Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 ноябрь 2021, 14:30

"Рәсәй кешесе булганга, арта горурлык хисем"

"Өмет"нең даими авторы, шигърият дөньясына гашыйк, үзе дә матур шигырьләр иҗат итүче Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА Италиядә яши.

"Рәсәй кешесе булганга, арта горурлык хисем"
"Рәсәй кешесе булганга, арта горурлык хисем"

Рәмзия апа ел саен туган ягы Чакмагышка кайтып тора. Биредә аның кызлары, кияүләре, оныклары яши. Алар матур тормыш алып бара, җаваплы эшләрдә эшли.
Әни һәм балалар көн саен сөйләшеп, язышып, хәл белешеп тора. Әйтерсең, арада меңәрләгән чакрымнар юк! Менә шулай ул, татулыкка чикләр юк. Туганнар дуслыгы, бердәмлеге зур көч!
Җир шарындагы бөтен кешеләр дә шулай туганнардай дус һәм тату яшәсен!
Рәмзия Шәрәфетдинова бәйрәмгә күчтәнәч-шигырен җибәрде.

Көчле, бердәм, ныклы дәүләт
Бар халыкларга терәк.
Шуңа безгә үзара да
Дус-тату булу кирәк.
Аңлашып бергә яшәсәк,
Тормышлар күркәм булыр.
Бердәмлектә көч икәнен
Читләр дә күреп торыр.
Тынычлыкны, иминлекне
Саклыйк барыбыз бергә!
Бер-беребезне бирдерми
Беркайчан да җәбергә.
Милләтләр төрле булса да,
Рәсәйле - безнең исем!
Рәсәй кешесе булганга
Арта горурлык хисем!
Рәсәйле без! Бердәм яшик
Бирешми давыл-җилгә!
Дуслык-татулык, бердәмлектә
Нур өстәп туган илгә!

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: