельдшер булып эшләгән сөйгәне янына ашыкканын белә. Туры юлдан гына чокыр-чакырлар аша үтеп күп тапкырлар барды алар анда...Авылны чыгып, Алмакай туры юлга төшкәч тә матур итеп юртып барды. Ат юлындагы кар тыгызланып каткан, буран себерткәне төш-төш урында гына бераз көрт итеп өелгән. Атын үз җаена куеп, чанага аягын сузып, каршы җилгә аркасын куеп утырды да Фәнис, татлы уйларга бирелде. Күрешәлмәгәннәренә ике ай инде. Фәридәсе дә аның кебек өзелеп сагынгандыр. Яңа елны икәү каршылаячакбыз дип юата килде егет сөйгәнен. Бик авырлык белән булса да сүзендә торалды. Бу пандемия аркасында медицина университеты студентлары дәваханәләрдә авыруларга ярдәм итү, укулар, практикалар, зачет, экзаменнары белән унлата авырлык тойды. Арыдылар, үзләре дә арыдылар. Фәридәсенә дә җиңел түгел, ничә авыл авырулары аның өстендә. Бөтенесе өчен ул җаваплы. Фәридә, Фәридәкәем, бу җәйдә өйләнешеп, гел бергә булачакбыз... Татлы уйлар, сагыну хисе, алдагы чакрымнар азайган саен, кадерлесенә ара якыная. Алмачуары да аның ашкынуын сизә бугай. Күңелен аңлый ул аның, ат кебек акыллы җан була микән ул тагын...Тау башындагы карны себертмә буран басуга куган, чокырга борылганда Алмакай әллә кисәк ыргыды, әллә чана салулап китте, уйлар диңгезендәге Фәнис сизми дә калды, юл кырыена тәгәрәде. Тәгәрәп кенә калса бер хәл, башы, юл кырыендагы каты карга зыңңң итеп килеп бәрелде. Дөнья караңгылыкка чумды. Буранның үрсәләнүе дә, җил сызгырганы да бер мәлгә тынып калды...Алмачуар тау өстеннән кызу итеп төшеп, чокыр аша үткән юлдан чабып менеп тә китте. Юртып барса да, чананың бермәлгә җиңеләеп калуын тойды ул ат сиземләве белән. Тауның икенче ягына менгәч, аяклары үзеннә үзе атламас булды Алмакайның. Дилбегә үз җаена кардан сөйрәлеп барган. Дусы юк. Чанада Фәнис юк. Ул бераз туктап, пошкырып торды. Озын керфекләрен сырып алган ак бәс, кырыйга карарга комачаулый. Буран бөтенләй, авызлыгы ычкынган айгыр кебек, өреккән ат сыман котырды гына. Алмачуар тоягындагы "күз"ләргә ышанып, карны кармалап басып, көрткә кереп, сак кына борылды. Борылды да юлга чыгып басып кире китте. Ялкау ат сыман адымнарын сак атлатып, ниндидер хәтәр барлыгын тоеп әкрен генә барды. Әкрен басып йөри белмәгән Алмакайча түгел иде бу адымнар. Кинәт туктады. Фәнис чанадан төшеп калган бит. Юл кырыеннан ерак тәгәрәмәгән дусының гәүдәсенә буран көрт өеп тә маташа. Алгы аякларын карга батырып, башын хуҗасына сузды. Иреннәрен кыймылдатып, борыны белән иссез яткан дусының йөзенә тиде. Фәнис һушын җуйган килеш ята бирде. Юлга аркылы баскан чананың шыгырдап куюы, Алмакайның кешнәгән сыман тавыш чыгаруы җил сызгыруына кушыла. Ат борыны белән төрткәләп, пырхылдатып, дусының өстендәге карларын төшерә. Җылы тыны белән иссез яткан Фәниснең битенә кагыла...Караңгылыктан чыгып, Фәнис күзләрен ачканда инде караңгы төшкән, алгы аяклары белән карга баткан Алмакае аның башы янына иелгән, йөзенә тиеп-тиеп ала иде. Алмакайның җылы тир исе борыннарны ярып керде. Баш чүмече зеңләп авырта, үзе карда ята имеш. Фәнис әкрен генә торып утырды. Дусының башыннан кочаклап, тагын бераз хәл җыйды. Ни булганын төшенеп, чананы юл уңаена куйды. Алмакай да алгы аяклары белән ыргып чыгып, каты юлга басты. Алар җай гына кузгалды. Алмачуар үзенең атлап кына йөри белмәгәнлеген онытты. Ул хуҗасын салмак адымнар белән генә, сак кына алып барачак хәзер. Бүгенгә. Юлда ни булмас дисең. Аларны Фәридә көтә бит. Яңа ел табынын җырлый-җырлый әзерләп йөрүче Фәниснең Фәридәсе көтә.

 

Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас