Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 декабрь 2021, 16:23

Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең тууына 4 декабрьдә 110 ел тулды.

Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең тууына 4 декабрьдә 110 ел тулды.

Башка берни дә кирәкми...

Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.

Миңа гына шулай тоела микән
Бөтен рәхәтләре соң аның?
Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.

Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң?
Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомерем буе
Тойсам җылы карашын.

 

Сез һаман бергә икән

Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама-көлмә икән;
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән!

Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Туйлар да үтте... гомерне
Узмас дип йөрмә икән;
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән.

Әйтәләр: кара боларны!
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән;
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән.

Әйтсеннәр: күрче боларны!
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Торыгыз, мусалар!

Кайвакыт күп төрле
Уйлардан йөдисең...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар...

Кайвакыт тынлыктан
Качасың юри син...
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:

Дошманнар тынмаслар,
Коялар яңадан
Кургашлар, торыгыз,
Торыгыз, Курмашлар...

Кайвакыт исним дә
Чәчәкле җил исен,
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Чәчәкләр үсәләр,
Көн саен тормышта
Сез кирәк, торыгыз,
Торыгыз, Мусалар!

 

Юксыну

Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән юк, микән;
Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.

Яратам мин, әйтмим генә аны,
Син йөрәкне минем белмисең,
Кошлар кайта безгә, син һаман юк,
Син һаман юк, никтер килмисең.

Сагынуымны төннәр утырып язган
Хатлар гына басар дисеңме?
Юк, басалмый, сөйгән җырларыма
Сыйдыралмыйм хәзер хисемне.

Син укыган мәктәп буйларыннан
Моңсу гына карап үтәм мин,
Иптәшләрең белән шау-гөр килеп
Күренерсең дип өмет итәм мин.

Көзге яңгыр ява, таш урамда
Басып торам чатта шыкланып;
Берәр җирдән менә кинәт кенә
Син чыгарсың кебек шатланып.

Бәйрәм көннәрендә күзем алмыйм
Поход колоннасы өстеннән;
Күпме кеше агыла, ничек тә мин
Таныр идем, булсаң, төсеңнән.

Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр;
Син килмәдең, көзге җилләр инде
Яфракларын җиргә сиптеләр.

Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен;
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иптәшен.

Фазыл чишмәсе

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән...

Кызарып янган шәфәкътән
Күзләрем алалмадым;
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә;
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: